Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Мамадышта иң эре аграр инвесторлар очрашты

Мамадыш районында республиканың авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче иң эре инвесторлары очрашты. Семинар-киңәшмә Татарстан Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә уза. Кунакларны Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов, киңәшмәне кабул иткән АПК "Азык-төлек программасы" җәмгыяте җитәкчесе Рифат Мотыйгуллин һ.б. рәсми затлар каршы алды. Эшлекле чарада катнашучылар иң элек...

Мамадыш районында республиканың авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче иң эре инвесторлары очрашты. Семинар-киңәшмә Татарстан Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә уза.

Кунакларны Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов, киңәшмәне кабул иткән АПК "Азык-төлек программасы" җәмгыяте җитәкчесе Рифат Мотыйгуллин һ.б. рәсми затлар каршы алды.
Эшлекле чарада катнашучылар иң элек агросәнәгать оешмасының Түбән Ушма авылы янәшәсендәге терлекчелек комплексына юл тоттылар. Бүгенге көндә биредә 2000 баш савым сыеры исәпләнә, алардан көн саен 58 тоннага якын сөт савып алалар. Бер сыердан уртача савым 28,8 килограммны тәшкил итә. Инвестор Рифат Мотыйгуллин киләчәктә савым сыерларының баш санын 3500 кадәр җиткерергә ниятләвен әйтте. "2000 баш булса да шул ук эшне эшлисе, 3500 булса да шул ук эш",- диде ул.


"Кызыл шәрыкъ" ширкәте башлыгы Айрат Хәйруллин да: "Комплекслар зуррак булган саен, аның эффективлыгы күбрәк. Шул ук вакытта технологияләрне дә төгәл үтәү шарт",- дип тәҗрибә уртаклашты.


Аграр министр Марат Әхмәтов әйтүенчә, әлеге очрашу эре комплексларда туган проблемаларны Мамадыш җирлегендә уңышлы хәл итү үрнәген күрсәтүне максат итә.


Семинарда катнашучылар АПК "Азык-төлек программасы" җәмгыятенең Хафизовка авылы янәшәсендә сафка басып килүче тагын бер терлекчелек комплексы белән таныштылар. Биредә 6 айга кадәр булган бозаулар тәрбияләнәчәк. Хәзерге вакытта территориядә тулы көченә төзелеш эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев