Нократ

Кремль солдаты

Шәһәрдәшебез Денис Ермолаев Ватан каршындагы изге бурычын Президент полкында үтиячәк. Федераль сак хезмәте Татарстаннан җыелган мең ярым кандидат арасыннан 20 егетне сайлап алган. 14нче майда хәрби сәфәргә кузгалачак призывникны без дә энә күзеннән үткәрдек. Алсу Спиридонова Анкета Туган елы: 1995нче елның 15нче феврале Милләте: татар Буе: 181 сантиметр Авырлыгы: 72...

Шәһәрдәшебез Денис Ермолаев Ватан каршындагы изге бурычын Президент полкында үтиячәк. Федераль сак хезмәте Татарстаннан җыелган мең ярым кандидат арасыннан 20 егетне сайлап алган. 14нче майда хәрби сәфәргә кузгалачак призывникны без дә энә күзеннән үткәрдек.

Алсу Спиридонова

Анкета Туган елы: 1995нче елның 15нче феврале Милләте: татар

Буе: 181 сантиметр

Авырлыгы: 72 килограмм

Аяк үлчәме: 43нче размер

Яраткан кызы: Гөлүсә

Реклама

Машинасы: "ВАЗ-21014"

Музыкасы: клуб көйләре

Фильмы: "Грозовые ворота"

Ризыгы: бәлеш

Эчемлеге: апельсин согы

-Денис, килешәсеңдер, "ПП" тамгалы погон тагу-бик сирәк егетләргә тәти торган бәхет эше. Ничек нәкъ менә сине сайладылар? -Март азагында директорыбыз Николай Егоров Илназ Хәсәновны, Илнар Шәйдуллинны һәм мине кабинетына чакырып кертте дә: "Егетләр, хәрби комиссариатка барыгыз, анда Президент полкына солдатлар җыю башлана!"-диде. Ул-элек район хәрби комиссары булган кеше, сиземләгәндер дип уйлыйм. Киттек. Төрле яклап тикшерделәр. Мине Казанда да сайладылар. -Анда славян кыяфәтлеләргә өстенлек бирелә дип ишеткән идем. Күзең зәңгәр, чәчең сары, йөзең ачык, татарча бик яхшы беләсең. Кем баласы син? -Әтием-УПТКда шофер булып эшләгән Виктор Васильевич узган елның декабрь аенда вафат. Әни-Минзилә Мостафа кызы "Миләшкәй" балалар бакчасында хуҗалык мөдире булып эшли. Апам Гөлназ кияүдә. Мостафа бабам Миннеханов Кече Кирмәндә, Лиза әбием белән Василий бабам Ермолаевлар Юкәчедә яшиләр. -Әлеге хәбәрне ишеткәч гаиләңдә нәрсә диделәр? -Әни: "Молодец, улым!"-дип кочаклады. Әби-бабайлар да, апа да, укытучыларым, дусларым да сөенде инде. -Үзеңне солдатка озату кичәсен ничегрәк күзаллыйсың? -Утызлап дустым киләчәк. Алар һәм сөйгән кызым белән таң атканчы "гүләйт" итәрбез дип торам. 14нче майда иртән-ерак юлга!!! -Яшерен-батырын түгел: армиядән "качып" калырга теләүчеләр шактый очрый хәзер. Алар турында ни дисең? -Минем башыма андый уйның кереп чыкканы да юк. Ир-егет вакыты җиткәч, закон нигезендә хәрби хезмәткә барырга тиеш икән, димәк тиеш. Армиядәге дусларым белән хәбәрләшеп торабыз. Роман Гарипов бигрәк тә сагындырды. -Иртәгә-Җиңү көне. Күркәм традиция буенча шәһәребездә парад үтә. Бу бәйрәм синдә ниндирәк тәэсирләр тудыра? -Үземне белә-белгәннән бирле 9 майда парадта катнашам. Колоннада, стройда марш атлап бару миңа бик ошый. Безне бөтен шәһәрдәшләр, ветераннар, кызлар, ә без аларны күзәтәбез. Сер бирәсе килми. Аннары ел саен эстафетада йөгерәм. Без көллияттә дә ветераннарга шефлык итәбез. Алар без яхшы яшәсен дип тырышканнар, илне фашист илбасарларыннан коткарганнар, аларга рәхмәтле булыйк, кадер-хөрмәт күрсәтик. Хулиганлык кылып, теләсә нәрсә эшләп йөрүче яшүсмерләрне өнәмим. Яшәүнең мәгънәсе, һәркемнең максаты булырга тиеш. -"Генерал булырга теләмәгән солдат-начар!"-диләр. Синең киләчәккә хыяллар ниндирәк? -Хәрби булу турында кечкенәдән хыялланам. Контракт буенча хезмәт итәргә тәкъдим итсәләр, калам. -Ничек уйлыйсың: ә син батырлык эшли алыр идеңме? -Әгәр барысы да миңа гына килеп терәлеп, миннән генә торса, әлбәттә. Алмаз Хәбибуллин, 87нче һөнәри көллият укытучысы: -Бездә өч ел белем алу дәверендә Денис үзен яхшы яктан гына күрсәтте. Авыл хуҗалыгы производствосы тракторчысы-машинисты һөнәрен үзләштерде. Әле кичә генә ЮХИДИгә соңгы имтиханнарны уңышлы тапшырып, "В", "С", "Е" категорияләрен йөртү хокукына ия булды. Яхшы укый, дисциплиналы, тыйнак, яман гадәтләре юк. Төркемдә хөрмәт итәләр. Спортчы. Составында Денис булган җыелма командабыз Россия урта һөнәри уку йортларының "Юность" федераль спорт берләшмәсе үткәргән волейбол, баскетбол, минифутбол ярышларында берничә тапкыр призер булды. Яхшы хезмәт итеп кайтыр дип уйлыйм. Бик ышанычлы егет. Президент полкына кемнәрне алалар: Бу хәрби часть барлык маддәләре белән дә үзенчәлекле һәм элиталы. Полк Россия Президентының рәсми резиденциясен, дәүләтнең беренче затларын һәм Кремль объектларын саклый, илебезнең визит карточкасы булып тора. Билгесез солдат каберендәге Мәңгелек ут янына көн саен йөзләгән чит ил кешесе була. Полк чит ил делегацияләрен кабул иткәндә почетлы каравылда да тора. Әлбәттә мондый хезмәткә теләсә кемне алмыйлар. Кандидатлар сайлау елына ике тапкыр уздырыла, кагыйдә буенча 1нче апрель һәм 1нче октябрьгә солдатлар исемлеге инде әзер була. Быелгы язгы чакырылышта Президент полкы Идел буеннан, Уралдан, Көнчыгыш Себердән сайлап алынган 185 егет белән тулыланачак. "ПП" тамгалы погонлы солдатлар өчен борынгы Арсенал бинасындагы казармалар икенче йортка әйләнәчәк. Президент полкы Федераль сак хезмәтенә караганлыктан, кандидатларга бик катгый таләпләр куела. Гражданкада полиция белән проблемалар булмасын, психоневрологик яисә наркологик диспансерда исәптә торучылар белән сөйләшеп тә тормаячаклар, призывникларның шәхси эшләрен офицерлар бик җентекләп тикшерә. Сәламәтлеккә, тышкы кыяфәткә дә аерым таләпләр бар. Буйлары -175- 190 сантиметр һәм ул гәүдә авырлыгы белән тиешле нисбәттә булырга тиеш. Күзнең яхшы күрүе, колакның пышылдап эндәшкәнне дә ишетүе зарур. Алкоголь яратучыларны, татуировкалыларны да өнәмиләр. Президент полкына славян кыяфәтлеләрне генә алалар диюләре уйдырма ахрысы. Иң мөһиме-солдат армиядә үз теләге белән хезмәт итсен, чыдам булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: