Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Кырлар иңли егетләр

Республика кырларында язгы чәчүне Җиңү бәйрәменә төгәлләү бурычы куелды. "АПК "Азык-төлек программасы"нда әлеге йөкләмәгә тугры калачакларына ышаналар. Гөлназ Мөхәммәтҗанова Бабатьевлар кебек тырыш, эш сөючән егетләр булганда, билгеләнгән срокларда эшне төгәлләү бик авыр бурычлардан саналмый торгандыр. Күрше Ташлы авылыннан абыйлы-энеле Юрий белән Константинның әлеге хуҗалыкка килеп эшли башлаганнарына өч ел чамасы...

Республика кырларында язгы чәчүне Җиңү бәйрәменә төгәлләү бурычы куелды. "АПК "Азык-төлек программасы"нда әлеге йөкләмәгә тугры калачакларына ышаналар.

Гөлназ Мөхәммәтҗанова
Бабатьевлар кебек тырыш, эш сөючән егетләр булганда, билгеләнгән срокларда эшне төгәлләү бик авыр бурычлардан саналмый торгандыр. Күрше Ташлы авылыннан абыйлы-энеле Юрий белән Константинның әлеге хуҗалыкка килеп эшли башлаганнарына өч ел чамасы вакыт үткән. Бүгенге көндә икесе дә алдынгы механизаторлар исемлегендә. Без килгәндә Юрий Бабатьев кызу эш өстендә иде. "New Holland" тракторында силос өчен борчак белән бодай катнашмасы чәчә. "Көнгә якынча 60 гектар чамасы эш башкарам. Авансын һәм хезмәт хакын вакытында түләп баргач, эшләргә дә күңелле",-ди ул, хезмәт шартларыннан канәгатьлеген белдереп. 260 гектар мәйданлы басуны төгәлләп, башка урынга күчкәндә тукталды ул безнең янга. Билгеләнгән срокларга эш күләмнәрен төгәлләү бурычы куелган, озаклап сөйләшеп торырга да вакыты юк. Шул арада ул яңадан үзенең "корыч атын" егәрләп, күрше басуга, чираттагы гектарларны җиңәргә юл тотты. Без дә алга кузгалдык.
Шундый ук техникада 230 гектарда борчак чәчүгә алынган Константин Бабатьев төшке ашка тукталган. Ул да үзенең әлеге хуҗалыкта өч елдан бирле бик теләп эшләве турында әйтә. "Хезмәт кешесенә игътибар зур биредә. Безгә һәрвакыт зур хөрмәт күрсәтелә",-ди. Көн саен күрше авылдан килеп йөрү дә куркытмый аларны. Иң мөһиме-хезмәтеңнең югары бәяләнүе. Андый шартлар тудырылганда, җитәкчелек тарафыннан билгеләнгән бурычларны үтәү дә куркытмый, эш урынына да зур теләк белән йөрисең, дигән уртак фикердә тора бертуган механизаторлар. "АПК "Азык-төлек программасы"нда бөртекле культуралар чәчүне 9нчы майга төгәлләргә исәплиләр. Кыр эшләренә 15 техника, шул исәптән 6 чәчү агрегаты җәлеп ителгәнлеген, һәр техника белән үз эшенең осталары идарә итүен исәпкә алсаң, билгеләнгән срокларга эшне тәмамлаячакларына шик калмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев