Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Мамадышлылар ТР Дәүләт Советына сайлауларда актив катнашты

14нче сентябрьдә Татарстан тавыш бирде. Республика территориясендә 5нче чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар узды. Мамадыш районы территориясендә 53 участок сайлау комиссиясе оештырылган иде. Төбәгебездә тавыш бирү хокукы булган 34398 гражданин исәпләнә. Шуларның 326-сы сәяси чарада тәүге мәртәбә генә катнашучылар. Бөтен республика буенча сайлау участоклары якшәмбе иртәнге 7 сәгатьтә ачылып, 20 сәгатькә...

14нче сентябрьдә Татарстан тавыш бирде. Республика территориясендә 5нче чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар узды.


Мамадыш районы территориясендә 53 участок сайлау комиссиясе оештырылган иде. Төбәгебездә тавыш бирү хокукы булган 34398 гражданин исәпләнә. Шуларның 326-сы сәяси чарада тәүге мәртәбә генә катнашучылар.


Бөтен республика буенча сайлау участоклары якшәмбе иртәнге 7 сәгатьтә ачылып, 20 сәгатькә кадәр эшләде.


Тавыш бирүчеләргә сайлау участокларында икешәр бюллетень бирелде: берсе - партия исемлеге буенча депутатлар сайлау, икенчесе - бер мандатлы депутатлар сайлау өчен.


Мамадыш районы территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, тавыш бирүдә 33869 гражданин катнашкан. Бу балигълык яшендәгеләрнең 98,46 % тәшкил итә. Бер мандатлы депутатлар арасында Тәлгать Абдуллин лидерлык итә.


Сайлауның төгәл нәтиҗәләре белән соңрак таныштырачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев