Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Мәрьямнең “5“легә укыйсы килә

Районыбызның 56 мәктәбендә, яңа уку елы башлануын белдереп, беренче кыңгырау чылтырады. Белем бәйрәмен тантаналы линейкалар белән билгеләп үттеләр. 1нче сентябрь, мәктәп, мөгаллим һәм укучы... Әлеге темага багышланган җырлар, шигырьләр дүшәмбе көнне илебезнең барлык мәктәпләрендә дә яңгырады. Җәнлек совхозы урта белем бирү учреждениясе өчен бу уку елы аеруча үзенчәлекле. Мәктәп директоры...

Районыбызның 56 мәктәбендә, яңа уку елы башлануын белдереп, беренче кыңгырау чылтырады. Белем бәйрәмен тантаналы линейкалар белән билгеләп үттеләр.
1нче сентябрь, мәктәп, мөгаллим һәм укучы... Әлеге темага багышланган җырлар, шигырьләр дүшәмбе көнне илебезнең барлык мәктәпләрендә дә яңгырады. Җәнлек совхозы урта белем бирү учреждениясе өчен бу уку елы аеруча үзенчәлекле. Мәктәп директоры Светлана Гыйльметдинова әйтүенчә, ике бәйрәм бер көнгә туры килгән.
-Бу уку елын зур сөенечләр белән каршы алабыз. Коллективыбыз бүген өр-яңа мәктәпкә килде. Республика һәм район ярдәме белән бинага капиталь ремонт үткәрделәр. Безнең өчен уңайлы шартлар тудырылган. Авыл җирлеге башлыгы төп керү юлына брусчаткадан тротуар да түшәтте. Тырышып укырга, матур күрсәткечләргә генә ирешергә кала,-диде Светлана Гыйльметдинова.
Белем көне уңаеннан узучы тантаналы линейкада район башлыгы Анатолий Иванов та катнашты. -Яңа уку елында да биш мөһим юнәлешкә өстенлек биреләчәк: уку, сәнгать, спорт, әхлак һәм хезмәт тәрбиясе. Районыбыз кабул иткән муниципаль программаларга килгәндә, "Тормыш дәресләре", "Сәләтле балалар" проекты, "Олимпиада-100" фестивале балаларыбызны белемле, сәламәт, дөньяга тирән карашы булган шәхес итеп тәрбияләргә ярдәм итә. Уңай нәтиҗәләр дә бар. Мәсәлән, узган уку елында фән олимпиадаларының республика этабында гына да утыз өч призерыбыз булды. Спорт, сәнгать конкурсларында да уңышларыбыз шактый,-диде район башлыгы.
Чыгышы азагында Анатолий Иванов мәктәп коллективына кирәкле җиһазлар алу өчен сертификат, уку алдынгыларына Мактау грамоталары тапшырды. Шулай ук капиталь ремонт эшләренең төп өлешен башкарган "Инвест-төзү" җәмгыяте вәкилләрен дә хөрмәтләделәр. Бинага яңа сулыш өрүдә мәктәп хезмәткәрләре дә катнашкан. Алар да бүген җитәкче кулыннан рәхмәт хатлары алды.
Мөгаллимнәрнең җәйге яллары төзекләндерү эшләрендә катнашып үтсә, кайбер укучылар каникул чорында "Берсут" агрофирмасында хезмәт куйган. Хуҗалык җитәкчесе Николай Кириллов андыйларга акчалата бүләк әзерләгән иде.
Бу уку елында Җәнлек совхозы урта мәктәбендә 185 бала белем алачак. Бирегә 5 торак пункттан килеп гыйлем үзләштерәләр. Беренче кыңгырау 16 сабый өчен тәүге мәртәбә чылтырады.
-Мәктәпкә барырга ныклап әзерләндем. Яңа киемнәр алдык, китап-дәфтәрләр. Минем "5" ле билгесенә генә укыйсым килә,- диде беренче сыйныф укучысы Мәрьям Фәхриева.
Педагогик коллективта 47 хезмәткәр исәпләнә. Шуларның 28е укытучылар. Быел мөгаллимнәр сафы бер яшь белгеч бәрабәренә тулыланган. Дмитрий Мартынов физкультура фәненнән укытачак.
-Мин берничә ел элек шушы мәктәпне тәмамладым. Укыган вакытта ук педагог һөнәренә кызыга идем. Шунлыктан, Яр Чаллы физкультура академиясен тәмамладым. Минем алда яхшы белем бирергә, үзара аңлашып эшләргә дигән бурыч тора,-диде Дмитрий Мартынов.
Белем көне уңаеннан әзерләнгән линейка килгән кунаклар, урындагы җитәкчеләр, дин әһелләре, ветеран укытучыларның котлау сүзләре, укучылар әзерләгән чыгышлар белән үрелеп барды.
Тантана азагында район башлыгы Анатолий Иванов беренчегә баручыларга уку кирәк-яраклары тапшырды, балалар белән истәлеккә фотога төште.
Алга таба бәйрәмдә катнашучылар сыйныфларга юл тоттылар. Районыбызның барлык мәктәпләрендә дә тәүге дәрес быел "Беренче бөтендөнья сугышы" темасы буенча узды.
Илнур Юнысов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев