Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Мамадыш районы авылларында халык җыеннары башланды

Авыл җирлекләрендә традицион халык җыеннары башланды. Аның кысаларында ел дәвамында төбәктә башкарылган эшләрне анализлыйлар, мөһим проблемалар күтәрелә һәм алдагы чорга бурыч-максатлар билгелиләр. Шундый чараларның беренчесе кичә Түбән Ушмада узды. Бүгенге көндә Түбән Ушма Мамадыш районында гына түгел, ә республика күләмендә иң төзек, иң зур җирлекләрнең берсе булып тора. Ике торак...

Авыл җирлекләрендә традицион халык җыеннары башланды. Аның кысаларында ел дәвамында төбәктә башкарылган эшләрне анализлыйлар, мөһим проблемалар күтәрелә һәм алдагы чорга бурыч-максатлар билгелиләр. Шундый чараларның беренчесе кичә Түбән Ушмада узды.
Бүгенге көндә Түбән Ушма Мамадыш районында гына түгел, ә республика күләмендә иң төзек, иң зур җирлекләрнең берсе булып тора. Ике торак пунктны берләштергән төбәктә 1100 дән артык кеше яши, 398 хуҗалык исәпләнә. Авыл еллап түгел, ә көнләп күркәмләнә бара. Соңгы вакытта гына да биредә барлык социаль учреждение объектлары төзекләндерелде, яңалары сафка басты. Әлеге үзгәрешләрнең чишмә башында Түбән Ушма авылы егете, эшмәкәр Рифат Мәхмүт улы Мотыйгуллин тора. Ул җитәкләгән "Азык-төлек программасы" агросәнәгать комплексы республиканың авыл хуҗалыгы тармагында лидерлардан. Җәмгыять базасында республика семинарлары үткәрелә.
Рифат Мотыйгуллин төзеткән "Дружба" спорт комплексы да авыл яки район гына түгел, ә Татарстан, Россия спортчыларының яраткан очрашу урынына әверелде. Еш кына илкүләм турнирлар оештырыла, спорт осталары, Олимпия чемпионнары тарафыннан мастер-класслар уза.
Әлеге төбәккә эш визиты кысаларында район башлыгы Анатолий Иванов, эшмәкәр Рифат Мотыйгуллин һәм җирлек башлыгы Наил Фатыйхов озатуында Бөек Ватан сугышы ветераннары белән дә очрашты. Ул аларны Яңа ел белән тәбрикләп, күчтәнәчләр калдырды һәм якынлашып килүче Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән котлады, рәхмәт сүзләре әйтте.
Кунаклар иң элек Түбән Ушма авылында гомер итүче Вәлишә Мөбарәкшин йортында булдылар. Ул иптәше белән 10 бала тәрбияләп үстергән, 45 ел күмәк хуҗалыкта бригадир вазыйфасын башкарган шәхес. Быел аңа 90 яшь тулачак. Хәзерге көндә улы һәм килене тәрбиясендә яши.
Кунаклар шулай ук Түбән Ушмада яшәүче Хашим абый йортында һәм Күчтем авылында яшәүче Хәсән абый Шәрәфетдиновта булдылар.
Район башлыгы алга таба фермерлык юнәлешендә эшләүчеләр белән очрашты. Илвир Әүһадиев бу тармакта әле яңа кеше. Ул җитәкчегә планнары хакында сөйләде.
Ә Яруллиннар 21 баш мөгезле эре терлек асрый. Грант отканнар. Техникадан 2 тракторлары бар.
Анатолий Иванов кичә мәктәп коллективы белән дә очрашты. Уку йорты ирешкән уңышлар, БДИ, бизнес-план күрсәткечләре белән таныштылар.
Шушы ук бинада чәй табыны артында авыл активы һәм фермерлар белән дә очрашу үтте.
Соңыннан мәдәният йортында Түбән Ушма авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышы узды. Урындагы җитәкчеләр ел дәвамында башкарылган эшләр буенча хисап тоттылар.
Бу төбәкнең инвесторы Рифат Мотыйгуллин чыгышы вакыт ягыннан кыска булса да, тирән мәгънәгә ия иде.
Азактан сүзне район башлыгы Анатолий Иванов алды. Ул бу җирлек, аның халкы белән горурлануын әйтте.
Авыл үсешенә аеруча зур өлеш кертүчеләрне хөрмәтләгәннән соң, тамашачылар өчен Мамадыш сәнгать осталары әзерләгән концерт программасы тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев