Нократ

Мамадышта торак программасы буенча киңәшмә узды

Яшь белгечләрне һәм авыл җирлегендә яшәүче гражданнарны торак белән тәэмин итү хакында сөйләштеләр. Район башлыгы Анатолий Иванов дәүләт ярдәме күрсәтүне максат иткән программа буенча киңәшмә үткәрде. Муниципалитет бинасында "2014-2017нче елларга һәм 2020нче елга кадәр авыл территорияләрен тотрыклы үстерү" торак программасын тормышка ашыру буенча киңәшмә узды. Быел әлеге программа яңа кагыйдәләр...

Яшь белгечләрне һәм авыл җирлегендә яшәүче гражданнарны торак белән тәэмин итү хакында сөйләштеләр. Район башлыгы Анатолий Иванов дәүләт ярдәме күрсәтүне максат иткән программа буенча киңәшмә үткәрде.
Муниципалитет бинасында "2014-2017нче елларга һәм 2020нче елга кадәр авыл территорияләрен тотрыклы үстерү" торак программасын тормышка ашыру буенча киңәшмә узды. Быел әлеге программа яңа кагыйдәләр буенча эшен дәвам итә.
Район җитәкчесе торак программасында катнашучыларга яңа кагыйдәләрне җентекләп аңлатты һәм киңәшмәдә катнашучыларның күбесе белән үзе шәхсән әңгәмә корды.
Быел әлеге программа кысаларында төбәгебезгә 58 млн. сум акча кайткан иде. Аны 80 якын кешегә бүлгәннәр. Анатолий Иванов хәбәр итүенчә, шушы араларда 40 млн. сумнан артык күләмдә өстәмә транш киләчәк. Ул "яшь белгечләр" һәм 35 яшьтән өлкәнрәкләргә тигез итеп бүленер, дип көтелә.
2014нче елның 4нче декабренә исәптә тагын 281 гаилә тора, шул исәптән: "яшь гаиләләр һәм белгечләр" категориясендә - 47 кеше; "Авыл җирлегендә яшәүче гражданнар" төркемендә 234 кеше.
-Әлеге программа 2020нче елга кадәр гамәлдә булачак. Әлбәттә, социаль түләүләр иң беренче чиратта авыл хуҗалыгы эшчеләренә һәм яшь белгечләренә карала,- диде Анатолий Иванов.
Район башкарма комитетының торак бүлү һәм исәпкә кую секторыннан хәбәр итүләренчә, гариза язучыга исәпкә куйган көндә 35 яшь тулмаган булырга тиеш. Эш урыны - авыл хуҗалыгы яисә социаль, димәк - мәгариф, мәдәният, яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге, социаль яклау, сәламәтлек саклау өлкәсе. Спирт заводы, сыр-май комбинаты, икмәк кабул итү предприятиесе, авыл хуҗалыгында эшләүче шәхси эшмәкәрләр, фермерларның да гаризалары кабул ителә. Иң мөһиме- аларның торак мәйданы белән тәэмин ителүләре һәр гаилә әгъзасына 18 квадрат метрдан азрак булырга тиеш.
Киңәшмәдә аңлатылганча, өч кешелек гаилә торак төзү өчен 774900 сум, дүрт кешелеге - 1 млн. сумнан артык субсидия алачак.
Бу акчаларны реализацияләүнең өч ысулы бар: хосусыйлаштырылган яисә арендага алынган җирдә йорт төзү; төзелешкә 5 елдан артык булмаган йорт сатып алу; ТР Дәүләт торак фонды линиясе буенча яңа фатир сатып алу. Торак сатып алганда һәр кешегә исәпләнелгән квадрат метрлар саны законда каралганнан ким булмавы зарур.
Суубсидия алган кешегә шул производствода биш ел эшләү шарт. Әгәр акча 2014нче елда бирелә икән, ул киләсе елның июленә кадәр эшкә җигелергә тиеш.
Тулырак мәгълүмат белән район башкарма комитетының торак бүлү һәм исәпкә кую секторында танышырга була. Хакимият бинасы, икенче кат, 212нче бүлмә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: