Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Кышкы салкын җанны җылыта

Табигать кочагында рәхәтләнеп ял итәргә җәй айларын көтеп утырасы түгел. Күңелне күтәрү, саф һаваның җылы шифасын тою өчен шушы кышкы матур көннәрдә чаңгыда әйләнеп кайту да җитә. Гөлназ Мөхәммәтҗанова Мондый фикерем белән күпләр килешер дип уйлыйм. Шәһәрнең стадион-ипподромына барып, анда өзлексез халык агымын күргәч, районыбызда чын спорт сөючеләр яшәвенә тагын...

Табигать кочагында рәхәтләнеп ял итәргә җәй айларын көтеп утырасы түгел. Күңелне күтәрү, саф һаваның җылы шифасын тою өчен шушы кышкы матур көннәрдә чаңгыда әйләнеп кайту да җитә.

Гөлназ Мөхәммәтҗанова

Мондый фикерем белән күпләр килешер дип уйлыйм. Шәһәрнең стадион-ипподромына барып, анда өзлексез халык агымын күргәч, районыбызда чын спорт сөючеләр яшәвенә тагын бер кат инанасың. Әле бу кышта чаңгы шуарга чыкканыбыз юк иде, бу ялларда без дә гаиләбез белән иске традицияләрне яңартып кайтырга булдык. Кичке якта гына килсәк тә, ипподром ишегалдында машина куярга урын да калмаган диярлек. Чаңгыларга да чират. "Әле көннәр салкынчарак булгач, бу араларда халык азрак килә",-ди спорт инвентарьлары биреп торучы ханым. Аның әйтүенә караганда, быел көндезләрен кеше бик күп түгел, күпчелек кич килергә тырыша икән. Өч һәм биш километрга сузылган чаңгы юллары яктыртыла бит хәзер. Ап-ак бәскә күмелгән агачлар ут яктысында тагын да серлерәк күренә. Наратлык арасыннан саф һава сулап, кышкы кичләрнең матурлыгына сокланып әкрен генә әйләнеп кайтулары үзе ни тора! Шушы рәхәтлеккә ләззәтләнеп барганда кемнәрне генә очратмыйсың: күптән күрешмәгән танышларың дисеңме, авыллардан килгәннәрме, ниндидер оешма-предприятие җитәкчеләре, район башкарма комитеты, прокуратура вәкилләре... Кемдер "эш беткәч кенә" килгән, икенче берәүләр махсус караңгы төшкәнне көткән. "Без инде беренче генә килмибез монда. Ял көннәрендә көндез, балачакны искә төшереп, таудан чана шуабыз, ә кич белән, ара ерак булуга карамастан, чаңгыда йөрер өчен монда киләбез. Рәхәтләнеп ял итеп кайтабыз,-ди 47 яшьлек Алсу ханым. "Узган килүебездә көн салкын булгач, бераз туңган идек. Шулай да, күңел һаман шушында ашкына бит. Тагын килергә булдык. Әйтерсең лә, теге чакта безнең теләкләрне кемдер тыңлап торган, бу юлы килүебезгә чәй дә әзерләп куйганнар. Менә чаңгыда йөреп кайттык та, кара яндырып чәй эчеп алдык",-ди 60ка җитеп килүче бер апа. Чыннан да, ипподром бинасының бер бүлмәсендә район кулланучылар җәмгыяте кайнар чәй эчертүне оештырган. Монда хәзер җанга рәхәт, тәнгә сихәт алырга да, иптәшләрең белән кара-каршы чөкердәшеп утырырга да була. Бирегә даими йөрүчеләр-үзгәрешләрне иң актив күзәтүчеләр. Ә үзгәрешләр, чыннан да бар. Беренчедән, узган елларда чаңгыга көндезен генә килеп була иде-быел юлларга махсус яктыртыкчлар урнаштырдылар, хәзер иртәнге тугыздан кичке сигезгәчә шуып була. Арып, туңып кайтканнар утырып ял итә, кайнар чәй белән җылына ала. 22 яшьлек Альбинага шкафлар бик ошаган. "Аяк киемнәребезне, югалмасын дип, машинада калдырырга мәҗбүр була идек. Өйгә кайтканда салкын аяк киеме кияргә туры килә. Мондый шкафлар куйгач, бик уңайлы шул, кием-салымнар җылыда тора",-ди ул. Аларны әле шушы араларда гына урнаштырганнар. Хәзер үзең трассага чыгып киткәндә шәхси әйберләреңне шкафка куеп, ачкычын үзең белән алып китә аласың.

... Ипподром, бигрәк тә кышларын, олысы-кечесен, яшен-картын бергә җыя, фикерләрне, теләкләрне берләштерә. Монда килгәч, һәркем барлык дөнья мәшәкатьләреннән беразга булса да арынып тора, яшәү дәрте ала... Әнә шулай кешеләр фикерен тыңлап, үзем дә улым, тормыш иптәшем белән бергәләп чаңгы юлларын, табигатьне күзәтеп, рәхәтләнеп актив ял оештырып кайттым мин. Киләсе атнага да ялыбызны шунда оештыру планын куеп кайтып киттек. Әгәр сез, хөрмәтле газета укучыларыбыз, моңа кадәр чаңгыда чыгарга өлгермәгәнсез икән, ипподромга барып кайтыгыз. Бер дә үкенмәссез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X