Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Мамадышта күп функцияле үзәк ачылды

Аякларны талдырмабыз Халыкка хәзер җирләрен межалау, рәсмиләштерү, мөлкәтләрен теркәү, башка төрле дәүләт хезмәтләре өчен Мамадыш буйлап йөгерергә туры килмәячәк. Барысының да кабул итүчеләре бер бинада була. Хөкүмәтнең махсус программасы буенча шәһәребездә "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәк" ачылды. Ул Нократ яр буенда, Ленин урамындагы элекке "Тузганак" балалар...

Аякларны талдырмабыз
Халыкка хәзер җирләрен межалау, рәсмиләштерү, мөлкәтләрен теркәү, башка төрле дәүләт хезмәтләре өчен Мамадыш буйлап йөгерергә туры килмәячәк. Барысының да кабул итүчеләре бер бинада була.
Хөкүмәтнең махсус программасы буенча шәһәребездә "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәк" ачылды. Ул Нократ яр буенда, Ленин урамындагы элекке "Тузганак" балалар бакчасы бинасында урнашты. Революциягә кадәр үк җиткерелгән бу бинаны үзәк өчен әзерли башлагач, эчендәге бүлемнәр коры стеналары гына калганчы сүтелгән һәм яңадан эшләнгән. Бөтен ремонт эшләрен бик кыска срокларда Харис Ситдыйков җитәкчелегендәге "Инвест-төзү" җәмгыяте башкарып чыккан.
-Без бу бинаны күпфункцияле үзәккә биреп икеләтә оттык. Стеналарны сүтә башлагач, түшәмнәрне мичләрнең генә тотып торуы күренде. Хәзер җир һәм мөлкәт белән бәйләнешле бөтен эшләр бер урында башкарылачак. Кирәкле белешмәләрне дә үзләре җыячаклар. Монда эшләүчеләргә түземлек һәм киң күңеллелек телим,-диде муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов.
Җир бюросы, җир-кадастр палатасы, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, техник инвентарьлаштыру бюросы, Росреестр, консультация кебек хезмәтләрнең вәкилләре кабул итәчәк анда. Барысы 10 тәрәзә булачак. Киләчәктә икенче катында теркәү палатасы да урнашачак. Үзәкнең архивы өчен янкорма салырга планлаштыралар.
-Төзү һәм ремонтлау эшләрен октябрь аенда башлаган идек, - ди "Инвест-төзү" җәмгыяте директоры Харис Ситдыйков. Үзәкнең директоры Алмаз Гыйззәтуллинга бинаның символик ачкычын тапшырды ул. Халыкны әлеге истәлекле вакыйга белән Кыш бабай һәм Кар кызы да котладылар.
Әлфия Бикчәнтәева, шәһәрдәшебез
-Халыкка шундый уңай шартлар тудырганнары өчен зур рәхмәт. Яңа коллективның барлык эшләре дә уң булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев