Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Мамадышка федераль караш

Шәһәребездә төзелешләрнең киң колач белән алып барылуына соклануын һәм сөенүен белдерде Татарстан буенча баш федераль инспектор Рөстәм Идрисов. Минневәрис Мингалиев Россия Федерациясенең республикабыздагы баш федераль инспекторы узган атнада эш визиты белән Мамадышта булды. Килүенең төп максаты-Мамадышта инспекторның җәмәгатьчелекне кабул итү буенча вәкилен билгеләү иде. Бу вазыйфа озак еллар хокук саклау...

Шәһәребездә төзелешләрнең киң колач белән алып барылуына соклануын һәм сөенүен белдерде Татарстан буенча баш федераль инспектор Рөстәм Идрисов. Минневәрис Мингалиев Россия Федерациясенең республикабыздагы баш федераль инспекторы узган атнада эш визиты белән Мамадышта булды. Килүенең төп максаты-Мамадышта инспекторның җәмәгатьчелекне кабул итү буенча вәкилен билгеләү иде. Бу вазыйфа озак еллар хокук саклау органнарында эшләгән, белеме буенча юрист Зиннур Закировка йөкләнде. Ул баш федераль инспектор исеменнән халыкны кабул итүне оештырачак. Мондый җәмәгатьчелек кабул итүчеләре моңарчы Чаллыда һәм Менделеевскида билгеләнгән булган. Халыкның баш федераль инспекторга һәм аның урыннарда вәкилләренә мөрәҗәгатләре гомумиләштереп Россия Президентына җиткерелә. Рөстәм Идрисов инспектор районыбызга эш визитын җәмәгатчелек белән очрашудан башлады. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов аңа чистарту корылмалары буенча мөрәҗәгать итте. Мамадышта булган корылмалар күптән инде мораль яктан да искерделәр. Кунак яңаларын проектлаганда шәһәрнең үсеш перспективаларын да истән чыгармаска кирәген әйтеп узды. Яшел тау авыл җирлеге башлыгы Газинур Әскәров муницпалитетлар балансларына тапшырылган социаль - мәдәни обектларны тоту чыгымнарын субсидияләү мәсәләсен күтәрде. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова шәһәребездәге музейны һәм мәдәният учреждениеләрен ремонтлау мәсьәләсен күтәргән иде. Олы кунак тарихи туризм буенча федераль дәрәҗәдә махсус программа эшләнүен, әгәр Татарстан аңа керә алса, бер рәттән Мамадыш кебек тарихи шәһәрләргә дә зур өлеш чыгачагын әйтеп узды. Шәһәр Советы рәисе урынбасары, шәһәр башлыгы урынбасары Ирек Гатауллин күп балалы гаиләләргә җир участоклары биргәндә ул урамнарга инженерлык коммуникацияләре эшләү өчен күп чыгымнар кирәк булуын күтәрдә. "Бу - Россия күләмендәге проблема. Федераль дәрәҗәдә барыбер нәрсә дә булса уйлаячаклар," - диде баш инспектор. Рөстәм Идрисов төрле хезмәтләр җитәкчеләре белән дә очрашу үткәрде, аларның эшчәнлеге белән кызыксынды. Район җитәкчелеге белән аңлашып, тату эшләүләренә сөенүен белдерде, һөнәри осталыкларын үстерүдә барысына да уңышлар теләде. Баш федераль инспектор Мамадышта төзелешләрнең киң колач белән алып баруына сөенүен дә ассызыклап үтте. "Гаҗәеп (потрасяющий) район, гаҗәеп шәһәр," - диде. Җитәкчелекнең халык, төрле хезмәтләр белән аңлашып эшләвен сайлауда катнашу күрсәткечләре ачык чагылдыруын искәртте. "Сезнең эшегезгә карап, халык власт турында фикер йөртә," - диде. Шул ук көнне Рөстәм Идрисов җирле мәгьлүмат чаралары хезмәткәрләре белән дә очрашып, аларның сорауларына җаваплар бирде. Безне Росия белән Татарстан арасындагы килешүнең бүген республикабызга нинди перспективалар ачуыннан башлап, эшмәкәрәрләрлекне үстерүгә, Нократ кебек елгаларда яңадан суднолар хәрәкәтен яңарту кебек яшәү рәвешебез өчен мөһим булган барлык сораулар да кызыксындырды. Нократта яңадан теплоходлармаршрутларын яңартуга кагылышлысына ул Россия күләмендә кече суднолар җитештерүне торгызу буенча махсус программа әзерләнүен әйтеп узды. Үзе дә:"Су буенча белән товар ташу - иң арзанлы юл," - дип искәртеп узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X