Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Үзгәрешләр юлында

Мамадыш районында муниципаль берәмлекләр эшчәнлеген башкаларга тулысы белән үрнәк итеп күрсәтергә була. Бу хакта җомга көнне район мәдәният йортында республиканың сигез районыннан килгән җирлек башлыклары катнашында үткән зона семинар-киңәшмәсендә искәрттеләр. Гөлназ Мөхәммәтҗанова Киңәшмәне башлап җибәргәндә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары-территорияләр белән эшләү буенча идарә начальнигы Илнур Гарипов әлегедәй очрашуларның...

Мамадыш районында муниципаль берәмлекләр эшчәнлеген башкаларга тулысы белән үрнәк итеп күрсәтергә була. Бу хакта җомга көнне район мәдәният йортында республиканың сигез районыннан килгән җирлек башлыклары катнашында үткән зона семинар-киңәшмәсендә искәрттеләр.

Гөлназ Мөхәммәтҗанова
Киңәшмәне башлап җибәргәндә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары-территорияләр белән эшләү буенча идарә начальнигы Илнур Гарипов әлегедәй очрашуларның республикабызның барлык зоналарында да уздырылуы һәм аларның эш оештырылышын камилләштерү өчен бик тә урынлы булуын ассызыклады. Ә төньяк зона семинарының Мамадышта үтүен ул безнең "муниципаль берәмлекләр белән эшләүдә бик яхшы тәҗрибә бар"лыгы белән аңлата. Тәҗрибәләргә килгәндә, алар турында кунакларга муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов сөйләде. Район җитәкчелегенең авыл җирлекләрендә халык белән күзгә-күз очрашулар үткәрүләре нәтиҗәсендә терлек санын арттырырга теләк белдерүче гаиләләрнең саны 400дән артып китү, "Авыл көннәре" үткәреп, җирлекләрдә бюджет учреждениеләренә капиталь ремонтлар ясау, авыллардан район үзәгенә килеп ярминкәләр оештыру, районны биш икътисадый зонага бүлеп, алар арасында үзара концерт программалары күрсәтешү, авыл җирлекләрен КамАЗ машиналары, тракторлар, кар чистарткычлар, чапкычлар белән тәэмин итү-барысы да күпләр өчен үрнәк итеп алырлык эшләр. ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров җирле үзидарәләрне кыргаякка тиңли: "Һәр аягына ничек ныграк таянса, шулай ышанычлырак басып тора,-ди.-Үсешкә һәрвакыт аралашу ярдәм итә. Күрешеп, бер-берегездән менә шулай тәҗрибә туплап эшләү уңай нәтиҗәләр бирә". Безнең районда еш булуын, килгән саен яңалыкларга, яхшы үзгәрешләргә тап булуын билгеләп үтте. Мамадыш районын ул башкаларга үрнәк итеп күрсәтү яклы.
Киңәшмә барышында муниципаль берәмлекләрнең эшчәнлегендә мөһим мәсьәләләрне күтәреп, ТР прокуратурасының федераль законлылык үтәлешен күзәтү буенча идарәсе, республиканың юстиция, энергетика, финанс, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык, җир һәм милек мөнәсәбәтләре, экология һәм табигать ресурслары министрлыклары, РФ гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР баш идарәсе вәкилләре чыгыш ясады һәм сорауларга җаваплар бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X