Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Мамадышта сәнәгать мәйданы булырмы?

Мамадышта сәнәгать паркы ачылырга мөмкин. "Билгеле бер таләпләр үтәлгәндә, районда моның өчен шартлар бар",- дип искәртте ТР Икътисад министрлыгы вәкилләре. ИЛНУР ЮНЫСОВ Министр урынбасары-эшмәкәрләргә ярдәм итү Департаменты җитәкчесе Рөстәм Сибгатуллин рәислегендәге делегация чәршәмбе көнне эш визиты белән Мамадышта булып китте. Кунакларны район башлыгы Анатолий Иванов озатып йөрде. Алар җитештерү базасы...

Мамадышта сәнәгать паркы ачылырга мөмкин. "Билгеле бер таләпләр үтәлгәндә, районда моның өчен шартлар бар",- дип искәртте ТР Икътисад министрлыгы вәкилләре.

ИЛНУР ЮНЫСОВ

Министр урынбасары-эшмәкәрләргә ярдәм итү Департаменты җитәкчесе Рөстәм Сибгатуллин рәислегендәге делегация чәршәмбе көнне эш визиты белән Мамадышта булып китте. Кунакларны район башлыгы Анатолий Иванов озатып йөрде. Алар җитештерү базасы һәм элеккеге "Сельхозхимия" территорияләрендә эшләүче кече бизнес оешмаларында булып, андагы хуҗаларның планнары турында кызыксындылар, аларга кагылышлы яңалыклар хакында сөйләделәр. - Бүгенге көндә ТР икътисад министрлыгы сәнәгать парклары ачу өчен районнардагы хәлне өйрәнә. Мондый мәйданнар эшмәкәрлекне үстерү максатыннан булдырыла. Аларны эшләтеп җибәрү өчен федераль ярдәм каралган,- ди Рөстәм Сибгатуллин. Әлеге парклар урнашачак территорияләр билгеле бер таләпләргә җавап бирергә тиеш. "Шул чагында алар РФ Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан игълан ителәчәк конкурста катнаша алалар. Конкурсның асылы-сәнәгать парклары булачак мәйданнар өчен инфраструктура уңайлыкларын төзү",- ди министрлык вәкиле. Мондый парклар төзелгән очракта, аларда эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләргә киләчәктә дә дәүләт тарафыннан максималь күләмдә ярдәм күрсәтеләчәк. "Җитештерү оешмасының үсеш ноктасы уңай булганда, эшчәнлекне киңәйтү дә каралган",- ди Рөстәм Сибгатуллин. Район башлыгы Анатолий Иванов эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итеп: "Бу сезнең өчен уникаль мөмкинлек. Әһәмиятне күбрәк җитештерүгә бирергә кирәк. Бездә әле бүгенге көндә дә чит илдән кергән әйберләр күп кулланыла. Аларның шактыен биредә дә ясарга мөмкин бит. Дәүләт тудырган шундый мөмкинлекне файдаланырга кирәк. Бу үз чиратында өстәмә эш урыннары да",- диде. Сәнәгать паркларының кайсы районнарда ачылачагы әлегә төгәл генә билгеле түгел. Мәсьәлә һәр төбәктәге мөмкинлекләр белән танышып чыкканнан соң хәл ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев