Нократ

Нигез тарткан

Күптән түгел генә Казанда узган Бөтендөнья татар конгрессында катнашкан Кытай Халык Республикасында һәм Австралиядә яшәүче милләттәшләребездән торган тугыз кешелек делегация районыбызда кунак булып китте. НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ Татар кайда гына сибелсә дә, телен, үткәнен, гореф-гадәтләрен саклап калырга тырышкан һәм саклый да. Гәрчә ул үзе яши торган мохиттә аз санлы булса да....

Күптән түгел генә Казанда узган Бөтендөнья татар конгрессында катнашкан Кытай Халык Республикасында һәм Австралиядә яшәүче милләттәшләребездән торган тугыз кешелек делегация районыбызда кунак булып китте.

НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ

Татар кайда гына сибелсә дә, телен, үткәнен, гореф-гадәтләрен саклап калырга тырышкан һәм саклый да. Гәрчә ул үзе яши торган мохиттә аз санлы булса да. Татарстанга килгән саен алар бездәге үзгәрешләргә сөенүләрен яшермиләр. Әби-бабалары 19нчы гасырда ук дөнья гизеп, Кытайда төпләнгән Наил Якупов әйтүенчә, Рәсәйдә туксанынчы еллардагы үзгәрешләр булмаса, чит илләрдә яшәүче татарларга җөмһүриятебез белән аралашу, мәдәни элемтәләрне торгызу язмас иде. Ватаннарыннан читтә яшәсәләр дә, балаларына татарча укырга мөмкинлек булмаса да, милләттәшләребез туган телләрендә аралашалар. Монда милләттәшләребезнең төрки телләр төркеменә кергән уйгырлар, казахлар белән иңгә-иң торып яшәүләре дә эзсез югалмаган. Аларның уртак мәчетләре бар, төрле кичәләрне бергә үткәрәләр. Аз санлы халыклар үзләренең иҗтимагый оешмаларын төзегәннәр.

Кунаклар районыбыз җитәкчелеге тарафыннан үзләренә күрсәткән кадер-хөрмәткә соклануларын яшермәделәр. Алар өчен шәһәр буйлап экскурсия оештырылды, район мәдәният йортында фольклор коллективларының чыгышлары күрсәтелде. Тамашаны караганнан соң, Кытайда җирле татар җәмгыятен җитәкләүче Торсынтай Галиев: "Кечкенә генә шәһәрегездә күргәннәрем озак күңелемдә сакланачак. Мамадышны кайбер Ауропа илләрендәге шундый зурлыктагы шәһәрләргә үрнәккә куяр идем. Ә менә мәдәният йортыгыз, спорт корылмаларыгыз Кытайның провинциаль калаларында да юк," - дип белдерде. Милләттәшләребезне безгә тагын бер сәбәп китергән: ул да булса Дусай авылына Кытайның Уйгыр автоном районының Чәвәчәк шәһәреннән күченеп кайткан ирле-хатынлы Флюра Моратова һәм Ришат Йосыпов белән күрешү. Араларында әлеге гаиләнең туганнары, якын дуслары да бар. Ришат әйтмешли, ерак җирдә милләттәшләрнең барысы да туганнардай якын, кадерле. Флюра ханымның бабалары Октябрь инкыйлабыннан соң күченеп киткәннәр. Үсә төшкәч, аның алар яшәгән нигезне кайтып күрәсе килә. Ә инде лаеклы ялга чыкканнан соң, бабасы туган авылга бөтенләйгә кайтырга ниятли. Иң әүвәл ике кызларын Россиягә белем алырга җибәрәләр. Алар бүгенге көндә Казан федераль университеты талибәләре. Милләттәшләребез өчен әлеге гаилә мул табын әзерләгән иде. Татар милли ашларыннан сыгылып торган өстәл артында, чәй эчү вакытында эшлекле сөйләшү җыр-моң белән үрелеп барды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: