Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Мамадышта Бөек Ватан сугышы башланган көн уңаеннан митинг үтте

Тантаналы митингта Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш чоры балалары катнашты. Алар һәм чарага җыелган шәһәрдәшләр алдында чыгышында Мамадыш муниципаль районы башлыгының урынбасары Алмаз Хисаметдинов: "Без тарихны онытырга иеш түгел. Районыбыздан 16 меңнән артык кеше сугышка киткән. 8меңнән артыгы яу кырында башын салган. Бүген аларның гомерләрен кайтарып алып булмый. Шушы матур...

Тантаналы митингта Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш чоры балалары катнашты.

Алар һәм чарага җыелган шәһәрдәшләр алдында чыгышында Мамадыш муниципаль районы башлыгының урынбасары Алмаз Хисаметдинов: "Без тарихны онытырга иеш түгел. Районыбыздан 16 меңнән артык кеше сугышка киткән. 8меңнән артыгы яу кырында башын салган. Бүген аларның гомерләрен кайтарып алып булмый. Шушы матур тормышны бүләк иткән ветераннарыбыз алдында без мәңге бурычлы. Сезнең алдыгызда баш иябез",-диде.

"Солдатлар җиңү мизгелләрен якынайту өчен 1418 көн һәм төн буена бар көчләрен куйдылар. Бөек Җиңүне алып килгән ветераннар мәңгегә хәтеребездә",-диде ветераннар исеменнән чыгыш ясаган Борис Касьянов һәм сугышта катнашканнарның хатирәләрен сөйләп узды.

Республика хәрби комиссариатының Мамадыш районы буенча бүлеге начальнигы Андрей Синкевич та алар алдында үзенең рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясады.

Немец гаскәрләре илебезгә кергәндә 14 яшендә булган шәһәрдәшебез, "Мамадыш шәһәренең мактаулы гражданины" Вахит Галиев аяусыз сугыш турында иҗат иткән шигырен укыды.

Сугыш башланганда 6 яшендә генә булган Дәүләтҗан Гыйлаев яшь буынга мөрәҗәгать итеп: "Мондый ачы газапларны берегезгә дә күрергә язмасын. Ветераннарыбызны зурлагыз, алар моңа лаеклылар",-диде.

Тантанага җыелганнар сугышта башларын салган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар, аларның исемнәре мәңгеләштерелгән һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Чара ахырында ветераннарны паркта әзерләнгән бәйрәм табынына, кыр кухнясына дәштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев