Нократ

Мамадыш районының авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә дан җырладылар

Берничә еллык тәнәфестән соң районыбызда авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты олы кунаклар катнашында, зурлап үткәрелде. Дүрт йөздән артык фидакарьләр катнашты һәм бүләкләнде анда. Минневәрис Мингалиев Авыл хезмәте гомер-гомергә үзенчәлекле һәм мәшәкатьле булды. Иртән әтәчләр аваз салганчы ук терлекчеләр фермага юнәләләр. Күз ачкысыз буранда да, яңгыр түгел таш яуса да, шоферлар рейсларына...

Берничә еллык тәнәфестән соң районыбызда авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты олы кунаклар катнашында, зурлап үткәрелде. Дүрт йөздән артык фидакарьләр катнашты һәм бүләкләнде анда.

Минневәрис Мингалиев

Авыл хезмәте гомер-гомергә үзенчәлекле һәм мәшәкатьле булды. Иртән әтәчләр аваз салганчы ук терлекчеләр фермага юнәләләр. Күз ачкысыз буранда да, яңгыр түгел таш яуса да, шоферлар рейсларына чыгып китә. Игенчеләребез Галиҗәнәп Икмәкне амбарларга алып кайтып урнаштырганчы җирдә кырык төрле эш башкара. Слетка кунак итеп чакырылган Татарстан Дәүләт Советы депутаты, республика Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин да, үзенең тәбрикләү чыгышында: "Авыл җирендә эшләгәннәргә хөрмәтне белдерергә сүзләр юк,"-дип юкка гына әйтмәде.

Реклама

Авыл хуҗалыгы алдынгыларының слетын яңадан үткәрә башлау теләген муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов узган ел терлекчеләр белән үткәрелгән семинар-укуда күтәреп чыккан иде. Бу яңартылган слетны үткәрү урыны итеп, берьюлы берничә йөз кеше сыйдырышлы "Олимп" боз сарае сайланган. Табын артына дүрт йөздән артык кеше җыелды анда.

Кунак итеп республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, "Вамин" һәм "Рацин" вәкилләре дә чакырылган иде. "Фидакарь һәм тынгысыз хезмәтләре белән халык ихтирамын казанган, табыннарыбыз муллыгын баетуга армый-талмый өлеш кертүче тынгысыз йөрәкле, нык ихтыярлы игенчеләр, механизаторлар, шоферлар, терлекчеләр, фермерлар, эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре! Һәркайсыгызга рәхмәттән башка сүз юк. Республикабыз һәм районыбыз данын, дәрәҗәсен күтәрүгә сез зур өлешегезне кертәсез,"-диде муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов тантананы ачканда ясаган чыгышында. Олы кунаклардан тәбрикләү сүзләрен Нәҗип Хаҗипов белән Тәлгать Абдуллин да җиткерделәр. Бүләкләүләр Россия Министрлыклары Мактау грамоталарын һәм Татарстан Республикасының Мактаулы исемнәрен тапшырудан башланды. Аннан алдынгы хуҗалыклар җитәкчеләре, фермалар мөдирләре, белгечләр, терлекчеләр, комбайнчылар, шоферлар, тракторчылар бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: