Нократ

Мамадышта бәрәңге утырту күпмегә төшә

"Ну, пошметдин икәнсең, бәрәңгене бу вакытка калдыралармени?!"-дип, болай да янган йөрәккә керосин сипте бер танышым. Юньле көн күргән юк ләбаса: башта суык булды, бәйрәмнәрдә яңгыр яуды, тиздән тагын суыта диләр. Тәмам аптырарлык булды бу. Безнең 10 сутый әле сукаланмаган да. Әллә Ходаем, бер без генә калганбызмы?! Бераз сораштыру-тикшерү эшләре белән...

"Ну, пошметдин икәнсең, бәрәңгене бу вакытка калдыралармени?!"-дип, болай да янган йөрәккә керосин сипте бер танышым. Юньле көн күргән юк ләбаса: башта суык булды, бәйрәмнәрдә яңгыр яуды, тиздән тагын суыта диләр. Тәмам аптырарлык булды бу. Безнең 10 сутый әле сукаланмаган да. Әллә Ходаем, бер без генә калганбызмы?!

Бераз сораштыру-тикшерү эшләре белән шөгыльләнеп алырга булдым. Совет урамында каршыма килгән беренче пар белән сөйләшәм:
Эшен дә, ашын да яратабыз
Саимә һәм Әбелкасыйм Исмәгыйловлар, пенсионерлар, Түбән Сон авылы:
-25 сутый бакчабыз бар. 5 сутыена печән чәчтек. Тиресне көздән тараткан идек. Аллага шөкер, 10нчы майда ук эшен бетердек. Җай чыгып кына торды. Авылдашыбыз Рәзил Нәҗмиев шәхси "Т-40" тракторы белән 500 сумга гына сукалап бирде. Бәйрәмгә кайткан ике кызыбыз, кияүләр, оныклар кулга да тидермәделәр, күңелле эшләдек. Аннары яңгыр яуды, кояш кыздырып җибәрде. Еллар уңдырышлы килеп, мул уңыш алырга язсын. Төп ризык "икенче икмәк"-бәлешен, кыстыбыен, өчпочмагын, мантыен пешереп кенә торам. Бәрәңгене балалар алып китә, сыер, бозау, кош-корт бар. Күңелгә канәгатьләнү хисләре генә бирә бакча, эшен дә, ашын да яратабыз.
"Алтын" бәрәңге
Исемен күрсәтмәскә кушкан шәһәрдәшебез:
-Бәрәңгене җүләрләр генә утырта дип саныйм. Кеременә караганда, чыгымы күп. Хәзер чутлап күрсәтәм: тирес-2-3 мең тәңкә, сукалатырга-1 мең тәңкә, утыртышучыларны табын җыеп сыйларга кирәк-ашамлыктан кыйммәт нәрсә юк, җәй буе матиклап, өеп, чүп һәм колорадо коңгызына, проволочникка каршы көрәшеп чиләнәсең. Су счетчигы келтер-келтер әйләнә. Аның даруы, әй агуы күпме тора. Быел бүлбе базда балалады, мыек чыгармый. Яхшы орлык каян табарга? Хәзер бүлбеләрне кып-кызыл ниндидер агуга манчып утыртырга кушалар. Менә сиңа экологик яктан чиста, күрә торып агу ашыйбыз. Алтын бәясенә төшә бәрәңге. Ярты нервы бетә. Крестьян хезмәтен бәяләгән кеше юк. Җитмәсә, миңа күп ашарга ярамый, ирем яратмый. Балалар ярминкәдән генә сатып алырбыз, мәшәкатьләнмик диләр. Алабута үстереп тә булмый. Тик, ничарадан, бичара утыртырга туры киләчәк.
Кич. Күрше егете тракторы белән кайтып туктады. Тузанга буялып беткән, күзләре ут яна, эш дәрте бөркелеп тора. Коммерция серен уртаклашуын сорадым.
Йоклап ятар чак түгел!
Анатолий Бадыгин, 87нче һөнәри көллият укучысы:
- Сутыен 130 сумнан сукалыйбыз. Көненә 10ар бакчага кадәр җыела. Былтыр әти белән 60 мең сумга якын эшләгән идек. Акча тагын бер трактор алырга китте. Бүген Шанхайда өч бакча сукаларга өлгердем, дүртенчесенә әбиемнеке булды. Үз клиентларыбыз бар. Үземне белә-белгәннән бирле тракторда кайнашам, ике бабам, әтием, көллияттә дә игенче булу серләренә өйрәттеләр. Миңа ошый. Төшке ашка кадәр Омар, Вершина басуларында практикага йөрим, анда да культивация үткәрәбез, чәчәбез. Көнне-төнгә ялгарга туры килә: сезон атна-ун көн генә дәвам итәчәк. Эш бетүгә үк акча кулга кергәч, кызык, тагын да күбрәк эшлисе килә. Тирес кирәк булса, анысы да бар: бер трактор арбасы-1 мең, чермә мең ярым сум тора.
Күпләрне тыңладым мин кичә. Күргәнегезчә, әлеге мәсьәләдә фикерләр төрле, каршылыклы, моң-зар күбрәк. И, мин дә ник кайгырам соң: бер генә елны да бакча утыртылмыйча, алынмыйча калганы юк, корылык елны да ачка үлмәдек, өстәлдән бәрәңге өзелмәде. Вакыты җиткәч, эшләнер, Алла теләсә.
Бәрәңге утырту белән чынлап торып шөгыльләнүчеләргә белгечтән дә дөрес киңәш бирүче булмас.
Белгеч киңәше
Сорауларга «Россельхознадзор»ның Татарстан Республикасы буенча фитосанитар күзәтчелеге бүлегенең дәүләт инспекторы МӨДӘРРИС ФӘТТАХОВ җавап бирә:
-Бәрәңгене кайчан утырту яхшы?
-Туфрак 7-8 градуска кадәр җылынгач. Кайберәүләр бәрәңгене иртәрәк утыртып, иртәрәк җыеп алу турында хыялланып ялгыша. Аны салкын туфракка тыгып куюның файдасы юк, үсеп китә алмый тик ятачак. Монысы - бер. Икенчедән, үсентеләр төрле авыруларга бирешә башларга мөмкин. Бәрәңгене соңга калып та утыртырга ярамый. Июнь башына калдырсаң, югары уңыш көтмә. Иң әйбәт вакыт - майның икенче ункөнлеге.
-Ә нинди ераклыкта, тирәнлектә утыртырга?
-Рәт арасы 70-75 см, ә төпләр арасы - 25 см булса әйбәт. Тирәнлеге-5-6 см, ягъни утырту бәрәңгесе диаметры кадәр.
-Нинди сортларын утырту файдалы?
-Бәрәңге-авыруларга тиз бирешүчән культура. Алтынсыман бәрәңге нематодасына каршы тора алган сортлар да бар. Әмма алар да фузариоз яки фитофторага тиз бирешәләр. «Удача» сорты фитофторага, «Жуковский ранний», «Лукьяновский», «Малиновка», «Россиянка» нематодага чыдам.
Мөрәҗәгать итү өчен Кукмарадагы телефон: (884364)2-94-84.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: