Нократ

Максим максимумга иреште

Узган дүшәмбедә шәһәр стадион-ипподромы халкыбызның бик борынгыдан килгән, иң яраткан, төрки халыклар кеше һәм табигатьнең уртак туе дип бәяләгән Сабан туен унбишенче мәртәбә кабул итте. Бу бәйрәмнең традицияләре инде шактый калыпланган булса да, аны оештыручылар ел саен халык күңеленә хуш килерлек яңалыклар кертергә тырышалар. Быел да күп кенә яңалыкларны күрергә...

Узган дүшәмбедә шәһәр стадион-ипподромы халкыбызның бик борынгыдан килгән, иң яраткан, төрки халыклар кеше һәм табигатьнең уртак туе дип бәяләгән Сабан туен унбишенче мәртәбә кабул итте. Бу бәйрәмнең традицияләре инде шактый калыпланган булса да, аны оештыручылар ел саен халык күңеленә хуш килерлек яңалыклар кертергә тырышалар. Быел да күп кенә яңалыкларны күрергә насыйп булды. Сигез ретро автомобиль яныннан мәйданга килүчеләр арасында кем генә тыныч күңел белән үтеп китә алды икән. Әнә иң "картына" - "Вишера"га 48 яшь инде. Әлеге машиналарга утырып, фоторәсемгә төшәргә теләүчеләр дә шактый булды. Алардан ерак түгел, төп юл буенда биш икътисадый зонага кергән авыл җирлекләренең "Дуслык ишегаллары" булдырылган. Аларда төбәгебездә яшәүче төрле милләт аш-суларыннан авыз итәргә, җыр ишетергә, биюләрен карарга мөмкин иде. Ни әйтсәң дә, Сабан туе иң халыкчан бәйрәмнәрнең берсе, милләтләр арасындагы татулыкны, социаль тотрыклылыкны ныгытуга да хезмәт итә бит. Мәйдан аллы-гөлле шарлар, күп төрле милли атрибутлар белән зәвыклы бизәлгән. Аның тирәсендә сәүдә рәтләре, уен мәйданчыклары, кул эшләнмәләреннән торган күргәзмәләр тезелеп киткән. Төрле матур чәчәкле болынны хәтерләткән мәйдан гөрли, бии, хәрәкәтләнә, диңгез кебек дулкынлана, тирбәлә, җыр-музыка агымына күмелә. Йөгерү юлында кечкенә балалар велосипедларда узышалар. Һәркем зур үҗәтлек белән финиш сызыгына беренче килергә тырыша. Аларны җиңел атлетика белән шөгыльләнүче йөгерешче абый-апалары алыштыра. Гаиләләре белән бәйгедә катнашучылар да бар иде. Әнә Владимирдан Николай Бачков дистанциягә улы һәм кызы белән чыккан. Үзе зурлар арасында финиш сызыгына дүртенче генә килсә дә, балалары бүләккә лаек булдылар. Кызганычка каршы, быел ат чабышында катнашкан бахбайлар унөч кенә иде. Ә бит бабаларыбыз язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң, аларга ял биргәннәр, чабышка әзерләгәннәр. Җиңүче атка да, аның хуҗасына да хөрмәт белән караганнар. Ярымтокым юртаклар арасында "Продкорпорация" җәмгыятеннән өч яшьлек "Ленда" кушаматлы ат (җайдагы - Альфред Төхфәтуллин), ә эшче атлар арасында "Нократ" агрофирмасының" Ямашев исемендәге бүлекчәсеннән биш яшьлек "Очкын" ( җайдагы - Олег Шалапаев) финиш сызыгында иң яхшы вакыт күрсәттеләр. Менә мәйдан уртасында "Сабантуй бизәкләре" дип исемләнгән сәнгать композициясе башланып китә. Бу күренештә татар милләтенең искиткеч бай рухи дөньясы асылын югалтмыйча буыннардан буынга күчкән гореф-гадәтләр чагылды. Тамашаның гаҗәеп бай милли бизәкләрен башкаручыларның осталыгын тасвирлап бетерергә сүзләр генә җитми, аны үз күзләрең белән күреп, тәэсирләрне күңелең аша кичерү шарт. Театральләштерелгән тамаша мәхәббәт һәм Сабантуйның мәңгелек икәнен халыкка тагын бер кат исбат итте. Тәбрикләү сүзе белән муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков, мөхтәсиб Илһам хәзрәт чыктылар. алар халкыбызның олуг бәйрәмен күңелле итеп уздыруларын, бүгенге матур эшләре киләчәккә дә яшәү дәрте һәм өметләр бирүен, тыныч тормышта, муллыкта яшәүләрен теләделәр. Геннадий Глушков Татарстан Республикасы Президентының Котлау хатын укыды һәм узган елгы иң төзек торак пунктлары конкурсы нәтиҗәләре буенча беренче урынны яулаган Мамадышыбызга беренче дәрәҗә диплом тапшырды. Аннары бәйрәмнең иң күркәм өлеше - авыл хуҗалыгы тармагында матур күрсәткечләргә ирешкән алдынгылар тәбрикләнде. Бәйрәмнең төп геройлары-"Кыр батырлары" район җитәкчелегенең аерым игътибарына лаек булдылар.Тәүге мәртәбә икътисадый зоналарда узган елгы язгы кыр эшләре белән быелгысы арасындагы вакыт эчендә тырышлык күрсәткән механизаторлар да аерым билгеләп үтелде. Үз зоналарында җиңү яулаган Николай Игнатьев (Красная Горка), Ралиф Салихов (Шәдче), Илфар Шиһабиев (Тәкәнеш), Константин Бабатьев (Кирмән) һәм Рузил Хөсәенов (Усали) район башлыгының 50шәр мең сум премияләренә лаек булдылар. Мондый бүләкләр тырышып эшләү өчен яхшы стимул, ә алдынгыларның күрсәткечләре-хезмәттәшләренә үрнәк. Әлеге күркәм традиция киләчәктә дә дәвам итәчәк. Узган Сабантуйны Кыр батырларының яңа ярышларына старт дип санарга ярый. Анда катнашучыларның зачетына ел буе башкарган барлык төр кыр эшләре дә кертелә. Башка тармакларда уңышларга ирешкәннәр дә игътибар үзәгендә булдылар. Бүләкләрне тапшыруда мәртәбәле кунагыбыз - Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Радик Ильясов та катнашты. Рәсми өлештән соң уеннарга, спорт бәйгеләренә старт бирелде. Кая карама берсеннән-берсе кызык уеннар: су тулы чиләкләрне көянтәләргә асып, кашыкка йомырка салып, капчык киеп йөгерү; чүлмәк вату; капчыклар белән дөмбәсләшү; аркан тартышу; баганага менү; 50 килограммлы онлы капчыкны җилкәгә салып йөгерү; утын кисү һәм яру; кул көрәше һ.б. Олысы-кечесе бер-берсен уздырырга теләп үзләренең көчләрен, җитезлекләрен сынап карыйлар. Җөридән 50 яшьлек Тамара Тимофеева ул көнне бәйрәмнән берничә пакет тулы бүләкләр һәм бер капчык он белән кайтып китте. Әле генә сулы чиләкләр белән ярышта катнашкан иде, инде икенче җирдә аякларына капчык киеп маташа. Онлы капчык күтәреп ярышучы гүзәл затларның җитезлекләрен карарга килсәм, дистанциядә ул чаба. Багана башына менүчеләр арасында Түбән Ушмадан Айрат Фатыйхов тиен җитезлеге күрсәтте. Утын кисү, яру һәм әрдәнәгә өюдә 1 минут 52 секунд вакыт күрсәтеп Насыйбуллиннар гаиләсе җиңүче булды. Гер күтәрүчеләр, кул көрәшендә беләкләренең егәрлекләрен сынаучылар, канат тартышучылар һәм башка төрләрдә катнашучылар арасында матур күрсәткечләргә ирешкәннәр кыйммәтле бүләкләргә лаек булдылар. Сабантуйның йөзек кашы - милли көрәш. Зур сенсация туды быелгы бәйрәмдә. Аның "гаеплесе" - Максим Степанов. Соңгы елларда без абсолют батыр исемен авырлыклары центнердан артык булган көрәшчеләр алуга күнегеп беткән идек инде. Дүшәмбе көнне дә бәйрәмгә җыелганнарның зур күпчелеге быел әлеге исемгә Николай Филиппов лаек булыр дип уйлагандыр. Ул әлеге исемне яулау өчен үз авырлыкларында җиңгәннәр арасындагы бәйгедә Евгений Филатовка оттырды. Ә Максим, үз чиратында, 65 килограммга кадәрге авырлыкта беренче булган Айрат Хәйриевны җиңде. Шулай итеп, мәйдан уртасында тәбәнәк буйлы Максим Степанов һәм аннан бер башка озынрак Евгений Филатов калдылар. Беренчесе матур алымнар белән үзенә өч очко эшләде. Көндәше исә аны куарга күпме генә тырышса да, мөмкинлек кулдан ычкынган иде инде. Шулай итеп, Максим әлеге җиңүе белән Сабантуйга үзгә бер матурлык өстәде. Укучы яшьләргә килгәндә, Ришат Исхаков (38 кг.га кадәрге авырлык), Илһам Гайфетдинов (45 кг), Булат Юнысов (55 кг), Айрат Миннекәев (65 кг), Илдар Хәсәнов (75 кг) һәм Диназ Нигъмәтҗанов (75 кг.нан авыррак) җиңүчеләр булдылар. Соңгысы яшьләрдән абсолют батыр булды. Әлеге көрәшчеләр арасында Булат үзен зурлар арасында да сынап карады һәм 65 килограммга кадәргеләр арасында икенче урынны яулады. Хезмәт батырларын данлаган, бәйге-ярышларда җиңүчеләрне барлаган, дус-ишләр, туган-тумачалар белән очраштырган, җөмһүриятебезнең танылган җырчылары, бию коллективлары, төбәгебезнең сәнгать осталары концертлары белән үрелеп барган күркәм Сабантуе ел буе сөйләрлек күркәм мизгелләре белән истә калды.

Николай Михайлов

Баш батыр Максим Степанов

Автор фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: