Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Күршеләргә үрнәк без

"Мамадыш һәм Алабуга районнарында күп кенә уңай якларны үрнәк итеп алырга була",-диде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 10нчы майда үткән эш сәфәре барышында. Бездәге эшләрнең барышыннан ул канәгать булуын белдерде. Республика башлыгы Алабугадан соң сәфәрен Мамадыш муниципаль районында дәвам итте. "Нократ" агрофирмасының Гришкино, Яңа Комазан, Малмыжка, АПК "Азык-төлек" программасының Түбән...

"Мамадыш һәм Алабуга районнарында күп кенә уңай якларны үрнәк итеп алырга була",-диде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 10нчы майда үткән эш сәфәре барышында. Бездәге эшләрнең барышыннан ул канәгать булуын белдерде.

Республика башлыгы Алабугадан соң сәфәрен Мамадыш муниципаль районында дәвам итте. "Нократ" агрофирмасының Гришкино, Яңа Комазан, Малмыжка, АПК "Азык-төлек" программасының Түбән Ушма, "Хәсәнов" крестьян-фермер хуҗалыгының Югары Ушма, Иске Завод, Хәсәнша, "Тәкәнеш" агрофирмасының Әҗмәк, Тауиле, Тулбай, Дусай, Олыяз авыллары басуларында эш барышын югарыдан вертолет белән карап әйләнгәннән соң, ул "Хисмәтов" крестьян-фермер хуҗалыгы басуында районыбызның хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты һәм аларны борчыган сораулар белән кызыксынды. ТР Президентына бирелгән сорауларның берсе ашлыкның рентабельлек дәрәҗәсен күтәрүгә кагылышлы иде. Республика башлыгы сүзләренә караганда, Татарстан климат һәм географик урнашу буенча ашлык җитештерүдә Россиянең көньяк төбәкләре белән көндәшлек итә алмый. Шуңа күрә Татарстан аграрийлары өчен терлекчелек өлкәсе өстенлекле булырга, "авыл хуҗалыгы продукцияләрен эшкәртүгә зур игътибар бирелеп, игенчелек терлекчелек өчен эшләргә тиеш". Гаилә фермалары оештыру мәсьәләсенә дә Президент аерым тукталып, бездә крестьян-фермерлык хуҗалыклары эшчәнлегенең яхшы оештырылышын билгеләп узды. Мондый эшкә алынырга теләүче райондашларыбызның саны тагын 400дән артып китүен, андыйларга район тарафыннан күләмле ярдәмнәр күрсәтелүен дә ул уңай бәяләде. Агросәнәгать активы белән аралашканнан соң, кунакны Олыяз лицеенда капиталь ремонт барышы белән таныштырдылар. Әлеге өлкәгә дә безнең районда зур игътибар бирелүен ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Соңыннан журналистларга биргән интервьюсы вакытында ул үзенең бу көнне ике районда булып, аларда эшләрнең оештырылышы белән канәгать булуын белдерде: "Язгы кыр эшләре барышы, терлекчелек тармагы, шәхси хуҗалыкларда һәм гаилә фермаларында эш барышы белән таныштык. Алабуга терлек баш санын арттыру, үсемлекчелек тармагын үстерү буенча максатчан эш алып бара. Ә Мамадышта бу процесслар активрак бара. Шуңа күрә алабугалыларның Мамадышка килеп тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бар",-диде Рөстәм Миңнеханов.

Гөлназ Мөхәммәтҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X