Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Мохтаҗларга җир җитми

Шәһәрдә җир кишәрлекләрен тикшерә башладылар. Кайберәүләргә алардан колак кагарга туры киләчәк. Мамадышта кызына-малаена да, хәтта оныкларына җир ала башлаганнар иде. Төньяк бистәгә барып чыксаң, андагы Нәкыя Йосыпова, Кәрим Сафин, Рафаэль Мөхәммәтшин исемнәрен йөртүче һәм башка урамнарда җир участоклары күптән бүленеп беткән инде. Көньяк микрорайондагы кишәрлекләр аздан гына Мәскәү-Уфа трассасына барып...

Шәһәрдә җир кишәрлекләрен тикшерә башладылар. Кайберәүләргә алардан колак кагарга туры киләчәк. Мамадышта кызына-малаена да, хәтта оныкларына җир ала башлаганнар иде. Төньяк бистәгә барып чыксаң, андагы Нәкыя Йосыпова, Кәрим Сафин, Рафаэль Мөхәммәтшин исемнәрен йөртүче һәм башка урамнарда җир участоклары күптән бүленеп беткән инде. Көньяк микрорайондагы кишәрлекләр аздан гына Мәскәү-Уфа трассасына барып җитми. Шәһәребез үсә дә үсә. Былтыр дачалар ягына чыгып та участоклар бирә башладылар. Тик кайберәүләр төзелеш башларга гына ашыкмыйлар. Ә җир сорап гариза бирүчеләр һаман кимеми. Төзелеш башларга мөмкинлекләре булып та, кишәрлек ала алмый йөрүчеләр аны кеше кулыннан сатып алырга мәҗбүр. Инженерлык коммуникацияләре үткәрелә башлаган урамнардагы пуҗымнарга 200 мең сумга кадәр сорыйлар икән, такыр басудагыларын 50 мең сумнан да кимрәккә сатмыйлар. Шәһәр һәм район җитәкчелеге боларга чик куярга карар итте. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең 20нче сентябрьдә кабул иткән 2039нчы санлы карары нигезендә, шәхси төзелеш алып бару, ярдәмче хуҗалык оештыру өчен арендага бирелгән җир участокларын билгеләнгән срокларда үзләштермәүчеләрне ачыклау максатыннан, Шамил Сабиров, Маннур Сафин, Ирек Гатауллин, Рамил Минеханов, Сергей Белоусов, Радик Ефимов, Рәис Гарифуллин составында махсус комиссия оештырылды. Аларның эш урыннарын һәм вазыйфаларын санап тору да кирәкми, чөнки бу дәрәҗәле җитәкчеләрне һәм белгечләрне бөтенебез белә. 24нче сентябрь көнне алар Төньяк микрорайондагы аренда сроклары чыккан һәм чыгып килүче 38 кешенең пужымнарын тикшерделәр. Арада кишәрлекләрендә яшелчәләр, җиләк-җимеш агачлары утыртканнар, төзелешләрен башлаганнар да бар. Кайберәүләр таш, ком китереп аударган, коймаларын тота башлаган. Эш башланган икән, моңа хуҗалары гына түгел, һәркем сөенә. Әмма җир кишәрлеге арендага өч елга гына бирелә. Бу вакыт эчендә бер нәрсә дә эшләмәүчеләр бар. "Җир кодексының 46нчы маддәсе нигезендә, җир участогы билгеләнгән максатларда файдаланылмый икән, аренда килешүе туктатыла,"-ди районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Маннур Сафин. Инвентарьлаштыру барышында комиссия Г. Исхакый, Н.Йосыпова, Р.Мөхәммәтшин, К.Сафин, Сәйдәшев урамнарындагы берничә пуҗымның файдаланыла башламаганлыкларын ачыклаган. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә аларның хуҗалары белән аренда килешүе яңадан төзелмәячәк, участоклар җиргә мохтаҗ булган башка кешеләргә биреләчәк. Ә комиссия башка урамнарны да тикшерүен дәвам итәчәк. Җирнең дә хәзер бәясе бар. Киләчәктә ул тагын да артачак. Алгансың, документларын рәсмиләштерү артыннан йөргәнсең икән, аны үзләштерергә дә кирәк.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев