Нократ

Мамадыштан сокланып киттеләр

20-22 мартта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комтитеты, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә, IV Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены уздырды. Россия Федерациясенең 30дан артык төбәге, шул исәптән Татарстан Республикасы, татар авыллары эшкуарларының кече бизнес, фермерлык хуҗалыклары вәкилләреннән 500ләп кеше катнаша анда. Җыенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов...

Реклама

20-22 мартта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комтитеты, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә, IV Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены уздырды. Россия Федерациясенең 30дан артык төбәге, шул исәптән Татарстан Республикасы, татар авыллары эшкуарларының кече бизнес, фермерлык хуҗалыклары вәкилләреннән 500ләп кеше катнаша анда.

Җыенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Ул җөмһүриятебезгә килгәннәре һәм игътибар биргәннәре өчен эшкуарларга рәхмәтен белдерде, мондый форматтагы очрашуларның бердәм карарлар кабул итүдә нәтиҗәле булуын ассызыклап үтте
-Миңа күп йөрергә һәи күрергә туры килә. Россиянең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдәге татар эшмәкәрләре тормышта үз урыннарын табалар, һәрдаим хезмәттә алар. Без ватандашларыбыз белән урынлы горурланабыз. Дөрес, глобализация процесслары бара. Әгәр без чаралар күрмәсәк, телебезне һәм мәдәниятебезне югалтырга мөмкинбез, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыруның төп максаты - базар икътисады шартларында авылда хуҗалык итүнең яңа формаларын үстерү буенча алдынгы тәҗрибә уртаклашудан, шулай ук эшмәкәрләрне РФ татар авыллары халкының этномәдәни үсешенә ярдәм итүгә тартудан гыйбарәт. Аны тормышка ашыру өчен Татарстанда шактый эшләр башкарыла, күп кенә программалар гамәлдә йөри. Урта һәм кече эшмәкәрлекне киң җәелдереп, без бүген татар авылларын саклап кала алачакбыз, дигән фикерләр яңгырады чарада. Бүгенге көндә Рәсәйдә 4500 чамасы татар авыллары бар. Кызганычка каршы, аларның да күпчелегенә юкка чыгу куркынычы яный. Менә шул таркалу, юкка чыгу процессын булдырмау өчен салага кыю һәм эшлекле кешеләр кирәк тә инде. Ә моның өчен, мәгълүм булганча, хөкүмәтнең аңа 180 градуска йөз белән борылуы зарур. Башкалабыз Казанда рәсми сөйләшүләрдән соң, җыенда катнашучылар якшәмбе көнне безнең район белән танышырга килделәр. Кунаклар өчен махсус программа әзерләнгән иде. Алар шәһәребездә урнашкан берничә предприятиедә, 87нче һөнәри көллияттә булдылар. Кайда гына булсалар да, кунаклар арасында гаҗәпләнүле йөзләр күрергә мөмкин иде. Бигрәк тә аларда Рифат Мотыйгуллинның "Азык-төлек программасы" АПК" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең эшчәнлеге зур кызыксыну уятты. Ни әйтсәң дә, җәмгыять Татарстанда сөт җитештерү буенча лидерлыкны үз кулында тота. Узган ел предприятие 500 миллион сумлык сөт һәм ит сатты. Эшчәнлеген колбаса җитештерүдән башлаган Рифат әфәнденең курыкмыйча авыл хуҗалыгы тармагына тотынуына сокланмый мөмкин түгел. Кунаклар Түбән Ушмадагы терлекчелек комплексында эшнең заманча технологияләр белән алып барылуын үз күзләре белән күрделәр. Бүгенге көндә продукция җитештерүнең рентабельлеге белән кем мактана ала икән? Фермер Наил Галәүов та терлекчелек тармагын тагын да җәелдерү өстендә эш алып бара.
Уңышлы гына эшләп килүче крестьян-фермерлык хуҗалыклары белән дә мактана алабыз. Шәхси хуҗалыкларда күп итеп маллар, кош-кортлар асраучы, умартачылык белән шөгыльләнүчеләр саны арта бара. Район мәдәният йортында алар өчен районыбыз турында видеоролик әзерләнгән иде, районыбыз башлыгы Анатолий Иванов төбәгебезнең социаль-икътисадый үсеше турында чыгыш ясады. Үзенең эшчәнлеге турында сөйләгән Көмешкүл эшмәкәре Марс Юнысовның да кыюлыгына соклануларын яшермәделәр кунаклар. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров үзенең йомгаклау сүзендә, әгәр хакимият белән эшмәкәрлек арасында аңлашылмаучанлык булса, эш уңышлы бармаячагын, ассызыклап үтте.
-Мамадышка сезне алып килеп ялгышмадык. Биредә без район хакимиятенең авылларны саклап калу өлкәсендәге тыршылыгын үз күзләребез белән күрдек. Җыенда катнашкан, Россиянең башка төбәкләреннән килгән милләттәшләребез әлеге чарадан үзләренә күп кенә файдалы әйберләр алганнардыр. Иң мөһиме, без үзебезнең татарлыгыбызны югалтмыйча, борынгы бабаларыбызның гомер буе сәүдәгәрлек белән шөгыльләнүләрен истә тотсак иде. Бүген Татарстан - чит төбәкләрдә яшәүче татарлар өмет белән карый торган маяк, - диде ул.
- Кыска гына вакыт эчендә булган танышудан нинди хисләр белән китәсез? - дигән сорау белән мөрәҗәгать иткәч. Башкортостанның Миякә районы фермерлары Рамил Актуганов белшән Ромеш Абдуллин:
-Без сездән күп мәгълүмат җыеп китәбез. Икебез дә фермерлар, маллар асрыйбыз. Бигрәк тә Рифат Мотыйгуллинның эшчәнлеге соклану уятты. Безнең районда андый эре эшмәкәрләр юк әлегә. Алга таба, кризислар аяктан екмаса, фермерлык хуҗалыкларыбызны җәелдерергә исәп тотабыз, - дип җавап бирделәр.
Ульян өлкәсенең Иске Кулатка районының авыл территорияләрен үстерү идарәсе вәкиле (кызганычка каршы, исеме сорарга онытылган):
-Безнең районда яшәүчеләрнең 98 процентын татарлар тәшкил итә. Барлыгы 54 фермерыбыз бар. Аларның 7се - эре, 28е -урта, калганнары - кече фермерлык хуҗалыклары. Йөзләгән мөгезле эре терлек асраучыларыбыз икәү генә. Зур табыш белән эшлиләр, дип әйтә алмыйм. Чөнки бездә азык базасы өчен җирләребез уңдырышлы түгел. Мамадыштан күңелдә озак сакланырлык хисләр белән кайтып китәм. Шәһәрегезне төзекләндерүгә дә зур көч куясыз икән. Бер авылдагы кебек (Түбән Ушма - Авт.) спорт комплексы безнең район үзәгендә дә юк әле ул. Ярминкәләр еш уздырыла икән. Бит алар авыл кешесенә үзләре җитештергән продукцияне сатарга менә дигән сату мәйданчыклары.
Очрашу төбәгебезнең, Татарстанның сәхнә йолдызлары катнашындагы концерт белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: