Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Мәдинә Мәснәвиева: “Үз хокукларыңны белергә кирәк”

Кешеләрне сатып алган товарларының сыйфаты гына түгел, аларның мәнфәгатьләрен судның ничек яклаячагы да кызыксындыра. Быел 15нче мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне дә юкка гына "Кулланучылар өчен гадел хөкем бүген" шигаре астында үтми. ТР буенча Россия Кулланучылар хокукларын күзәтү идарәсенең Мамадыш районы һәм Мамадыш шәһәре буенча территориаль бүлеге начальнигы урынбасары...

Кешеләрне сатып алган товарларының сыйфаты гына түгел, аларның мәнфәгатьләрен судның ничек яклаячагы да кызыксындыра. Быел 15нче мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне дә юкка гына "Кулланучылар өчен гадел хөкем бүген" шигаре астында үтми. ТР буенча Россия Кулланучылар хокукларын күзәтү идарәсенең Мамадыш районы һәм Мамадыш шәһәре буенча территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Мәдинә Мәснәвиева белән әңгәмәбез шул хакта.

-Безнең һәркайсыбыз нинди дә булса товар сатып ала, хезмәт күрсәтүдән файдалана. Димәк, үз мәнфәгатьләрен кайгыртканда дөрес мәгълүмат куркынычсызлыгы, ихтыяҗ үтәлүе хокукын сайлауга да ия. Бу фикер беренче тапкыр 1962нче елда Джон Кеннеди тарафыннан әйтелә. Әлеге исемлек соңгы вакытта тагын дүрт пункт белән тулыландырылды: барлык кешелеклелек ихтыяҗларын, мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү; кире кайтару (хокук ярдәме); кулланучыларны дөрес мәгълүмат белән агарту; сәламәт әйләнә-тирә мохит. 1992нче елда безнең илебездә "Кулланучылар хокукларын яклау" турында Закон гамәлгә керде. 2005нче елдан бирле өстәмә функцияләребез артты: без товарның сыйфатын гына тикшереп калмыйбыз, ә кулланучыларның хокукларын яклау буенча өченче зат булып судка дәгъва җибәрәбез. Соңгы елларда суд яклавы кулланучыларның грамотасызлыгы аркасында тагын да актуальгә әйләнде.

-Мисаллар китерә аласызмы?

-Бөек Ватан сугышы ветераны белән булган очрак. Сатып алынган суыткыч бер айдан янып чыга. Кибеттә аны ремонтка алып калалар, ә бу вакыт өчен файдаланып торырга башка суыткыч тәкъдим итмиләр. Өлкән кеше, акчасын кире кайтару максатында, сәүдә оешмасы белән ике айдан артык көрәшә, ике арада йөреп йөдәп бетә. Барлык законлы сроклар гамәлдән чыга. Эш җәмәгать хөкемдарларына барып җитә. Безнең территориаль бүлек судта өченче зат буларак чыгыш ясады. Суд процессы әлбәттә сатып алучы файдасына хәл ителде. Катлаулы техник товарлар мәсьәләсе бүгенге көндә бик актуаль булып кала бирә. Мобиль телефоннар буенча мөрәҗәгатьләр күп. Быел бер шәһәрдәшебез ярдәм сорап безгә мөрәҗәгать итте. Аңа бүләк ителгән телефон ватылгач, кибеткә илтеп биргән. 45 көн узса да, ни сәлам, ни җавап юк. Сәүдә оешмасына безнең шалтырату мәсьәләне уңай хәл итте.

-Безне алдау ник шулкадәр җиңел?

-Чөнки грамотасыз, үзебезне берни дә белмәгән кебек тотабыз. Үз хокукларыңны белергә кирәк. Һәр сәүдә ноктасында күренекле урында эленеп торырга тиешле "Кулланучы почмагы"на яисә ишек өстендәге язуга игътибар итегез. Сатучының юридик адресы юк икән, бу инде сезне сагайтырга тиеш. Товарның сыйфаты, куллану үзенчәлекләре турында мәгълүматны төрле яклап өйрәнегез. Сораулар биреп сатучыны аптыратудан курыкмагыз. Катлаулы техник товар сатып алганда документларның дөрес тутырылуын игътибар белән күзәтегез. Әгәр проблемалар килеп чыкса, үзегезне ышанычлы һәм лаеклы тотыгыз. Сезгә ярдәм итәчәкләрен беркайчан да исегездән чыгармагыз: сатып алучы һәрвакыт хаклы!

2012нче ел дәвамында территориаль бүлеккә 31 мөрәҗәгать кергән. Аның 14е-кулланучылар хокукларын яклау, 4се азык-төлек сыйфаты буенча.

Роспотребнадзор белгечләре бүген Мамадыш шәһәре, Пугачев урамы, 2нче йорт адресы буенча 8-16.00 сәгатьләрдә халыкны кабул итү оештыра. "Кайнар телефон" -3-98-86

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев