Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Мамадыш көрәшчеләренә тиңнәр юк

"Татарстан яшьләре" газетасы призларына милли көрәш буенча республика беренчелегендә Мамадыш көрәшчеләре беренче урынны яулады. 4-6нчы октябрьләрдә Алабуга шәһәрендә узган ярышларда 1994-1995 елларда туган 400гә якын көрәшче бил алышты. Мамадыш командасының әлегедәй бәйгеләрдә моңа кадәр өченче, дүртенче, бишенче урыннарны алганнары бар иде. Ә быелгы нәтиҗә - иң югарысы. Егетләребез 315,5 очко...

"Татарстан яшьләре" газетасы призларына милли көрәш буенча республика беренчелегендә Мамадыш көрәшчеләре беренче урынны яулады. 4-6нчы октябрьләрдә Алабуга шәһәрендә узган ярышларда 1994-1995 елларда туган 400гә якын көрәшче бил алышты. Мамадыш командасының әлегедәй бәйгеләрдә моңа кадәр өченче, дүртенче, бишенче урыннарны алганнары бар иде. Ә быелгы нәтиҗә - иң югарысы. Егетләребез 315,5 очко җыеп, пъедесталның иң биек баскычына күтәрелделәр. Икенче урынга чыккан Яр Чаллы командасы безнекеләрдән 17,5 очкога калышты. Милли көрәшчеләребезне Мамадыш чатында район җитәкчелеге каршы алды. Аннан кич, "Олимп" боз сараенда узучы концерт барышында аларны муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов тәбрикләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев