Нократ

Мамадышлылар V чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлауларда катнаша

14нче сентябрь- бердәм тавыш бирү көнендә, Татарстанда V чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар уза. Мамадыш районы территориясендә 53 участок сайлау комиссиясе оештырылган иде. Төбәгебездә тавыш бирү хокукы булган 34349 гражданин исәпләнә. Шуларның 326-сы сәяси чарада тәүге мәртәбә генә катнашучылар. Бөтен республика буенча сайлау участоклары иртәнге 7 сәгатьтә ачылды. Елның төп сәяси...

14нче сентябрь- бердәм тавыш бирү көнендә, Татарстанда V чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар уза. Мамадыш районы территориясендә 53 участок сайлау комиссиясе оештырылган иде. Төбәгебездә тавыш бирү хокукы булган 34349 гражданин исәпләнә. Шуларның 326-сы сәяси чарада тәүге мәртәбә генә катнашучылар.


Бөтен республика буенча сайлау участоклары иртәнге 7 сәгатьтә ачылды. Елның төп сәяси вакыйгасын "яктыртуыбызны" 1889нчы санлы Урта Кирмән сайлау участогыннан башладык. Ул авыл мәдәният йорты бинасында урнашкан.

УСК рәисе Илгиз Мөхәммәтҗанов әйтүенчә, биредә өч торак пунктта яшәүчеләр тавыш бирә. Андыйларның саны 428 тигез. Шуларның өчесе сайлауларда тәүге мәртәбә генә катнаша. Аларга УСК тарафыннан истәлек бүләкләре тапшырылды.


-Участок сайлау комиссиясе иртәнге сәгать алтыда ук ачылды. 6 сәгать 30 минутта территориаль сайлау комиссиясенә әзерлегебезне хәбәр иттек. Җиде туларга 15 минутта беренче сайлаучылар да килә башлады. Тавыш бирү процессына төгәл җиде сәгатьтә старт бирелде,- ди Илгиз Мөхәммәтҗанов.

Урта Кирмәндә беренче булып мәхәллә имамы Рафаил хәзрәт Гыйниятуллин тавыш бирде. "Мин һәр сайлауда беренче булырга тырышам. Электән шулай канга сеңгән инде. Бирегә: "Без сайлаган партияләр, депутатлар өметләребезне акласын иде",- дигән теләк белән килдем. Киләчәктә авыл юлларын ремонтлауга игътибарны арттыру зарур",- диде Рафаил хәзрәт.



Рәбига һәм Хәнәфи Кадыйровлар сайлауга парлашып килде.
-Илдә, дөньяда тынычлык, күкләребез аяз булсын, дип телибез. Заманында күп михнәтләр күргән буын без. Хәзер, Аллага шөкер, тормышларыбыз матурланды. Алга таба да шулай дәвам итсен иде,- дип белдерде алар бертавыштан.



Гомумән, кемгә генә мөрәҗәгать итсәк тә, барысы да: "Сайлаулар "тамга" өчен генә булмасын, парламентка килгән партияләр, депутатлар өметләребезне акласын, илдә тынычлык, йортларыбызда муллык, бәрәкәт хөкем сөрсен иде",- дип искәрттеләр.

Реклама


Тавыш бирүчеләргә сайлау участокларында икешәр бюллетень бирелде: берсе - партия исемлеге буенча депутатлар сайлау, икенчесе - бер мандатлы депутатлар сайлау өчен.


Районда тавыш бирүчеләрнең күпчелеге, әлбәттә, шәһәр өлешенә туры килә. Сайлау хокукы булган гражданнарның саны биредә 11 меңнән артык. Алар өчен 8 участок сайлау комиссиясе оештырылды. Иң зур участокларның берсе (№1868) район мәдәният йорты бинасында эшләде. Биредә балигълык яшендә булучыларның саны 1571 тигез.



-Безнең участокта иртәнге сәгатьләрдән үк зур активлык күзәтелә. Сайлаучыларның кәефләре яхшы. Әле сәгать ун да тулмаган иде, инде 300 кеше тавыш бирергә өлгерде. Димәк, мамадышлылар республиканың, районның киләчәге өчен битараф түгел. Шунысы сөендерә,- ди 1868нче санлы УСК рәисе Хәниф Сабиров.


Әлеге участоктан 11 гражданин сайлауларда беренче тапкыр катнаша. "Бу минем тәүге сайлавым. Тавыш бирү пунктына паспортымны алып килдем. Бик яхшы каршы алдылар, бүләк тә бирделәр",- ди Алина Марсина.



Район мәдәният йортында тавыш бирүчеләр, гражданлык бурычларын үтәп чыкканнан соң, концерт программасын тамаша кылды. Үзәк мәйданда җирле сәнгать осталары чыгыш ясадылар.


Көннең икенче яртысында УСК вәкилләре сайлауларны урыннарга чыгып оештырды. Алар сәламәтлекләре начар булучыларның өйләренә барып, тавышларын кабул иттеләр. Бюллетеньнәр штамплы күчмә урналарга салына. Алар шулай ук 20 сәгатьтән соң гына ачылачак.



Дәвалану курсы узучы 79 мамадышлы өчен дә сәяси чара урынга чыгып үткәрелде. Алар V чакырылыш Дәүләт Советына сайлауларда тавышларын район үзәк хастаханәсе базасында бирделәр.


Бүген төбәгебезнең дүрт сайлау участогында электрон тавыш бирү комплекслары эшләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: