Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Өмәләрне көтмик

Чисталык һәм төзекләндерү икеайлыгының яртысы төгәлләнеп килә. Шушы чор эчендә торак пунктларында шактый эшләр башкарылды инде. Николай Михайлов Өмәләр шәһәр, авыл урамнары белән генә чикләнми бүген. Алар тирәсендәге басу-кырлар, елга-ерганаклар да күзәтү астына алынды. Яшерен-батырын түгел, кышын кар өстенә көнкүреш калдыкларын ташлау гадәте әле тиз генә бетмәстер. Кайберәүләрдә, урамнарны чистартканда...

Чисталык һәм төзекләндерү икеайлыгының яртысы төгәлләнеп килә. Шушы чор эчендә торак пунктларында шактый эшләр башкарылды инде. Николай Михайлов Өмәләр шәһәр, авыл урамнары белән генә чикләнми бүген. Алар тирәсендәге басу-кырлар, елга-ерганаклар да күзәтү астына алынды. Яшерен-батырын түгел, кышын кар өстенә көнкүреш калдыкларын ташлау гадәте әле тиз генә бетмәстер. Кайберәүләрдә, урамнарны чистартканда алар, янәсе, кар түгелә торган урыннарга "юл алачак". Кешеләрнең әлеге "гөнаһлары" язын күренә инде. Мәгълүм булганча, Мамадышта карны түгә торган ике урын бар. Аның берсе - элеккеге аэродром янында булса, икенчесе әйләнгеч юл янында. Беренчесендә кичә чистарту эшләре башланды. Биредә көнкүрешнекеннән тыш, төзелеш калдыкларын да күрергә мөмкин. Бер гектардан артык мәйдандагы территориядән аларны җыештыруда район мәшгульлек үзәгендә торучы ун кеше җәлеп ителде. Алар кулга алырлык вак чүпләрне җыеп, пакет капчыкларга тутырдылар. Аннары аларны "Мамадыш ЖКУ" җәмгыятенең Рафис Сафин "КамАЗ"ына төяделәр. Оешманың баш инженеры Рәис Шәңгәрәев сүзләренә караганда, җомга көнне әлеге территориядә Красная Горка урта гомумбелем бирү мәктәбе коллективы калган чүпләрне җыештырып бетерәчәк иде. Аларга ярдәмгә ике машина һәм төягеч куела. Әйләнгеч юл тирәсендәге кар түгелгән территорияне чистартуны да озакка сузмаячаклар. Районыбызда игълан ителгән икеайлыкның барышы турында районның баш дәүләт санитария табибы Хәниф Сабиров белән сөйләшергә туры килде. "Соңгы елларда халык та актвлашты. Оешма-предприятиеләр, учреждениеләр, авыл җирлекләре урамнарны чистарту, төзекләндерүгә җитди карыйлар. Җиңү бәйрәменә чаклы электр баганалары, бордюрлар буялыр дип уйлыйм. Шул ук вакытта чишмәләр, зиратлар, һәйкәлләр һәм башка социаль әһәмияттәге объектлар да читтә калырга тиеш түгел. Авылларда да елга-ерганаклар, инеш буйларын чистарту буенча өмәләр оештыру комачау итмәс. Гомумән, бүген җомга-шимбәне көтеп ятмыйча, һәр көнне нинди дә булса эш башкарсак, торак пунктлары тагын күркәмләнеп, матурланып китәрләр иде, " - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев