Нократ

Мамадыш районы җитәкчелеге уртакирмәнлеләрнең эш күрсәткечләрен бәяләде

Авылларның киләчәге фермерлар белән бәйле. Әлеге юнәлешне үстергән очракта гына, төбәкләрдәге эшсезлек күрсәткечен киметүгә, социаль-икътисадый яктан үсешкә ирешеп булачак. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов Урта Кирмән җирлегенә булган визиты кысаларында әнә шул хакта искәртте. Район җитәкчелеге яңа эш атнасын Урта Кирмән төбәгендә башлап җибәрде. Башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов...

Авылларның киләчәге фермерлар белән бәйле. Әлеге юнәлешне үстергән очракта гына, төбәкләрдәге эшсезлек күрсәткечен киметүгә, социаль-икътисадый яктан үсешкә ирешеп булачак. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов Урта Кирмән җирлегенә булган визиты кысаларында әнә шул хакта искәртте.
Район җитәкчелеге яңа эш атнасын Урта Кирмән төбәгендә башлап җибәрде. Башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов һәм район башлыгының урынбасары Салават Гыймранов җирлектәге һәр тармакнын эшчәнлеге белән танышуны "Шакиржанова" КФХ-ның терлекчелек фермасыннан башладылар. Бүгенге көндә биредә 200 баш мал исәпләнә. Шуларның 60 савым сыерлар. Хуҗалык 1100 гектар җир эшкәртә.
Бу төбәктәге чираттагы эре фермер- Рәкыйф Гатин. Ул район һәм республика программаларында катнашып уңышлы гына эшчәнлек алып бара. Әле бер ел элек кенә КФХ-да 18 баш савым сыеры исәпләнә иде. Бүген аларның саны 55 җиткән. Ә мөгезле эре терлекләр җәмгысе 105 баш.
-Ярдәмнәр күрсәтелеп торганда, эшләргә була ул. Ә үз көчеңә генә калса, зур уңышларга ирешеп булмый дип саныйм. Планнар киләчәктә дә бар. Савым сыерлары санын 70 башка җиткерергә уйлыйм,- диде Рәкыйф Гатин.
Фермер шулай ук үгезләр симертүгә дә басым ясарга ниятли. Моның өчен кабаттан республика программасында катнашырга планлаштыра ул. Бу хуҗалык Арташ һәм Урта Кирмән авылларының 6 кешесен эш урыннары белән тәэмин иткән. Хезмәт хакларын вакытында түләп барам,- ди сөйләде Рәкыйф Гатин.
Терлекчелек тармагына ныклап кереп килүчеләрнең берсе - Арташ авылында гомер кичерүче Сафиннар гаиләсе. Бүген сарайлары тулы мал-туар аларнын. 9 баш мөгезле эре терлек, бер баш атлары, сарыклар да бар. Узган ел Сафиннар районның "Авылга йөз белән" программасында катнашкан иде.
-Район безгә яңа сарай төзү өчен бер мең данә керамзит блок бирде. Әзрәк кредит рәсмиләштердек. Бурычларны киметкәч, малларны тагын да арттырырга исәп,- диде Газинур Сафин.
Арташ авылыннан Ильяс Насыйбуллин белән Миңнулла Сәхәбиев та "Авылга йөз белән" программасында катнашып, яңа абзар җиткерергә, терлекләр санын арттырырга ниятли.
Быел бу авылда зур һәм истәлекле тантана көтелә. Чыгышы белән Арташтан булган эшмәкәр Илнур Усманов ярдәме белән яңа мәчет төзелеп килә. Гыйбадәт йорты ике катлы итеп салынган. Аның намаз уку залыннан тыш, ашханәсе һәм уку бүлмәсе дә булачак. Бүгенге көндә изге бинада эчке эшләр һәм инженерлык коммуникацияләрен үткәрү калып бара.
Урта Кирмән авыл җирлегендә ике Бөек Ватан сугышы ветераны гомер кичерә. Район җитәкчелеге эш сәфәрләре кысаларында Әхмәтҗановлар гаиләсендә булдылар. Фәйзрахман абый кунакларга яу кырында күргәннәре хакында сөйләде.
Бу ел Фәйзрахман абый өчен икеләтә үзенчәлекле. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы һәм иптәше Галимә апа белән бергә яши башлауларына 65 ел тулган. Шушы уңайдан җитәкчелек Әхмәтҗановларга истәлек бүләге тапшырды.
2014нче елда Урта Кирмән җирлегендә 3 гаилә өй туен билгеләп үтте. Бу Арташтан Ильяс Насыйбуллиннар хуҗалыгы, Кирмәннән Ринат һәм Хаҗәр Хәйруллиннар белән Мөхәммәтҗановлар гаиләләре. Без хәзерге вакытта соңгыларында кунакта. Әлеге гаилә узган җәйдә зур афәт кичерде. Хуҗалыкларында янгын чыгып, элекке йортларыннан көл өеме генә калган иде. Район җитәкчелеге, күп санлы хәйриячеләр, авылдашлары ярдәме белән Мөхәммәтҗановлар яңа өйле булды. Хәлимә апа бу уңайдан ярдәм күрсәтүчеләрнең һәммәсенә дә чиксез рәхмәт сүзләре җиткерде.
Эшмәкәр Фаил Нәгыймов та рәхмәт белдерде бу көнне. Ул 2014 елда "Авылга йөз белән" дип исемләнгән район программасында һәм республиканың "Гаилә фермалары" программасында катнашкан. Беренчесе буенча 1 мең данә керамзит блок бирсәләр, республикадан 1 млн.350 мең сум ярдәм ала. 3 ай эчендә әлеге мәһабәт сарайны төзеп чыгалар. Ноябрь аенда аны терлекләр белән тутыра. Бүген фермерның 15 баш малы бар. Киләчәктә аларның санын 25 җиткерергә планлаштыра ул.
Моннан тыш, Фаил Нәгыймов агач эшкәртү белән дә шөгыльләнә. Заказлардан өзелгән юк, ди эшмәкәр. Остаханәсендә паддоннар да ясыйлар.
Алга таба делегация мәдәният йортына юл тота. Быел бу бина ниһаять төзекләндерү буенча программага керде. Моның өчен республика бюджетыннан 4млн.434 мең сум акча бирелгән. Әлеге суммага клубның түбәсе ябылачак, сәхнә идәнен алмаштыру һәм тамаша залының түшәмен яңарту көтелә. Калган акчаларга тәрәзәләрне алмаштырачаклар. Ремонтны "Мамадыштөзү" ЯАҖ коллективы башкара. Мәдәният учакларын төзекләндерү программасы республикада әле беренче елын гына эшли башлады. Уртакирмәнлеләр бу эшләрне инде шактыйдан көтә. Бинаның бер өлеше авария хәлендә иде. Шушы ук йортта җирле үзидарә, почта, ФАП, "Шакирҗанова" КФХ бухгалтериясе урнашкан.
Район җитәкчелеге гадәттәгечә төбәкнең социаль өлкәгә караучы оешмаларында да булды. Сабыйлар кунакларны сәламләү чыгышы белән каршы ала.
Бераздан сөйләшү эшлекле төс алды. Мәктәп коллективы белән узган уку елында ирешкән күрсәткечләрне анализладылар. Белем учреждениясен 11 укучы тәмамлаган, шуларның 8 бүгенге көндә югары уку йортларында белем ала. БДИ нәтиҗәләренә килгәндә, иң яхшы күрсәткеч җәмгыять белеме фәненнән. Уртача баллары район һәм республика күрсәткечләреннән дә югарырак. Әлеге фән укытучысы Ринат Хәйруллинга Илнар Хафизов рәхмәт белдерде. Ә менә математика, рус теле кебек фәннәрдән тагын да көчлерәк шөгыльләнү зарур,- диде җитәкче.
Бу уку елында Урта Кирмән мәктәбендә 53 бала белем ала. Араларында исәптә торучылар юк. Узган сезонда бизнес-план күрсәткечләре буенча коллектив район буенча 3нче урынны яулаган. 1 укучыга 6 мең сумлык продукция җитештергәннәр.
Мәктәпнең фән олимпиадаларыннан да күрсәткечләре яхшы. Бәйгенең район этабында 6 укучы җиңүче, берсе призер булган. Алар хәзерге көндә Мамадыш данын республикада якларга әзерләнә.
Эшлекле сөйләшү бераз соңрак чәй табыны артында фермерлар һәм бизнес тармагына керергә телүчеләр өчен дә оештырылды. Андыйлар рәтендә Илнур Фазуллин да бар. Ул ТР аграр яшәләр оешмасы үткәргән семинарларга йөреп, бизнес-планнар язарга өйрәнә һәм "Башлап килүче фермер" программасында катнашып карарга уйлый.
-Узган ел "Башлап килүче фермер" программасы буенча 800 мең сум акча бирделәр. Моңа МТЗ-82 тракторы, копалка, агулау җайланмасы, сука алдым. Үземнең 4,48 гектар җирем бар. Кредитка орлык бәрәңгесе алып, шуны утырттым. Биш төрле сорт иде, икесенең уңышы яхшы булды. Бер өлешен быелга орлыкка калдырдым, артыгын саттым. Планда арендага кабаттан 5 гектар җир рәсмиләштерү,- ди Илнур Фазуллин.
Түгәрәк өстәл артында җитәкчелек эшмәкәрләрне район һәм республика тарафыннан күрсәтелүче ярдәмнәр белән таныштырды, бераздан эш сәфәренә нәтиҗә ясадылар.
-Тулаем алганда, бер ел эчендә сизелерлек үзгәрешләр бар. Алар уңай якка. Шәхси йорт хуҗалыклары шактый үсеш кичергән. Гатин Рәкыйф, Нәгыймов Фаил, Сафин Газинурларны әнәшундыйлар исемлегенә кертер идем. Үзара салым программасы буенча да күп кенә эшләр башкарылды: юллар салу, зиратларны тәртипкә китерү. Чишмәләр төзекләндерелгән,- диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов.
Район җитәкчелегенең Урта Кирмән төбәгенә булган эш сәфәре гадәттәгечә мәдәният йортында җирлек Советының киңәйтелгән утырышында катнашу белән төгәлләнде. Авыл башлыгы Булат Хәсәнов 2014нче ел дәвамында башкарылган эшләр буенча хисап тотты һәм бу елга билгеләнгән төп бурычлар белән таныштырды. Азактан, матур традиция буенча хезмәт алдынгыларын хөрмәтләделәр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: