Нократ

Кояш һәркемгә тигез карый

"Тәкәнеш" агрофирмасында көнлек сөт җитештерүне 30 тоннага җиткерергә телиләр. Моның алшартлары бар. Бүген хуҗалык 27 тонна сөт сава. Моның сәбәбе-былтыр Ирландия фермеры килеп малларны асрау технологиясен җайга салып китүендә генә түгел, сыерларын яңартып торалар, таналар белән яхшы эшлиләр. -Ноябрь-гыйнвар аенда 600 тана бозайлаткан идек, февраль-апрель аенда тагын шуның кадәр булачаклар....

"Тәкәнеш" агрофирмасында көнлек сөт җитештерүне 30 тоннага җиткерергә телиләр. Моның алшартлары бар.
Бүген хуҗалык 27 тонна сөт сава. Моның сәбәбе-былтыр Ирландия фермеры килеп малларны асрау технологиясен җайга салып китүендә генә түгел, сыерларын яңартып торалар, таналар белән яхшы эшлиләр.
-Ноябрь-гыйнвар аенда 600 тана бозайлаткан идек, февраль-апрель аенда тагын шуның кадәр булачаклар. "Рассвет" бүлекчәсендәге яңа бозаулаган таналар көнгә уртача 20шәр, "Алга"да - 18 литр сөт бирәләр. Һәр литр сөткә 300әр грам фураж өстәгәч, һәркайсына сигезәр-тугызар килограмм туры килә, - ди агрофирманың генераль директоры Искәндәр Гарипов. Шәмәктә дә, Түбән Оча фермасында да, район семинарына чакырылган җитәкчеләр, белгечләр, каплатылган таналарның көрлегенә сокланып йөрделәр. Малларга икешәр килограмм жмых, берәр килограмм азык чүпрәсе дә ашаталар.
-Көз-яз айларында фермадагы маллар арасында тояк авырулары күбәеп китә. Тояк чире дә сыерларның продуктлылыкларын 40-80 процентка төшерә. Ветеринария хезмәте аларны дәвалау буенча бригада оештырды,-диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ильяс Гаптрахимов. Мастит авыруы нәтиҗәсендә сөттә саматик күзәнәкләр күбрәк булуы аның сыйфаты кимүгә китерүе турында да сүз булды семинарда.
-Былтыр сөткә субсидия биргәндә бозау алуга да карыйлар иде. Быел бу булмаячак. Бөтен фермада да сөтне югары сорт белән тапшырырга мөмкинлекләр бар,-диде идарәнең бүлек начальнигы Рәис Гасыймов.
Агрофирмада савым сыерлар өч төркемгә бүленгәннәр: сөтне 10 килограммнан күбрәк, 10 килограммнан кимрәк бирүчеләр һәм ташландырылганнар. Беренче төркемдәгеләр 3 раздойда, ягъни мулдан ашатуда. Бозаулар абзарлары коры, чиста. Алардагы санитар хәлнең нормальлеге бозауларның сакланышын да яхшырта. Өч айга кадәрге бозауларга солы ашаталар. Ул аларның ашказаны камераларын зурайта икән.
Семинарның икенче өлеше язгы кыр эшләренә әзерлеккә багышланган иде. Басуда яңадан эшләр башланырга да ике ай гына вакыт калып бара. "Томан", "Роса" агрегатлары җир өсте кипшереп беткәнче үк минераль ашламалар кертә башлыйлар бит. "Родина" бүлекчәсенең чәчкечләрен, культиваторларын, тырмаларын, катокларын агрегатларга комплектлап куйганнар. Җитәкчеләр һәм игенчелек белгечләре алдына башка хуҗалыкларда да моңа керешү бурычы куелды. Көздән туңга сөрүләрен бетерә алмаган хуҗалыкларга БМД, КСН кебек агрегатларын алып чыгарга кирәк булачак. Югары Тәкәнеш машина-трактор паркы гаражына ремонтка печән хәзерләү техникасын да кертә башлаганнар.
-Ел дәвамында барлык хуҗалыкларны әйләнеп чыгачакбыз. Һәркайсында күрсәтерлек әйберләр бар. Бүген дә фермаларны сөенеп карап йөрдем. Бер йодрык булып эшләгәндә генә шундый матур күрсәткечләргә ирешеп була. Хәзер сөткә дә, иткә дә бәяләр күтәрелде. Сатарга әйберең булса, акча кертеп була. "ТӘкәнеш" агрофирмасы бүген көн саен сөт сатып кына да 500 мең сумнан артыгырак акча кертеп бара, - диде муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов.
Ахырдан Түбән Тәкәнеш мәдәният йортында үткәрелгән киңәшмәдә терлекчелек буенча гыйнвар ае йомгаклары анализланды. "Тәкәнеш" агрофирмасының баш белгечләре Зөфәр Шәмсетдинов белән Илнар Хәтимов хуҗалыкның язгы кыр эшләре чорына эш планнары белән таныштырдылар.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның шимбә көнне республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган видеоконференциядә ясаган чыгышыннан:
Мамадыш районы гыйнвар аенда мөгезле эре терлекләр санын 810 башка арттырды. Мамадышта гыйнварда 4,4 мең тонна сөт җитештерелеп, узган елның шул чорындагы белән чагыштырганда үсеш 45 процент тәшкил итте. "АПК "Азык-төлек программасы" ҖЧҖ 2712 тонна сөт җитештерде, былтыргыдан 86 процент үсеш бирде. Мамадыш хуҗалыклары гыйнварда сөт җитештерүдән 96,7 миллион сум, 2014нче елның гыйварендагыдан 64 процентка күбрәк, акча кереме алдылар. Бүген көн саен сөтне былтыргыдан 42,1 тоннага күбрәк җитештерәләр.
Минневәрис Мингалиев

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: