Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Мамадышлылар бөек улы Шәйхи Маннурны искә алды

Бүген районыбызда традицион Кышкы шигырь бәйрәме узды. Ул гадәттәгечә күпсанлы кунаклар катнашында үтте. Әдәби чараны матур гадәт буенча якташыбыз, күренекле татар язучысы Шәйхи Маннурны искә алуга багышладылар. Кичәнең 15нче гыйнварда уздырылуы да юкка гына түгел. Бүген каләм әһеленең туган көне. Аның тууына 110 ел тулды. Әдәбият бәйрәме иртәнге 10 сәгатьтә...

Бүген районыбызда традицион Кышкы шигырь бәйрәме узды. Ул гадәттәгечә күпсанлы кунаклар катнашында үтте. Әдәби чараны матур гадәт буенча якташыбыз, күренекле татар язучысы Шәйхи Маннурны искә алуга багышладылар. Кичәнең 15нче гыйнварда уздырылуы да юкка гына түгел. Бүген каләм әһеленең туган көне. Аның тууына 110 ел тулды.
Әдәбият бәйрәме иртәнге 10 сәгатьтә шәһәр үзәгендә Шәйхи Маннур һәйкәле янында башланып китте. Митингка шәһәр мәктәпләре укучылары, хезмәт коллективлары вәкилләре, бер сүз белән әйткәндә- әдәбият сөючеләр җыелган иде. Үзеннән соң бай әдәби мирас калдырган, туган авылы Тулбайда үз акчасына китапханә салдырып, аны китаплар белән тәэмин иткән, күренекле язучыларны алып кайтып кызыклы очрашулар оештырган, яшьләрне иҗатка тарту өчен бөтен көчен куйган Шәйхи Маннурны мамадышлылар да, шәкертләре дә онытмый. Бу хакта кичәне ачып җибәргән район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Алена Смирнова да искәртте.
Әдипнең туган көнендә Казаннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов, Шәйхи Маннурның мирас комиссиясе рәисе, эзтабар язучы, якташыбыз Шаһинур Мостафин, Татарстан Язучылар берлегенең 1989-1999 еллардагы рәисе, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Ш. Маннур исемендәге бүләкнең тәүге иясе, Россия һәм Халыкара күләмдәге премияләр лауреаты, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Мөхәммәдиев, күренекле шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илфак Ибраһимов, күренекле прозаик һәм публицист, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Вахит Имамов һәм башка күпсанлы кунаклар, җирле шагыйрьләр һәм язучылар катнашты.
-Шәйхи Маннур Мамадыш өчен зур эш эшләгән шәхесләрнең берсе. Әдәбиятта да тирән эз калдырды ул. Киләчәктә дә аның юлын дәвам итүчеләр күбрәк булсын иде,- диде Рафис Корбанов.
Бөек якташыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар, аның һәйкәленә чәчәкләр салынды.
Бәйрәмнең икенче өлеше Тулбайда дәвам итте. Анда әдипнең каберендә дога кылынды, чәчәкләр салынды.
Язучының музей-китапханәсе каршында кунакларны чәк-чәк, ипи-тоз, җир җиләкләре белән каршы алдылар. Кичәне дәвам итеп, балалар Шәйхи аганың шигырьләрен сәнгатьле укыдылар, музей буенча экскурсия оештырылды.
Алга таба бәйрәм тантаналары район мәдәният йортында дәвам итте. Фоейда Шәйхи Маннур премиясе лауреатларына багышланган стендлар әзерләнгән иде.
Әдәби кичәдә чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов якташыбыз Шәйхи Маннурны онытмаган өчен Татарстан Язучылар берлеге җитәкчеләренә, әдипнең мирас комиссиясе рәисе Шаһинур Мостафинга рәхмәтләрен белдерде.
-Шәйхи Маннурның туган көнендә шигырь бәйрәме үткәрү матур традициягә әйләнде. Кырыктан артык китабы, "Муса" романы, "Агымсуларга карап" повесте аны әдәбият дөньясына алып чыкты. Без шушындый якташыбыз белән горурланабыз,- диде Илнар Хафизов.
Кышкы шигырь бәйрәмендә Татарстан Язучылар берлеге һәм Мамадыш районы хакимиятенең Шәйхи Маннур исемендәге премиясенең яңа лауреатларын игълан итү матур күренешкә әйләнде. Быел әдәбият өлкәсендәге дәрәҗәле исемгә Татарстан китап нәшрияты коллективы (директоры - Дамир Сабирҗан улы Шакиров; Балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты редакциясе мөдире - Талия Риво кызы Шакирова), Мамадыш муниципаль районындагы "Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы" коллективы (директоры - Лилия Зиннур кызы Шәрифуллина), Мамадыш район газетасының элекке фотохәбәрчесе, матбугат ветераны Рафаил Сәләхи улы Фәләхов, галимә һәм шагыйрә, тумышы белән районыбызның Түбән Ушмы авылыннан булган Лилия Хатип кызы Мөхәммәтҗанова (Ибраһимова), прозаик, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Илдар Шәмсулла улы Хәйруллин лаек булдылар.
Кышкы шигърият бәйрәме традиция буенча "Туган тел" җыры белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев