Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Мамадышның иң алдынгы һәм иң сәләтле укучылары өчен чыршы бәйрәме узды

Бүген төбәгебезнең алдынгы укучыларын район башлыгы Анатолий Иванов хөрмәтләде. Уку, спорт һәм мәдәният тармакларында зур уңышларга ирешкән 330 бала өчен чыршы бәйрәме үткәрделәр. Әлеге чара район мәдәният йорты сәхнәсендә узды. Район башлыгының чыршы бәйрәменә төбәгебез мәктәпләрендә белем алучы укучыларның иң-иңнәре - фән олимпиадаларында, төрле конкурсларда, спорт ярышларында җиңүчеләр җыелган иде....

Бүген төбәгебезнең алдынгы укучыларын район башлыгы Анатолий Иванов хөрмәтләде. Уку, спорт һәм мәдәният тармакларында зур уңышларга ирешкән 330 бала өчен чыршы бәйрәме үткәрделәр. Әлеге чара район мәдәният йорты сәхнәсендә узды.
Район башлыгының чыршы бәйрәменә төбәгебез мәктәпләрендә белем алучы укучыларның иң-иңнәре - фән олимпиадаларында, төрле конкурсларда, спорт ярышларында җиңүчеләр җыелган иде. Мамадышыбызның, Татарстаныбызның, илнең иртәгесе көне-алар кулында булачак. Моны үзенең чыгышында районыбыз җитәкчесе Анатолий Иванов та искәртте.
-Сез һәр җиңүегез белән район дәрәҗәсен күтәрәсез! Зур рәхмәт сезгә! Ә без үз чиратыбызда сезнең өчен тагын да уңайлы шартлар тудырырга тырышачакбыз,- диде Анатолий Иванов.
Район башлыгы 14 укучыга, Кече Кирмәннең "Сандугач" халык уен кораллары ансамбленә һәм 1998-1999нче елларда туган кызларның волейбол буенча җыелма командасына рәхмәт хатлары тапшырды.
Район башлыгының чыршы бәйрәме әкияти тамаша, концерт номерлары белән үрелеп барды.
Соңыннан һәр укучыга да Кыш бабай белән Кар кызы күчтәнәчләр өләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев