Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Мамадыш хастаханәсенә урам һавасы кермәячәк

Безнең һәркайсыбыз өчен иң кадерле әйбер - гомеребез һәм сәламәтлегебез. Хастаханә юлын таптаучы кайберәүләр табиблардан зарланырга яратсалар да, Мамадышыбызда һәм районыбызда халыкның сәламәтлеген ныгыту, дәвалауның сыйфатын күтәрү өчен соңгы елларда барыбер күп эшләнә. 2008нче елда район буенча уртача гомер озынлыгы 68 яшь булып, аның быел 73,8 яшькә җитүе күп нәрсә...

Безнең һәркайсыбыз өчен иң кадерле әйбер - гомеребез һәм сәламәтлегебез. Хастаханә юлын таптаучы кайберәүләр табиблардан зарланырга яратсалар да, Мамадышыбызда һәм районыбызда халыкның сәламәтлеген ныгыту, дәвалауның сыйфатын күтәрү өчен соңгы елларда барыбер күп эшләнә. 2008нче елда район буенча уртача гомер озынлыгы 68 яшь булып, аның быел 73,8 яшькә җитүе күп нәрсә сөйләми мени?! Бүген дә район үзәк хастаханәсендә реконструкция эшләре дәвам итә. Алар турында тулырак сөйләвен үтенеп, хастаханәнең баш табибы Дамир Хаҗиевка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттем.
-Дамир Фаязович, Бөтендөнья икътисади кризисы елларында да Мамадышта гинекология һәм балалар тудыру бүлекчәләре төзеп, файдалануга тапшырылган иде. Бүген бара торган эшләргә дә киңрәк тукталып үтсәгез иде.
-Районыбызның үзәк хастаханәсе 1981нче елны файдалануга тапшырылган иде. Ул алтмышынчы-җитмешенче еллар проектлары белән җиткерелде. Тормыш алга барган саен сәламәтлек саклау өлкәсенә дә таләпләр, нормативлар үзгәреп тора. Шуңа күрә, 2006нчы елны район үзәк хастаханәсен реконструкцияләү буенча проект эшләнгән иде. Кризис башланып, аны тормышка ашыру тоткарланды. Шулай да 2010нчы елны гинекология һәм тудыру бүлекчәләре өчен яңа корпус җиткерә алдык. Ә элекке бала тудыру бүлеге, районыбыз башлыгы Анатолий Ивановның турыдан-туры катнашуы белән, Дәүләт торак фонды аша реконструкцияләп, табибларыбызга фатирлар ясалды. Операция блогын эшли башлагач, проектка үзгәрешләр кертергә, яңа нормативларга туры китерергә туры килде. Икенче катында стерилизация үзәге урнашачак, ә өченче катында операция һәм реанимация бүлекчәләре була. Районыбыз башлыгы ярдәме белән аңа 35 миллион сум акча бүленгән иде инде. Быел да республикабыз Президенты унсигез миллион сумнан артык акча бирде. "Төзүсервис" эшчеләре төзелеш эшләрен төгәлләгәч, икесен дә заманча җиһазлар белән тәэмин итәргә илле бер миллион сум акча каралган. Анда ике операция бүлмәсе була. Аларга авырулар юындырып кертеләчәк. Авыру бер, табиб - икенче ишектән керәчәк. Ишекләр ике якка ачыла торган була. Бүлекчәгә һава камералар һәм фильтрлар аша чистартылып биреләчәк. Операциядән соң авырулар янәшәсендәге реанимация бүлегенә күчереләчәк. Шушы араларда Чиләбе өлкәсеннән монтаж эшләренә киләчәкләр. Ноябрьләргә эшләрен бетерерләр, дип өметләнәм.
-Төп корпуста нинди ремонт эшләре башкарыла?
-Анда да реконструкцияне башлап җибәрдек. "Стройсети" җәмгыяте түбәне, тәрәзәләрне алыштыра, стенаны тыштан керамогранит белән төрәчәк. Бина өч катлы, керамогранит авырайтып фундаментын ярмасын өчен, Чирмешәндә ремонт вакытында нәкъ шундый хәл килеп чыкты, түбә үзгәртеп ясала. Җәмгыятьнең эшчеләре түбәне озакка сузмаска вәгъдә итәләр. Хирургия бүлегендә дәвалауны туктатып торып булмый бит. Кан анализы алу бүлмәләрен икенче катка - лаборатория каршына күчерәбез. Урын әзерләнә.
-Авыллардагы табиблык амбулаторияләрендә, фельдшерлык-акушерлык пунктларында нинди үзгәрешләр бара?
-Шәдчедә, Соколкада, "Мамадыш" совхозы бистәсендә яңа табиблык амбулаторияләре җиткерелүе, өч елда уннан артык модульле фельдшерлык-акушерлык пункты урнаштырылуы турында халык белә инде. Быел Никифоровога да яңа ФАП җиткереләчәк. Равия Зиярованың матди ярдәме белән Усали табиблык амбулаториясендә ремонтны дәвам итәбез. Тәкәнештә дә эшләрне дәвам итәргә ике миллион сум акча бүленә.
-Хастаханәдә бик зур эшләр башкарыла. Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Табибларыбызга да сәламәтлегебез сагында уңышлар телибез.
Әңгәмәдәш Минневәрис Мингалиев
Зәйнулла Һадиуллин, сугыш һәм хезмәт ветераны:
-1971нче елны, ТАССР Югары Советына депутат итеп күрсәтелгәч, сайлучылар белән очрашу җыелышында: "Нинди наказ аласың?"-дип сорадылар. "Больница төзим,"-дидем.
Район үзәк хастаханәсенең иске агач биналарга урнашканын беләм бит. Вәгъдә бирүен бирдем, әмма аны төзелеш планына кертү бик проблемалы булды, барысы артыннан да үземә йөрергә туры килде. Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы юлларын таптый торгач, заказчысы үзем җитәкләгән "Таң" колхозы итеп, төзелешне планга кертә алдым. Акчасын да үзем юлладым. Сиксәненче еллар башында яңа хастаханә авыруларны кабул итә башлады. Үземне "СССРның сәламәтлек саклау отличнигы" күкрәк билгесе белән бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев