Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

МӘСКӘҮДӘН УҢЫШ БЕЛӘН

Мәскәүдә укучыларның һәм студентларның хезмәт производство бригадаларының съезды узды. Анда Татарстан командасы составында мамадышлылар да барды. Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Федераль балалар экология һәм биология үзәге оештырган "Юннат-2013" Бөтенроссия конкурсының финалы Мәскәүнең "Бөтенроссия күргәзмә үзәге"ндә үтте. Шәһәребездәге дүртенче санлы мәктәпнең 8нче сыйныф укучысы, балалар-яшүсмерләр йортының "Яшь эколог" берләшмәсендә...

Мәскәүдә укучыларның һәм студентларның хезмәт производство бригадаларының съезды узды. Анда Татарстан командасы составында мамадышлылар да барды. Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Федераль балалар экология һәм биология үзәге оештырган "Юннат-2013" Бөтенроссия конкурсының финалы Мәскәүнең "Бөтенроссия күргәзмә үзәге"ндә үтте. Шәһәребездәге дүртенче санлы мәктәпнең 8нче сыйныф укучысы, балалар-яшүсмерләр йортының "Яшь эколог" берләшмәсендә (җитәкчесе Ольга Кузнецова) тәрбияләнүче Анастасия Столярова "Дару үләннәре" эше өчен актив катнашучы дипломына һәм медальгә ия булды. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы игълан иткән "Балалар һәм яшүсмерләр хезмәт берләшмәләрендә авыл хуҗалыгы җитештерүен һәм җирдән рациональ файдалануны югары технологияле итеп оештыру" дип исемләнгән конкурска нәтиҗәләр "Алтын көз-2013" Россия агросәнәгать күргәзмәсендә ясалды. "Өстәмә белем бирү даирәсендә профориентация эшчәнлеге" номинациясендә район Балалар һәм яшүсмерләр йорты бронза медаль, экология-биология юнәлеше методисты Резеда Нуриева укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген үстерүгә иҗади өлеш керткән өчен Мактау грамотасы һәм "ВВЦ лауреаты" медале белән бүләкләнде. Усали урта гомумбелем бирү мәктәбе әлеге күргәзмәдә актив катнашкан өчен дипломга, ә укучыларның производство бригадасы җитәкчесе Гүзәл Вәлиева Мактау грамотасына лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев