Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Мохтаҗларга урын түрдән

Шаккаттырырлык бинада халыкны кабул итәчәк хәзер мәшгульллек үзәге. Техник коралланыш ягыннан да аңа республика районнарында тиңдәшләре юк әле. Бүген Мамадышта Татарстанда беренче модульле мәшгульлек үзәге ачылды. Районыбызда халыкның мәшгульлеге хезмәте оештырылуга кырык елдан артык вакыт узган. Шушы еллар эчендә ул төрле биналарда эшли. Былтыр районыбыз җитәкчелеге әлеге хезмәт өчен аерым...

Шаккаттырырлык бинада халыкны кабул итәчәк хәзер мәшгульллек үзәге. Техник коралланыш ягыннан да аңа республика районнарында тиңдәшләре юк әле. Бүген Мамадышта Татарстанда беренче модульле мәшгульлек үзәге ачылды.

Районыбызда халыкның мәшгульлеге хезмәте оештырылуга кырык елдан артык вакыт узган. Шушы еллар эчендә ул төрле биналарда эшли. Былтыр районыбыз җитәкчелеге әлеге хезмәт өчен аерым бина җиткерү мәсьәләсен күтәргәч, Дәүләт торак фонды җитәкчесе, депутатыбыз Тәлгать Абдуллин икеләнмичә ярдәм кулы суза. Шәһәребезнең Муса Җәлил урамында-элек ярымподваллы барак булган урында былтыр җәй төзелеш эшләре башланып та китте. Кышка кадәр бинасының стеналары күтәрелеп, түбәсе ябылып та куйган иде. Быел эчке эшләре башкарылды. Бина әйләнә-тирәсен төзекләндерүгә үзәк коллективы да үзеннән зур өлеш кертте, чәчәкләр утыртылды. Ул заман таләпләренә җавап бирерлек оештыру техникасы белән җиһазландырылган. "Бина күңел җылысы белән җиткерелгәне күренеп тора,"-диде муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов аны ачу тантанасында. Республика Хезмәт, мәшгульллек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан быел районыбызда чын мәганәсендә алтын янгыр яудырылуын да билгеләп үтте ул. "Кайгырту" үзәге, 87нче һәнәри көллият, социаль яклау идарәсе биналары ремонтланды; ремонт эшләре Шәдче картлар йортында дәвам итә. Тантанада катнашкан министр Айрат Шәфыйгуллин үзе дә әлеге бинаның эшләнешен һәм җиһазландырылышын югары бәяләде. Хәзергә республикада аңа тиңнәр булмавын, мәшгульлек үзәгендә эшләүчеләрнең үзләре өчен дә уңай хезмәт шартлары кирәк булуын искәртте ул. Районыбыз җитәкчесе Анатолий Иванов белән Дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллинга рәхмәтләрен җиткерде. Төзелештә зур өлеш кертүчеләргә район җитәкчеләренең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылгач, кунаклар бина эченә уздылар, андагы компәютерлар, интерактив такталар, уку залы, "Консультант" системасы, эш шартларының уңайлыклары белән таныштылар. Интернет челтәре аша Россиянең төрле почмакларында нинди һөнәр ияләре кирәген дә белешеп була. Конференцияләр залында укулар да, онлайн режимында видеосеминарлар да үткәрә алалар. Айрат Шәфигуллин "Кайгырту" үзәгендә, 87нче һөнәри лицейда, "Өмет" социаль приютында, Шәдче картлар йортында да булды. Аны районыбыз башлыгы Анатолий Иванов озатып йөрде.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев