Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Мамадыш турысында җәяүлеләр күпере ишелде

М7 федераль трассасында, Мамадыш шәһәре турысында, машина юлына җәяүлеләр күпере ишелде. Юл һәлакәте хакындагы тәүге хәбәрләр 19 сентябрь кичендә, 21.50 сәгатъләр турысында килеп ирешә. Фаҗига шаһитләре сүзләренә караганда, зыян күрүчеләр юк. " VOLVO" маркалы йөк машинасының кузовы ирекле рәвештә күтәрелү сәбәпле, һавадагы җәяүлеләр күперенә зыян килә һәм металлик конструкция юлга...

М7 федераль трассасында, Мамадыш шәһәре турысында, машина юлына җәяүлеләр күпере ишелде.

Юл һәлакәте хакындагы тәүге хәбәрләр 19 сентябрь кичендә, 21.50 сәгатъләр турысында килеп ирешә. Фаҗига шаһитләре сүзләренә караганда, зыян күрүчеләр юк. " VOLVO" маркалы йөк машинасының кузовы ирекле рәвештә күтәрелү сәбәпле, һавадагы җәяүлеләр күперенә зыян килә һәм металлик конструкция юлга ишелә. Бәхеткә, әлеге мизгелләрдә күпердә кешеләр, ә трассада машиналар агымы булмый. Нәтиҗәдә, йөк машинасына һәм аның шоферы, 1963 нче елгы, әрмән милләтеннән булган ир-атның сәламәтлегенә, зыян килә. Аның "Мәскәү- Яр Чаллы" маршруты барып чыкмый."Мәскәү- Мамадыш" белән чикләнергә туры килә. "КамАз" машинасын иярләгән кеше бүгенге көндә Алабуга үзәк хастахәсендә.

Юл- транспорт һәлакәтенең өстәмә сәбәпләре ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев