Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Мамадышта ТР төзелеш министрлыгы коллегиясенең күчмә утырышы үтте

Бүген Мамадышка ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге зур делегация килде. Аның составында Хөкүмәт җитәкчесе Илдар Халиков, министрлар, ведомство җитәкчеләре, муниципалитет башлыклары бар. Кунакларны район башлыгы Анатолий Иванов озатып йөрде. Президент иң элек "Төзүсервис" ЯАҖ базасында төзелгән яңа кирпич заводын ачу тантанасында катнашты. "МАКЕРАМ" заводында елга 60 млн. данәдә төрле зурлыктагы...

Бүген Мамадышка ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге зур делегация килде. Аның составында Хөкүмәт җитәкчесе Илдар Халиков, министрлар, ведомство җитәкчеләре, муниципалитет башлыклары бар. Кунакларны район башлыгы Анатолий Иванов озатып йөрде.

Президент иң элек "Төзүсервис" ЯАҖ базасында төзелгән яңа кирпич заводын ачу тантанасында катнашты. "МАКЕРАМ" заводында елга 60 млн. данәдә төрле зурлыктагы керамик кирпичләр җитештереләчәк. "Төзүсервис" ЯАҖ генераль директоры Илфат Хаҗиев әйтүенчә, бирегә Испаниядә җитештерелгән заманча җиһазлар урнаштырылган. Бу Россиядә мондый дәрәҗәдәге беренче завод. Аның куәте район һәм республиканы гына түгел, ә чит төбәкләрне дә эшләнмәләр белән тәэмин итәргә сәләтле. Заводта 60 лап кеше хезмәт куячак.


-Мин Мамадышта шушындый завод төзелүе турында хәбәрдар идем инде. Әмма бу дәрәҗәдә үк булыр дип көтмәдем. 60 млн. данәдә кирпич җитештерү бик җитди күрсәткеч. Бүгенге көндә керамик эшләнмәләргә сорау зур. 30-40% төзелешләр шундый материал ярдәмендә башкарыла. Хәзер төп бурыч, товарны урнаштыру белән проблемалар булмаска тиеш,- диде Рөстәм Миңнеханов.


Хөрмәтле кунаклар символик төймәгә басканнан соң, завод ачык дип игълан ителде.
ТР башлыгы рәислегендәге төркем алга таба заводның эчке өлеше белән танышты. Аңа төрле цехларны, лабораторияне күрсәттеләр.


Республика Президенты бүген Мамадыш спиртзаводында да булды. Биредә аңа яңа цехларны тәкъдим иттеләр. Соңыннан кунаклар предприятиенең төп керү юлында сафка бастырылган һәйкәл янәшәсендә истәлеккә фотога төште.


Совет урамында ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы коллегиясенең күчмә утырышы уңаеннан күргәзмә оештырылган иде. Анда Мамадышта һәм республиканың башка район-шәһәрләрендә җитештерелгән төзелеш материаллары урнаштырылган. Безнекеләрдән күргәзмәдә "Мамадыш ТКХ", "Инвест-төзү" җәмгыятьләре, Кама һәм Мамадыш урманчылыклары, һ.б. катнашты.


Министрлыкның коллегия утырышы район мәдәният йорты бинасында үтте. Кереш сүз белән чыгыш ясаган ТР Президенты искәртүенчә, җөмһүриятебезнең үсеше төзелеш барышына бәйле.

"Тулаем алганда, республикада бурычларны тормышка уңышлы ашырырлык система төзелгән. Иң мөһиме- төзелеш өчен материал булдыру. Базарга күбрәк үз продукциябезне чыгарырга кирәк",- диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан башлыгы төзүчеләргә мөрәҗәгать итеп, керамика, сантехника эшләнмәләрен, түбә ябу материалларын җитештерүгә зуррак әһәмият бирергә чакырды. Президент шулай ук районнарда индустриаль мәйданчыклар булдыру, яшь белгечләр әзерләү темаларын да күтәрде.


ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин "Татарстан Республикасында төзелеш комплексының үсеш нигезе- төзелеш индустриясен үстерү" темасы буенча чыгыш ясады.


Соңыннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов төзүчеләрне якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде һәм бер төркем хезмәт алдынгыларына Дәүләт бүләкләрен тапшырды. Андыйлар рәтендә "Төзүсервис" ЯАҖ мастеры Ирек Кәримов та бар. Якташыбызга Татарстанның атказанган төзүчесе исемен тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев