Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Мамадыш районы башлыгы эшмәкәрләр белән очрашты

Җитештерү тармагында хезмәт куючы кече һәм урта бизнес субъектларын җир салымыннан азат итәчәкләр. Әлеге мәсьәлә тиздән район Советы утырышында каралырга тиеш. Бу хакта Анатолий Иванов төбәгебез эшмәкәрләре белән булып узган очрашуда җиткерде. Муниципалитетның утырышлар залында сәнәгать мәйданчыклары хакында сөйләштеләр. Район башлыгы рәислек иткән чарада "Единство" Идарәче компаниясе" ҖЧҖ директоры Арман...

Җитештерү тармагында хезмәт куючы кече һәм урта бизнес субъектларын җир салымыннан азат итәчәкләр. Әлеге мәсьәлә тиздән район Советы утырышында каралырга тиеш. Бу хакта Анатолий Иванов төбәгебез эшмәкәрләре белән булып узган очрашуда җиткерде.

Муниципалитетның утырышлар залында сәнәгать мәйданчыклары хакында сөйләштеләр. Район башлыгы рәислек иткән чарада "Единство" Идарәче компаниясе" ҖЧҖ директоры Арман Тулеев та катнаша.
Анатолий Иванов искәртүенчә, хәзерге вакытта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан сәнәгать мәйданчыклары булдыруга зур игътибар бирелә. Алдагы елларда республика икътисадында кече һәм урта бизнесның өлешен 34 %ка җиткерү шарт. Әлегә бу сан Татарстанда уртача 25 %ны тәшкил итә. Мамадышта 28 %.


-Без эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләргә яңа мөмкинлекләр тудырабыз! Җитештерү тармагында хезмәт куючы кече һәм урта бизнес субъектларын җир салымыннан азат итәчәкбез. Әлеге мәсьәлә тиздән район Советы утырышында каралачак,- диде Анатолий Иванов.

Бүгенге көндә районда ике сәнәгать мәйданчыгы исәпләнә. "Мамадыш Сельхозхимия" территориясе 5 гектар мәйданны били һәм анда әлегә 7 резидент теркәлгән. "Мамадыш Сельхозтехника" мәйданчыгының зурлыгы 20 гектарга тигез. Анда әлегә 13 резидент бар.

Арман Тулеев хәбәр итүенчә, сәнәгать мәйданчыклары резидентлары өчен 3 төрле программа эшли. Аның беренчесе "Иллегә-илле" дип атала. 2013нче елның 1нче гыйнварыннан соң алынган яки киләчәктә алачак җиһазларның ярты бәясен дәүләт түли. Әмма әлеге сумма 3 млн. сумнан да артмаска тиеш.
Чираттагы программаның асылы эшмәкәрләрнең кредитларына субсидияләр кайтару белән бәйле. Өченче программа "Грант-лизинг". Бәясе 1 млн. сумнан артмаган җиһазның 50 % чыгымын шулай ук дәүләт күтәрә.


Очрашуда сәнәгать мәйданчыклары резидентлары булырга теләүчеләргә шушы атна эчендә район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегенә мөрәҗәгать итү мөһимлеген искәрттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев