Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Мамадыш утсыз калды

Ярты Европаны карга батырган циклонның бер канаты безгә дә килеп җитте һәм районның өчтән берен утсыз калдырды. Минневәрис Мингалиев Белоруссиядә, Мәскәүгә якын өлкәләрдә электр линияләре бозланып катып өзелүе турында үзәк телевидение каналларында шимбә, якшәмбе көннәрендә үк сөйли башлаганнар иде инде. Бездә яңгыр сибәләп торса да, метеорологлар салкын һава килүен алдан...

Ярты Европаны карга батырган циклонның бер канаты безгә дә килеп җитте һәм районның өчтән берен утсыз калдырды.

Минневәрис Мингалиев

Белоруссиядә, Мәскәүгә якын өлкәләрдә электр линияләре бозланып катып өзелүе турында үзәк телевидение каналларында шимбә, якшәмбе көннәрендә үк сөйли башлаганнар иде инде. Бездә яңгыр сибәләп торса да, метеорологлар салкын һава килүен алдан ук фаразладылар. Дүшәмбе кичкә таба суыта да башлады. Өстәвенә салкын җил чыкты. Сишәмбегә чыккач, төнге 1нче яртыда район электр челтәрләренең диспетчерлык пунктына Югары Яке, Кече һәм Урта Кирмән, Арташ авылларын электр белән тәэмин итүче линиядә өзеклек барлыкка килүе турында беренче хәбәр алына. Районыбыз электр челтәрләре карамагында 1620 километр озынлыктагы линия. Линияләр даими яңартылып торса да, аларның чыбыклары бит алюминийдан эшләнгән. Яңгыр явып бозланып каткач, бик тиз өзеләләр. 2011нче елның декабрь аенда карлы-бозлы яңгыр ярты районыбызны утсыз калдырган иде инде. Ул вакытта туган гадәттән тыш хәлне бетерү өчен Мамадышка Татарстанның Энергетика министры Илшат Фәрдиев үзе дә килде. Бу юлы да бер-бер артлы төрле авылларның утсыз калуы турында хәбәрләр килә башлый. Иртәнгә Усали, Кирмән, Дүсмәт төбәкләрендәге унтугыз авыл электрсыз утыра иде инде. Беренче хәбәрләр алынуга ук, аварияләр булган юнәлешләргә дежур бригадар чыгып китә. Мамадышларга Колышчы, Тәкәнеш подстанцияләрендәге бригадалар да кушыла. Иртәнгә район линияләрендәге өзеклекләрне ачыклауда һәм ялгауда җиде бригада - егермедән артык кеше эшли иде инде.

-Линияләрдәге өзеклекләр бер урында гына түгел. Берсен табып ялгагач, өзеклекнең тагын булуы ачыклана,-ди диспетчер Сергей Медведев. Аның дежурлык чираты булмаса да, аварияләр башлангач ярдәмгә чакырып алганнар икән. 10 сәгать 45 минутта щит белән идарә итү (ГЩУ) блогында тагын сигнал яңгырады. Дежур диспетчер Илнур Ибраһимов тиз генә шунда йөгереп кереп китте. Бер минуттан:

-"Олимпка", "Мамадыш" совхозы бистәсенә килүче, аннан Дүсмәт юнәлешенә китүче линиядә дә өзеклек барлыкка килде,-дип килеп чыкты ул. Әйе, яңгыр һаман тукталмый. Линияләрдәге боз үсә, алар һаман авырая. Котлы Бүкәштән Мамадышка килүче 110 киловатлы линияне дә өзгәч, түбәнрәк көчәнешлеләренә сан да юк инде. Әлеге линиядәге бер өзеклекне Мамадыш бригадасы табып ялгап куйган иде. Ярдәмгә Алабугадан да бригада килергә чыккан. Әлеге линиягә Алабугадагы челтәр компаниясе хезмәт күрсәтә. Диспетчерларга Алабугадан да, Казаннан да даими чылтыратып мәгълүмат алып торалар. Авыллардан да бер-бер артлы: "Кайчан ут була инде?,"-дигән чылтыратулар килеп тора. Өзеклекләр өстәлеп торгач, сигезенче бригаданы да ялдан чакырып чыгардылар. Предприятие җитәкчесе Рафаил Абдрахманов телефоннан аварияләрдә эшләүче бригадаларның җитәкчеләре белән даими элемтәдә торды.

Урта Кирмәндәге линиядә эшләүче Рамил Гыйльметдинов: "Баганалар бозланып каткан, азапланып менәбез. Җил көчле. Өстә эшләү авыр,"-дип чылтыратты. Рафаил Габделхаевич аңа ярдәмгә "вышка" җибәрәчәкләрен әйтте. Алар да төн уртасыннан бирле өзеклекләр булган урыннарда эшләделәр. Бер авылга ут бирүгә, икенче җирләрдә өзеклекләр барлыкка килде. Төштән соң дежур диспетчерлар белән яңадан элемтәгә кердек. Бозлы яңгыр явудан туктамаганлыктан, хәлнең тагын да катлаулануын хәбәр иттеләр алар. Өзеклекләр авыл эчләрендә башланган. Югары Әрнәштән, Югары Кыерлыдан, Хәсәншадан, Норма урманчылыгыннан һәм тагын байтак торак пунктлардан шундый хәбәрләр алынган. Мондый гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда электр линияләрендә аварияләр киләчәктә дә булыр. Табигать бәла-казаларыннан бер кем дә, бер нәрсә дә гарантияләнмәгән. Артык зур зыян салмасыннар, башка төрле фаҗигаларга гына китермәсеннәр иде алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев