Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

“Мамадыш” картага сибелгән

Әй, Мамадыш, Мамадыш, чит җирдә йөртмә ялгыш... дип җырларда җырлыйбыз. Бу җырны башкарган һәм тыңлаган һәркем, мөгаен, үзебезнең чал тарихлы Нократ буйларын, данлы Пузанка тауларын, гомумән, сөекле туган җиренең гүзәл почмакларын күз алдыннан кичерә торгандыр. Туган ягыбыз Мамадыш төбәге әнә шулай дәртле һәм моңлы җырларда искә алына, күренекле шәхесләре белән...

Әй, Мамадыш, Мамадыш, чит җирдә йөртмә ялгыш... дип җырларда җырлыйбыз. Бу җырны башкарган һәм тыңлаган һәркем, мөгаен, үзебезнең чал тарихлы Нократ буйларын, данлы Пузанка тауларын, гомумән, сөекле туган җиренең гүзәл почмакларын күз алдыннан кичерә торгандыр.

Туган ягыбыз Мамадыш төбәге әнә шулай дәртле һәм моңлы җырларда искә алына, күренекле шәхесләре белән дан тота, Мәмдәш карт тарихы турында һәрбер сабый балага өйрәтелә. Болар барысы да безнең һәркайсыбыз өчен үтә дә кадерле, бердәнбер. Ә менә "Мамадыш" исеме турында бер генә дип әйтеп булмый. Күңелгә шулкадәр дә якын булган сүзне читтә йөргәндә, башка төбәкләрдә дә күрергә мөмкин икән.

"Мамадыш" атамалы торак пунктларны очрату өчен артык ерак йөрисе дә юк. Аның берсе-Татарстанның Яшел Үзән районындагы Мамадыш-Әкил авылы. Безгә билгеле булган мәгълүматларга караганда, Мамадыш-Әкил халкы элек-электән тырышлыгы, уңган-булганлыгы белән дан тоткан. Узган гасырның 70нче елларында бу як кешеләре Пенза өлкәсеннән суган үстерү серләренә өйрәнеп кайткан булган. Әлеге шөгыльне шәхси йортларда яшәүчеләр дә үзләштергән. Тәскирә исемле ханымның, гаилә подряды оештырып, хөкүмәткә 62 тонна (ә хуҗалык аны нибары 1500 тонна җитештергән) суган үстереп тапшыруы авыл тарихына кереп калган.

Пенза өлкәсенең Камешкир районында да бар Мамадыш. Яңа Мамадышка XVIII гасыр башында Мордовиянең Куляс авылыннан (бүгенге Әтәш поселогы) һәм Мордовия Республикасының Мамадыш авылыннан күченеп килүчеләр тарафыннан нигез салынган дип уйлыйлар. Соңгы мәгълүматлар буенча, 2004 елда биредә 226 хуҗалык булган, 507 кеше яшәгән.

Шушы ук өлкәдәге Мамадыш (Манадыш) авылының исеме Саранск өязендәге Иске Мамадыштан беренче булып күченеп килгән Бочарка Казаев, Перяйка Родивонов һәм Теряйка Лакаевның элекке яшәгән урыннары белән бәйле дип фаразлана. Әлеге авыл яныннан Мамадыш исемле елга да ага. 2004 елда бу авылда 197 хуҗалык, 420 кеше яшәгәне мәгълүм.

РS. Болар-"Мамадыш" атамасы белән йөртелүче торак пунктларның безгә мәгълүм булганнары. Әгәр сез, хөрмәтле газета укучыларыбыз, шушы исемдәге башка шәһәр авыллар барлыгын беләсез икән, языгыз. Чит төбәкләрдәге "Мамадыш"лар турында белү һәркемгә кызык булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев