Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Мамадышта Кышкы шигырь бәйрәме үтте

Бүген Шәйхи Маннурны искә алуга багышлап аның туган авылы Тулбайда һәм Мамадышта үткәрелгән бәйрәм чаралары күпсанлы дусларын җыйды. Ел саен 15нче гыйнварда - күренекле якташыбыз Шәйхи Маннурның туган көнендә каберенә зиярат кылу һәм аның исемендәге премияләр тапшыру традициягә керде. Быел да Тулбай Казаннан һәм Чаллыдан күпсанлы кунаклар каршылады. Шәйхи Маннурның...

Бүген Шәйхи Маннурны искә алуга багышлап аның туган авылы Тулбайда һәм Мамадышта үткәрелгән бәйрәм чаралары күпсанлы дусларын җыйды.
Ел саен 15нче гыйнварда - күренекле якташыбыз Шәйхи Маннурның туган көнендә каберенә зиярат кылу һәм аның исемендәге премияләр тапшыру традициягә керде. Быел да Тулбай Казаннан һәм Чаллыдан күпсанлы кунаклар каршылады. Шәйхи Маннурның мирас комиссиясе рәисе, "Сүз" нәшриятының баш мөхәррире, язучы һәм эзтабар журналист Шаһинур Мостафин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәис Төхфәтуллин, галим һәм шагыйрь Рифат Җамал, якташыбыз, җәмәгать эшлеклесе һәм шагыйрь Миннәхмәт Кашапов, Казан федераль университеты галиме, шагыйрь Хөсәен Әхмәт-Вәли (Хөсәен Вәлиәхмәтов), Чаллыдан Татарстан Язучылар оешмасы җитәкчесе Вахит Имамов, язучылар Мансур Сафин белән Амур Фәләх, Түбән Камадан шагыйрә Нурзия Мирхазова килгәннәр иде. Аларга Мамадыштан шагыйрьләр Вәрис Гали, Рафаил Газизов, Вахит Галиев, Гөлнур Васыйлова, муниципальрайон башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова кушылдылар. Хуҗалар - Тулбай авылындагы Шәйхи Маннурның музей-китапханәсе хезмәткәрләре, укучылар кунакларны чәк-чәк, ипи-тоз, җир җиләкләре белән каршы алдылар. Музей буенча экскурция оештырылды. Әдипләр олы язучының эш бүлмәсен, үз акчасына төзеткән китапханәгә бүләк иткән китапларын кызыксынып карадылар. Аннан Шәйхи Маннурның каберендә булып зиярат кылдылар, чәчәкләр салдылар. Шагыйрь, Шәйхи Маннур исемендәге премия лауреаты Вахит Галиев әдип рухына дога багышлады.
Бәйрәм тантаналарының олысы Мамадышта - район мәдәният йортында үтте. Фоейда Шәйхи Маннур премиясе лауреатларына багышланган стендлар әзерләнгән, аның "Гайҗан бабай" поэмасының каһарманнары чәй табыны әзерләп көтәләр, ә залда алма төшәрлек тә урын калмаган иде. Анда шәһәр һәм авыллар мәгариф учреждениеләре укучылары, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, әдәбият сөючеләр, җирле каләм тибрәтүчеләр җыелган иде. Муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов якташыбыз Шәйхи Маннурны онытмаган өчен Татарстан Язучылар берлеге җитәкчеләренә, аның мирас комиссиясе рәисе Шаһинур Мостафинга рәхмәтләрен белдерде. Олы кунаклар сәхнәгә чыгып Татарстан Язучылар берлеге һәм Шәйхи Маннур исемендәге премиянең быелгы лауреатлары исемнәрен игълан иттеләр. Менә алар: балалар өчен чыгарылган "Әмир машиналары", "Кояшлы" малайлары" китаплары авторы, Шәйхи аганың дусты Хәсән Туфан турында әдәби-документаль әсәр язган Хөсәен Әхмәт-Вәли (Хөсәен Хәсән улы Вәлиәхмәтов); табиб һәм язучы, "Шәйхи Маннур әлифбасы" һәм башка китаплар авторы Ринат Мәннан (Ринат Николай улы Архипов), "Күңелем җимешләре", "Сөю кошым", "Балаларга" китаплары авторы Гөлнур Зариф кызы Васыйлова, яшь талантларны барлауда озак еллык нәтиҗәле эш алып барган Дүсмәт урта гомумбелем мәктәбе (директоры Газизҗан Мәүлетҗан улы Ибраһимов, иҗат түгәрәге җитәкчесе Фирүзә Кәрим кызы Гайнетдинова). Аларга лауреат дипломнары һәм акчалата премияләр тапшырылды. Бер сулышта узган гаять бай эчтәлекле кичә төгәлләнгәч, кунаклар Шәйхи Маннурның Мамадыштагы һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Киләсе елда Шәйхи аганың тууына 110 ел тула. Шушы уңайдан Татарстан Язучылар берлеге дә, "Мәйдан" шурналы да олы чаралар планлаштыралар. Укучылар һәм яшьләр арасында Шәйхи Маннурга багышланган шигырь, инша язу, рәсемнәр конкурслары да игълан ителә. Ул республика күләмендә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев