Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Мамадыш – Ләмбрә арасы, түгел ерак барасы

Былтыр салынган дуслык күпере аша быел да мамадышлылар ның Ләмбрә районында узган Сабантуена бардылар. Милли-фольклор бәйрәме буларак уздырыла торган әлеге чара әлеге биредә сигезенче мәртәбә үткәрелде. Николай Михайлов Җитмешкә якын мәдәният, район кулланучылар берлеге, медицина һәм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләреннән торган делегациябез җомга көнне иртәнге сәгать сигездә район мәдәният йорты яныннан...

Былтыр салынган дуслык күпере аша быел да мамадышлылар ның Ләмбрә районында узган Сабантуена бардылар. Милли-фольклор бәйрәме буларак уздырыла торган әлеге чара әлеге биредә сигезенче мәртәбә үткәрелде. Николай Михайлов Җитмешкә якын мәдәният, район кулланучылар берлеге, медицина һәм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләреннән торган делегациябез җомга көнне иртәнге сәгать сигездә район мәдәният йорты яныннан кузгалып китте. Мамадыштан Ульяновск өлкәсе чигенә чаклы, кем әйтмешли, күңел җырлап барды. Ә менә Буа районы территориясе тәмамланып, күрше регионга автобусыбызның, җиңел машиналарыбызның тәгәрмәчләре "аяк басуга", биредәге юлларның галәмәтлегенә шаккатып бардык. "Россиядә ике бәла, аның берсе - юллар," - дигән гыйбарәнең дөреслеккә туры килүенә тагын бер кат инанасың. 300 километрдан артык араны сыйфаты буенча Татарстанныкыннан күпкә калыша торган трассадан узарга туры килде. Мордва республикасы башкаласы Саранскка кичке эңгер-меңгер вакытта килеп төштек. Быел да делегациябезне автомеханик техникумның тулай торагына урнаштырдылар. Икенче көнне без район үзәгенә юл тоттык. Сигезенче мәртәбә үткәрелгән милли-фольклор "Сабантуй" бәйрәме район хакимияте каршындагы мәйданда һәм паркта оештырылды. Моңарчы ул шәһәр читендәге ипподромда узган. Хәзер анда - рус зираты. Сабантуйның биредә уздырылуы тикмәгә генә түгел икән. Районның милли татар мәдәнияте үзәге директоры Әлфия Максимова сүзләренә караганда, республикада яшәүче 50 меңгә якын милләттәшләрнең унөче меңе әлеге төбәктә гомер кичерә. Алар рус, мордва, украин һәм башка халыклар белән үзара татулыкта, аралышып яшиләр. Белоозерье авылннан килгән Мәрьям Мусалиева сүзләренә караганда, Мордвадагы татарларга милли мәдәниятне үстерүләре өчен күп тырышырга кирәк әле. 750 йорттан, сигез мәчеттән торган авылларында мәдәният учаклары юк икән. Балалар күбрәк дингә тартылылар. Сабантуен берничә ел уздырып караганнар, менә икенче ел инде Белоозерье аны күрүдән мәхрүм ителгән. "Бер елны Түбән Камадагы бәйрәмдә катнашырга туры килде. Татарстанда яшәүче милләттәшләребзенең гореф-гадәтләребезне саклап калуларына горурланып кайттым. Ышанасызмы, бер ай диярлек анда алган хисләремнән айный алмадым. Узган ел сезнең район оештырган концерт, спорт чаралары да күңелемә тирән уелып калды. Быел иртән үк килеп җиттем. Спортчыларыгыз килмәгән икән. Шулай булса да, конңертны ахыргача караячакмын," - диде. Сүзендә торды тәки. Бәйрәм тәмамлангач та, ул мине табып, районыбыз турындагы ике видеокассета алуы белән мактанып алды. Милли-фольлор бәйрәме берничә юбилей датасына да бәйләп оештырылган иде. Шәһәргә нигез салынуга быел - 370 ел булса, август аенда республика мордва халкының Русь дәүләте халыклары белән кушылуына 1000 ел тулуны билгеләп үтәргә җыена. Музыкаль композициянең нигезенә дә җөмһүрияттә яшәүче төрле милләт вәкилләрнең гасырлар буе дус һәм тату яшәвен чагылдырган тема салынган иде. Мәйдан тирәсенә урнаштырылган күпсанлы күргәзмәләрдә дә моны ачык күрергә булды. Иң сөендергәне - алар арасында татар милләте рухын чагылдырган эшләнмәләрнең күп булуы. Кунаклар алар янында шактый вакыт басып тордылар. Композициядән соң Мордва Республикасы башлыгы Владимир Волков, республика Дәүләт җыены рәисе Владимир Чеберкин, Аның урынбасары, "Якташлар" җәмгыяте рәисе Рафаэль Аширов, Ләмбрә районы хакимияте башлыгы Алексей Симонов халыкны бәйрәм белән котладылар, халык хуҗалыгының төрле тармакларында хезмәт куйган алдынгыларга бүләкләр тапшырдылар. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Василий Логинов - Татарстан Президенты Рөстәм Миннехановның, Мамадыш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов Мамадыш муниципаль район башлыгы Анатолий Ивановны Тәбрикләү хатлары белән таныштырдылар, бүләк бирделәр. Ләмбрәлеләр дә делегациябез җитәкчеләрен буш итмәделәр. Аннары хуҗалар Мамадыш икмәгеннән һәм чәч-чәгеннән авыз иттеләр. Бәйрәмгә парашютчыларның күрсәмә сикерүләре, җирле сәнгать коллективларының чыгышлары, төрле спорт бәйгеләре, уеннар ямь өстәде. Ә ике урында халык өчен концерт программасы әзерләнгән иде. Төп сәхнә исә мамадышлыларга бирелде. Өч сәгать дәвам иткән җырлы-биюле тамашаны караганнан соң да әле, аны дәвам итәргә сораучылар булды. Ни әйтсәң дә, чит төбәкләрдә яшәүче татарларга милли моңны ишетү бәхете бик тәтеми шул. Район кулланучылар җәмгыятенең сәүдә нокталарын да үз иттеләр бәйрәм кунаклары. Делегациябез җитәкчеләренең хуҗаларны быелгы Питрау бәйрәменә чакырулары да алар тарафыннан хуплап каршы алынды. Ике арада салынган дуслык сукмагы беркайчан да өзелмәсен, дигән теләк белән озатып калдылар ләмбрәлеләр мамадышлыларны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев