Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Ленинград блокадасын өзүнең 70 еллыгы уңаенннан мамадышлылар да бүләкләнде

Албай чиркәве Иконастасын Ленинград блокадасы тәмугын узган Валерий Классен ясарга вәгъдә итте. Мин сугышны күрмәгән, ачлык-ялангачлык татымаган чор баласы, алар турында сөйләүләрен ишеткәндә йөрәгем сызлый. Ленинград блокадасында булган Валерий Классен да хәтерләми аларны, әти-әнисе сөйләве буенча гына белә. 1941нче елның 6нчы апрелендә Ленинградның Василевский утравында туган ул. Сугыш башлангач, гаиләләре...

Албай чиркәве Иконастасын Ленинград блокадасы тәмугын узган Валерий Классен ясарга вәгъдә итте.
Мин сугышны күрмәгән, ачлык-ялангачлык татымаган чор баласы, алар турында сөйләүләрен ишеткәндә йөрәгем сызлый. Ленинград блокадасында булган Валерий Классен да хәтерләми аларны, әти-әнисе сөйләве буенча гына белә. 1941нче елның 6нчы апрелендә Ленинградның Василевский утравында туган ул. Сугыш башлангач, гаиләләре шәһәрдә блокадада кала. Ладога күле аша "Тормыш юлы" салынгач, 1942нче елның мартында әти-әнисен, кечкенә Валераны, аннан бераз гына өлкәнрәк абыйсы Владимирны Красноярск краендагы Бюрюса шәһәренә эвакуациялиләр. Бер елдан Кемерово өлкәсендәге Осиники каласына күченәләр. Әтисен хезмәт армиясенә алып, шахтада эшләргә җибәргән булалар. Әтисе Иван Васильевич Идел буе немецларыннан. Сталинның үлеменә кадәр шунда гомер кичерергә туры килә аларга. Аннан Алтай краендагы Бийск шәһәренә барып урнашалар. Владимир 1972нче елны "КамАЗ" заводы төзелешенә килә. 1995нче елны Соколкага килеп урнашалар. Мебель ясау цехы оештырып җибәрә. Юкәче чиркәвендәге Иконастасны да ясаган иде ул.
-Әти дә, әни дә блокададагы хәлләрне теләмичә генә сөйлиләр иде. Әти-әни ягыннан бабайлар үлеп беткәннәр. Иң авыры-блокаданың беренче елында булган. Халык күседән башка бөтен нәрсәне ашаган. "Башта немец самолетлары килә башласа, бомбаубежищега кача торган идек, кабат игътибар да итми башладык. Бомба өскә төшсә төшәр, төшмәсә төшмәс, дип йөрдек,"-дип сөйли иде әни. Ладога күле аша икмәк кертә башлагач, әти ягыннан әби кулына ипи килеп керүгә, күпләп ашаган да, ашказаны катып үлгән. Икенче елны шәһәрдәге газоннарга да бәрәңгеләр, кәбестәләр утыртканнар. Безне март аенда эвакуацияләгәннәр. Олыгайгач Ленинградка туганнарны эзләп барган идек. Кешенең игътибарлылыгы, бөтенләй күрмәгән кешеләрнең ярдәм итүләрен күреп шаккаттык. Трамвайда барганда: "Шунда ничек барасы?"-дип сораган идек, бөтенесе аңлата башладылар. Бер ир, үзенә бөтенләй кире якка барасы булса да, кирәкле җиргә озатып куйды. Үзебез яшәгән йортны да күреп кайттык. Блокададагы ачлык кешеләрне шулай ярдәмчел булырга өйрәткән. Хәзер оныгыбыз Санкт-петербургта укый. Ул да йортыбызны эзләп табуы турында язды. Әти дә, әни дә 1967нче елны вафат булдылар. Абый Барнаулда яши. Аңа 78 яшь хәзер. Гомере буе хәрби заводта эшләде. Блокада ветераннарының иҗтимагый оешмасын җитәкли, - дип сөйли Валерий Иванович. Блокадада исән калганнарны кырык үлемне җиңүчеләр дип юкка гына әйтмәгәннәрдер.
Хатыны Валентина Николаевна-казаклардан, репрессияләнгән гаиләдән. 1995нче елны Чаллыдан Соколкага кайтып төпләнгәч, Валерий Классен мебель ясарга керешә. Яхталар эшләү белән дә мавыга. Башта аларның модельләрен ясый икән. Үзе ясаган яхта белән Болгарда үткәрелгән бер регата да катнашып кайткан. "Тугыз метрлы тримаран ясарга хыялланам,"-ди. Яхталарының корпусын аллюминий калайларны стеклопластик белән төреп эшли икән.
Ленинград блокадасын өзүнең 70 еллыгы уңаеннан "Блокададагы Ленинградта яшәүче" күкрәк билгесе белән бүләкләнде ул. Аны ветеранга тапшыру өчен муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов белән район социаль яклау бүлеге начальнигы Миннегөл Муллахмәтова Соколкага махсус бардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев