Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Мамадыш хастаханәсенең реанимация бүлегендә һәркөнне яшәү өчен көрәш бара

Үзләрен дәвалаган реанимация табибларын күп кенә кешеләр белми дә, танымый да. Чөнки алар хәлләре яхшыра башлауга бүтән бүлеккә күчереләләр, ә бу урын икенче бер "каты авыру"га тапшырыла. Район үзәк хастаханәсенең реанимация бүлегендә мондый "әйләнеш" беркайчан да туктап тормый. Әлеге язманы икенче төрле "Дәвалау учреждениясеннән репортаж" дип тә атарга булыр иде....

Үзләрен дәвалаган реанимация табибларын күп кенә кешеләр белми дә, танымый да. Чөнки алар хәлләре яхшыра башлауга бүтән бүлеккә күчереләләр, ә бу урын икенче бер "каты авыру"га тапшырыла. Район үзәк хастаханәсенең реанимация бүлегендә мондый "әйләнеш" беркайчан да туктап тормый.


Әлеге язманы икенче төрле "Дәвалау учреждениясеннән репортаж" дип тә атарга булыр иде. Танышу максатыннан, рөхсәт сорап, реанимация бүлегенә керәбез. Тизләтелгән видео күргәнегез бардыр бит? Монда аяк баскач, иң башта үзебезне шундый фильм карагандай хис иттек. Ак халатлы медицина хезмәткәрләре кызу-кызу адымнар белән әле бер авыру, әле икенчесе янына киләләр, дарулар бирәләр, уколлар кадыйлар, тикшерәләр, чыгып китеп бер мизгел дә үтми, тагын керәләр...


Безне бүлек мөдире Елена Новоселова каршы алды. Үзләренеке кебек үк халатлар кидергәннән соң, эшчәнлекләре хакында сөйләде, бүлмәләр буенча экскурсия үткәрде ул. Палаталарда диагностика җиһазлары, УЗИ, ренгент аппаратлары урнаштырылган. Реанимация үзе 4 кешегә исәпләнгән икән. Әмма еш кына 6, 7 һәм аннан да күбрәк авырулар китерәләр. "Урыныбыз юк, дип кире борып булмый бит. Без һәркемне кабул итәргә, аны дәваларга бурычлы. Монда иң авыр хәлдәгеләрне алып киләләр. Кеше үлем белән яшәү арасында була",- диде Елена Новоселова. Әле күптән түгел генә бер очрак искәртелгән. 35 яшьләрдәге ир-ат дәваханәгә: "Үземне начар хис итәм",- дип мөрәҗәгать иткән була. Шул чагында аның йөрәге тибүдән туктый. Табибларның тиз арада дөрес диагноз куюлары, массаж, реанимациянең тулы комплексын үткәрү бәрабәренә 40 минут буе туктап торган йөрәк эшли башлый. "Инфаркт миокарда" диагнозы куелган ир-ат ике көн "кома"да ята. Медицина хезмәткәрләренең тырышлыгы белән әлеге якташыбыз исән-сау. Бүгенге көндә тернәкләндерү курсы уза.


-Безнең эштә иң мөһиме тизлек!- дип шәфкать туташы Лилия Ганиева да сүзгә кушылды,- Барысын да секундлар хәл итә. Нәрсә булганын аңларга кирәк. Югалып калырга ярамый,- диде ул.



Район үзәк хастаханәсенең реанимация бүлегендә ике табиб, 11 шәфкать туташы, дүрт кече шәфкать туташлары эшли. "Барысы да тәҗрибәле. Ике хезмәткәребез генә яңа белгечләр. Башкаларыбыз бүлек ачылган көннән бирле шушында",- ди Елена Новоселова. Мәсәлән, өлкән шәфкать туташы Нурия Рәхимуллинаның гомуми эш стажы 30 елга тулган.
-Мин кечкенә вакытта безнең күршедә медпункт бар иде. Шунда эшләүче Тәгъзимә апаның уколлар кадаганын, кешене кабул иткәнен карап утырып кызыга, кызыксына идем. Әлеге һөнәрне сайлавыма бер дә үкенмим. Башка өлкәдә эшли дә алмам кебек,- ди Нурия Рәхимуллина.

Штат буенча бүлектә 6 табиб-реаниматолог хезмәт куярга тиеш булса да, яшьләр бу белгечлекне сайларга бик атлыгып тормыйлар икән. "Реанимация иң авыр, иң җаваплы участок бит ул! Әлеге тармакта эшләүче табиб барлык өлкәне колачларга тиеш. Монда дәваланучылар мөстәкыйль рәвештә бернәрсә дә эшли алмыйлар диярлек. Аларга гел игътибар кирәк. Кайчагында үз адресыбызга начар сүзләр дә ишетергә туры килә. Бу очракта шуны әйтәм- без берәүгә дә начарлык теләмибез. Һәр авыру бердәй якын",- ди Елена Новоселова. Соңгы еллар белән чагыштырганда, реанимация бүлегендә авыруларның үлү очраклары ике тапкырга кимегән.


Табиблар җитмәгәч, көне-төне эшләргә туры килә аларга. "Рәттән 2,5 смена хезмәт куйган чаклар да булды. Төн уртасында да чакырып алалар. Гаилә белән иркенләп кайчан ял иткәнемне дә хәтерләмим. Балаларымның ничек үскәнен дә күрмәдем",- ди бүлек мөдире. Башкалар да аның сүзен куәтләп куйды.


Реанимация бүлегендә бер яшьлек баладан алып, өлкән яшьтәгеләргә кадәр дәвалыйлар. Дөресрәге, аларның гомере өчен көрәшәләр. Кыска гына вакыт эчендә реанимация аша күпме кеше үтә. "Без монда табиблар гына түгел, ә тәрбиячеләр дә, җыештыручылар да, сабыйлар өчен әти-әни дә, психолог та, дус та",- ди хезмәткәрләр. Эш көннәренең бер өлешен күзәтеп, әлеге сүзләрнең хаклыгына инанып кайттык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев