Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

“Мама, дыши, дыши!”

Шәһәребезнең исеме килеп чыгуны Мәмәйдеш карт белән бәйлиләр. Баксаң, аның башка вариантлары да бар икән. Шуларның берсе-Нократ суына баткан анасын коткарган баланың әнисенә: "Мама, дыши, дыши!"-дип өзгәләнүе. НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ Моны җомга көнне район мәдәният йортында Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына караган башлангыч һәм урта һөнәри белем учреждениеләре...

Шәһәребезнең исеме килеп чыгуны Мәмәйдеш карт белән бәйлиләр. Баксаң, аның башка вариантлары да бар икән. Шуларның берсе-Нократ суына баткан анасын коткарган баланың әнисенә: "Мама, дыши, дыши!"-дип өзгәләнүе.

НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ

Моны җомга көнне район мәдәният йортында Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына караган башлангыч һәм урта һөнәри белем учреждениеләре командалары арасында тапкырлар һәм шаяннар мәҗлесе клубының финал уеннарында белдек. Иң тапкырлар һәм җорлар исемен алу өчен зона бәйгеләрендә җиңү яулаган 13 коллектив көч сынашты. Аларның чыгышларын ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габделәхәтов җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәяләде. Аның составында районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, балигъ булмаганнар эше буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина, министрлыкның әйдәүче белгече Алсинә Сәлахова, "Һөнәри белем бирү" ТШМ лигасы директоры Илнур Гомәров бар иде. Чараны ачу тантанасында Анатолий Иванов һәм Азат Габделәхәтов бәйгеләрдә катнашучыларга зур уңышлар теләделәр, һөнәри белем алучыларның киләчәктә үз юлларын табачакларына ышанычларын белдерделәр. Ә финал уеннарын алып баруны заманында ТШМның югары лигасында уңышлы чыгыш ясаган "Дүрт татар" командасы әгъзасы Дмитрий Черныхка юкка гына ышанып тапшырмаулары чарага старт бирелүнең беренче мизгелләреннән үк күренде. "Бүгенге уеннар 14нче февральдә билгеләп үтеләчәк Гашыйклар - изге Валентина көне алдыннан уздырылганлыктан, аны үзгәрәк, бәйрәмчәрәк оештырырга булдык. Командаларга, аларның әгъзаларына җылы сүзләрегез язылган кәгазьләрегезне сәхнә алдына куелган савытка салыгыз",-диде ул. Командалардагы кызлар-егетләрнең сәләтләре һөнәри карьерларын төзегәндә дә комачау итмәячәк. Коллективлар чыгышларында мамадышлыларның-кунакчыллыгын, сабалыларның-юмартлыгын, буалыларның-тыйнаклыгын, түбәнкамалыларның-азартлыгын, башкалабыз һөнәри белем бирү учреждениеләре укучыларының -гадилеген, сарманлыларның футбол уеныннан эчләр катыргыч репортаж ясауга осталыкларын һәм башка кызыклы мизгелләрне күрергә насыйп булды. Жюри тарафыннан катгый таләпләр куелган иде: һәр чыгыш 5 минут чиген узарга тиеш түгел. Шулай булуга карамастан, ТМШчылар шушы вакыт аралыгында гына да төрле миниатюра-лары белән җанатарларны да, жюрида утырган җитди йөзле абый-апаларын да бертуктаусыз елмаерга, рәхәтләнеп көләргә мәҗбүр иттеләр. Мамадышның 87нче һөнәри көллияте командасына җирәбә буенча беренче булып чыгыш ясарга туры килде. Моның авырлыгын бәйге-конкурсларда катнашканнар яхшы белә. Безнең "Өч механик" командасы авыр сынауны уңышлы узды. Сәхнә артында үз чиратларын көтеп торган башка коллективлар өчен исә русча әйтсәк "Не до шуток было". Казанның радио-механика көллиятенең "Барысы да үзебезнекеләр" командасыннан ике егет күзләрен йомып, кулларын кушырып, башларын аска игәннәр дә, авыз эченнән нидер сөйләнәләр. Бөгелмәнең "Көньяк штат" әгъзаларының сабырлыкларына гаҗәпләндем. Түбән Каманың технологик көллиятнең "Яшьләр урамы"ннан берәү сикерә-сикерә хәрәкәтләр ясый. Чистайның "Тип-топ"ы манма тиргә батып, сәхнәгә чыгар алдыннан "генераль репетиция" уздыра. Яр Чаллының "Матур малай" командасыннан ике егет үзләренең чыннан да матурмы икәнлекләрен белергә теләп, көзге каршында бөтереләләр, костюмнарын рәткә китерәләр... Җанатарлар да савытка дистәләрчә язу кәгазьләрен салып, үзләренең хисләрен белдерделәр. Дмитрий Черных аларны оста итеп, юмор белән залдагыларга ирештерде. Сәхнәдә чыгыш ясаган коллективларның берсе дә залдагыларның үзләренә булган соклану, ярату, мәхәббәт хисләреннән мәхрүм калмады. Аларның күпчелегенең киләчәктә югары белем алачакларына шик юк. Югары уку йортларының ТМШ командалары өчен менә дигән кандидатлар бүгенге "птушник"лар.

Финал нәтиҗәләренә килгәндә, Саба аграр көллияте командасының чыгышынюгары бәяләнде. Сарманның аграр көллияте-икенче, Мамадышның 87нче һөнәри көллияте белән Чаллының политехник көллияте командалары өченче урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев