Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Кулларына күзләр иярми

Еллар белән сыналган һәм чарланган осталык барыбер җиңүләр китерә. Быел 27нче тапкыр районыбызда машина белән саву операторларының һәм көтү яңарту технологларының конкурсы үткәрелде. Һәр хуҗалыктан иң оста терлекчеләр генә җыелды "Шакирҗанова" җәмгыятенең Урта Кирмән лагерына. Түбән Ушмадан "АПК"Азык-төлек программасы" җәмгыяте савымчысы Сания Насыйбуллинаны гына алыйк. Унбиш ел чамасы эшли инде...

Еллар белән сыналган һәм чарланган осталык барыбер җиңүләр китерә.

Быел 27нче тапкыр районыбызда машина белән саву операторларының һәм көтү яңарту технологларының конкурсы үткәрелде. Һәр хуҗалыктан иң оста терлекчеләр генә җыелды "Шакирҗанова" җәмгыятенең Урта Кирмән лагерына. Түбән Ушмадан "АПК"Азык-төлек программасы" җәмгыяте савымчысы Сания Насыйбуллинаны гына алыйк. Унбиш ел чамасы эшли инде ул фермада. Соңгы ун елда район күләмендәге осталык бәйгеләрендә аңа тиңнәр табылганы юк әле. Биш тапкыр республика конкурсларында да җиңеп чыкты. Россия масштабында да уңышлы чыгыш ясады. "Шакирҗанова" крестьян-фермер хуҗалыгы терлекчесе Гөлфия Галимуллова да район ярышларында күп тапкырлар катнашты. "Чулман-Агро"дан конкурска Владимир Иванов килгән. Туксанынчы елларда операторлар арасында ир-егетләр шактый була торган иде. Бу юлы ул бер үзе генә катнашты. Иң яшь терлекче "Нократ" агрофирмасының "Таң" бүлекчәсеннән Светлана Козлова булып чыкты. Иң яше, дисәк тә, аңа да утыздан артык икән инде. Ә иң өлкән терлекчеләр "Тәкәнеш" агрофирмасыннан Рәзимә Ганиева белән Наилә Газизова иде. Аларның берсенә 48, икенчесенә 47 яшь. Бу юлы пенсиягә чыгып та фермада эшләүләрен дәвам итүчеләр булмады. Терлекче хезмәте җиңелләрдән түгел шул. Машина белән саусалар да, аппаратын бит көн саен сүтеп-юып торырга, сөтен күтәреп ташырга, малларга ашау таратырга, асларын чистартырга кирәк. Бәйге операторларга да, технологларга да өчәр турда үткәрелде. Сыер савучылар аппаратны сүтеп-җыю, малны саву, сөтнең чисталыгы буенча ярыштылар. Үзенә билгеләнгән өстәлгә беренче булып Сания Насыйбуллина килгән иде. Аппаратны өч минут вакытта сүтеп җыйды ул. Кулларына күзләр дә иярмәде терлекченең. Норматив буенча моңа 4 минут 50 секунд вакыт каралган иде. Каушамады да, каударланмады да. Комиссия членнары терлекчеләрнең эш киемнәренә дә, сыерларның җиленнәрен юуларына да, беренче тамчыларны аерым савып алуларына да, продукцияне сөзеп тапшыруларына да игътибар иттеләр. Лабораториядә һәр операторның сөте чисталыкка тикшерелде. Сыер савучылар иң күбе 100 балл җыя алалар иде. Соңгы нәтиҗәләр шаккатарлык булмады. Быел да иң күп баллны Сания Насыйбуллина туплаган. Шәледә үтәчәк республика бәйгесендә районыбыз данын яклаячак ул. Икенче урынга хуҗалар терлекчесе Гөлфия Галимуллова чыкты. "Азык-төлек корпорациясе"ннән Гөлфинә Хамашова өченче булды. Яшьләр арасында аерым йомгак ясалган иде. "Семиозерка"дан Галина Кушаев-беренче, "Рассвет"тан Ольга Красильникова-икенче, "Хәсәнов" хуҗалыгыннан Гөлгенә Хәйруллина өченче булдылар. Җиңүче белән өченче урынны алучы арасында аерма ни бары ярты балл иде. Терлекчелекнең иртәгесе көне көтү яңарту технологлары кулында. Шуңа күрә аларга да таләп зур булды. Башта алардан имтихан алдылар. Аннан лабораториядә эшләү осталыкларын, кабат сыерны ничек ясалма орлыкландырганнарын күрсәттеләр. Быел беренчелекне "Нократ" агрофирмасының "Дружба" бүлекчәсе технологы Леонид Давыдов яулады. Икенче урынга "Азык-төлек корпорациясе"ннән Ринат Кәбиров чыкты, "Хәсәнов" хуҗалыгыннан Илһам Хәбрахманов өченче булды. Җиңүчеләргә Мактау тасмалары тагылды, грамоталар тапшырылды. Тагын да зуррак хөрмәт аларга район Сабан туенда күрсәтеләчәк. Ярышларда катнашкан һәркем акчалата премияләргә лаек булды. Ә иң мөһиме-терлекчеләр үзара аралаштылар, бер-берсенең ничек эшләүләре, күпме хезмәт хакы алулары белән кызыксындылар. Кайткач алар ишеткән-күргәннәрен хезмәттәшләренә дә сөйләячәк.

Җиңүче Сания Насыйбуллинаның кулларына күз иярми. Минневәрис Мингалиев тексты фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X