Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Кырык алдар тозак кора

Бәла агач башыннан йөрми, диләр. Бөтен Россия халкының чәчләрен үрә бастырган кулсыз бандитлар-уен автоматлары мамадышыбыздан себереп түгелгән, дип йөри идек, ялгышмыйбызмы икән? Редакциябезгә "Мамадыш" совхозы бистәсендә яшәүче өлкән яшьләрдәге бер апа кереп, йөрәккә ябыша торган нәрсәләр сөйләде. Илле яшьләргә җиткән улы "Өйне сатыгыз. Бурычларымны түлисе бар,"-дип тинтерәтә башлаган. Автоматларда уйнау...

Бәла агач башыннан йөрми, диләр. Бөтен Россия халкының чәчләрен үрә бастырган кулсыз бандитлар-уен автоматлары мамадышыбыздан себереп түгелгән, дип йөри идек, ялгышмыйбызмы икән?
Редакциябезгә "Мамадыш" совхозы бистәсендә яшәүче өлкән яшьләрдәге бер апа кереп, йөрәккә ябыша торган нәрсәләр сөйләде. Илле яшьләргә җиткән улы "Өйне сатыгыз. Бурычларымны түлисе бар,"-дип тинтерәтә башлаган. Автоматларда уйнау өчен банклардан, төрле кешеләрдән алып торган акчалары 4 миллион сумга тулган икән. Бу-быел гына түгел, берничә ел дәвамында җыелып килгән бурычлары. Апаның улына "уен чире" моннан ун-унбиш ел чамасы элек үк "йоккан" булган. Машиналар ремонтлау белән шөгыльләнеп, үзенә 75 мең сумга уен автоматы сатып алган булган ул вакытларда. Шәһәребездә дә базар яны, кибетләр акча сугучы шундый автоматлар белән тулган иде бит. Күпләр, бик тиз генә баеп китәргә өметләнеп, аларда үзләренең, хатыннарының, әти-әниләренең акчаларын оттырып; бурычларга батып беттеләр. Әмма, ирнең автоматына базар янында урын табылмый һәм ул аны Ушма аръягына урнаштырырга мәҗбүр була. Хәерчегә җил каршы дип, юкка гына әйтмәгәннәрдер, "кулсыз бандит" хуҗасына өметләнгән табышын китерми. Аны 25 мең сумга сатып җибәрергә туры килә. Әмма уен чиреннән генә арына алмый. Машиналар ремонтлап керткән акчасы гына җитмәгәч, иптәшләренән бурычка акчалар алып тора башлый. Кредитлар ала. Ә акча биреп торган кешеләр аннан бурычларын процентлары белән кире кайтаралар, машиналарын чиратсыз да ремонтлатып, түбәнсетеп китәләр. Озаграк акчасы булмыйча торса, төрмәдә утырып кайткан дусларын, туганнарын алып килеп, почмакка териләр. Хатынның акчалары да, әнисенең пенсиясе дә китә кайчакларында бурычларын, банкларның процентларын түләргә. Әле өстәвенә, уен чире сеңлесенә дә йогып өлгергән була. Ул да акчаларын бер-бер артлы оттырып, 350 мең сум бурычка батканын сизми кала. Ире вакытында белеп алып, аның бу гамәлләренә чик куеп өлгерә. Анага да кызының бурычларын түләргә пенсиясеннән өлеш чыгарырга туры килә.
Берничә ел элек "Мамадыш" совхозы бистәсендәге бер яшерен уен залы ачыклангач, Мамадышта алар бетте, дип уйлаган идек. "Һаман уйнавын дәвам итте. Кая барасың, дип сорагач, "пищекомбинатка" барам дип чыгып китә. Бер ничек тә шушы чиреннән биздерә алмыйбыз,"-диде апа. "Халыкка мөрәҗәгать итсәк, акча белән ярдәм итмәсләр иде микән?"-дигән гозер белән килгән иде ул. Апаны аңларга була: үзенең йомшаклыгы аркасында улы, гаиләсе ике ут арасында калган. (Балалары да бар бит әле.) "Өйне сатыгыз, бурычларны түләргә кирәк,"-тәлап итә дә башлаган. Акчалары булган саен эшләп, әлеге йортларын ун ел дәвамында җиткергән булганнар. Миһербанлы кешеләр табылмый калмас, малайны хастаханәгә салып дәваламыйча булмый, дип, апа килененең челтәрле телефоны номерын да калдырды: 8-9625790939.
Темага
"Уен чире"н икенче төрле "лудомания" дип тә йөртәләр. Кеше төрле компьютер уеннарына даими тартыла, зур күләмдә отыш алырга өметләнеп, бөтен акчасын оттырып бетергәч тә туктала алмый. Ахыр чиктә бу гаиләләрнең таркалуына, акчасын оттырган кешенең җинаять кылуына яки үз-үзенә кул салуына китерергә мөмкин. Әлеге чирдән котылу юллары юкмы икән дип, Интернет челтәрендә дә эзләнеп утырдым. Инде меңәрләгән кеше аннан психологлар һәм психотерапевтлар ярдәмендә дәваланып тормышка кайткан. Кайберәүләргә ныклы тәэсир итү, гипноз да кирәктер, ә кая барасың?!
Рәсми чыганак
Россия Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге началәнигының мәгълүмат чаралары белән эшләү буенча ярдәмчесе Римма Багманова:
-Әлеге мәссьәлә бик актуаль һәм җитәкчелекнең контролендә тотыла. Гражданнардан булган фактлар турында бүлекнең 3-14-65, 02 ышаныч телефоннарына хәбәр итүләрен сорыйбыз.
Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев