Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Мамадыш районы имамнары Камил Сәмигуллин белән танышты

Мөфти вазыйфаларын башкаручы, Казанның "Тынычлык" мәчете имам-хатыйбы Камил Сәмигуллин Мамадыш шәһәре мәдрәсәсендә районыбыз имамнары белән очрашты. Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте җитәкчесенә кандидат имамнарга үзенең эшчәнлек ниятләрен хәбәр итте. -Киләчәк эшчәнлектә төп өч ноктаны билгелим. Аның иң беренчесе-мөселманнар арасында бердәмлек җитми. Ләкин мин низаг өчен бер генә дә сәбәп таба алмыйм....


Мөфти вазыйфаларын башкаручы, Казанның "Тынычлык" мәчете имам-хатыйбы Камил Сәмигуллин Мамадыш шәһәре мәдрәсәсендә районыбыз имамнары белән очрашты. Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте җитәкчесенә кандидат имамнарга үзенең эшчәнлек ниятләрен хәбәр итте.
-Киләчәк эшчәнлектә төп өч ноктаны билгелим. Аның иң беренчесе-мөселманнар арасында бердәмлек җитми. Ләкин мин низаг өчен бер генә дә сәбәп таба алмыйм. Динебез уртак, без бердәм, тату булырга тиеш. Икенче пункт-социаль проектлар төзү. Ниятебез-алга таба гарипләр һәм ятимнәр өчен махсус йорт җиткерү. Өченче нокта-динне һәм мәгарифне үстерү теләге. Бүгенге көндә безнең халыкара галимнәргә ихтыяҗыбыз бик зур. Безнең татар галимнәренең китаплары дөньякүләм танылу алырга тиеш. Бу юнәлештә эшчәнлекне инде башлап җибәрдек,-диде Камил хәзрәт.
Чыгышында ул шулай ук Диния Нәзарәтендә яңа оешма булдыру нияте турында да искә алды. Хокук саклау органының асылы республика имамнарына төрле проблемалы хәлләрдән чыгуда, дөрес хокукый юл сайлауда ярдәм итүдән гыйбарәт булачак.
Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең уй-ниятләре белән таныштырганнан соң, имамнарның һәм авыл җирлекләре башлыкларының сорауларына да җавап бирде.
Очрашуда катнашкан муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов хөрмәтле кунакны районыбызда ислам диненең тоткан урыны турында сөйләде, бүгенге көндә Мамадыш совхозында яшәүче мөселманнар өчен яңа мәчет төзелеп килүен хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев