Нократ
  • Рус Тат
  • Котып Мамадышка күчкән

    Һава температурасы һаман күтәрелергә исәпләми. Урамнарда да кеше сирәгәйде. Хәтта банкларда да чиратлар беткән. Иртән ишектән чыгуга ук салкын битне өтәп алды. Өстәвенә җилле дә икән әле. Мәктәптә укыганда бер тапкыр борын белән колакларны өшеткән идем инде, миңа шулары да җитәр, дидем дә, борылып кереп, такси чакырттым. Мондый салкында эшкә...

    Һава температурасы һаман күтәрелергә исәпләми. Урамнарда да кеше сирәгәйде. Хәтта банкларда да чиратлар беткән.
    Иртән ишектән чыгуга ук салкын битне өтәп алды. Өстәвенә җилле дә икән әле. Мәктәптә укыганда бер тапкыр борын белән колакларны өшеткән идем инде, миңа шулары да җитәр, дидем дә, борылып кереп, такси чакырттым. Мондый салкында эшкә барып җиткәнче, колакларың гына түгел, тагын әллә нәрсәләрең өшергә мөмкин. Машинада урамның температурасы минус 30 градусны күрсәтә иде. Атнага сузылган зәмһәрир суыклар таксист егетнең дә үзәгенә үткән, күрәсең. Сүз күбрәк Качманудан ук башланып, һаман да китәргә җыенмаган котып салкыннары тирәсендә барды. "Бүген төнлә Ушма аръягында температура 37 градуска кадәр төшкән иде. Трассада - Казан юлында 40ны күрсәтте," - диде ул. Бүлмәгә кереп компьютерны кабызган идем, анда Интернетны: "Татарстанга аномаль салкыннар керә,"-дигән шомлы хәбәрләр белән тутырганнар. Температураның 40 градуска кадәр төшүен вәгъдә итәләр.
    Мондый салкыннар гел булып тормый. Район гадәттән тыш хәлләр идарәсе начальнигы Анатолий Маслов та: "Бездә гыйнварның уртача температурасы минус 20 градус тирәсендә," - ди. Аномаль салкыннарны күргәләгән бар инде. 1978-79 елның декабрь ахырында температура 55 градуска кадәр төште. Урманнардагы имәннәр, бакчалардагы алмагачлар өшеп беткән иде. Салкыннан югары вольтлы линия өзелеп, Катмыш белән Басканда егерме көн ут булмаган. Дүсмәттә дә электр линиясе өзелгән.
    -Фермаларда тирес чыгару транспортерлары, сулар катты. Абзарлар маллар белән тулып торгач, аларның туңып үлү очраклары бер дә ишетелмәде, - дип искә ала ул елларда "Кызыл партизан" хуҗалыгына рәислек иткән Мәснәви Гаффаров. Ә юлларда катып үлүчеләр турында ул елларда сөйләү һәм язу тыела иде. Салкын тидереп чирәп үлгән маллар да, юлларда катып үлүчеләр дә булгалагандыр. Кече Кирмәннән Аръяк урамы аша Югары Ушма ягына чыкканда Сәләхи тавы бар. Анда 1922нче елны кышкы буранда өшеп үлгән кеше җирләнгән.
    - 1941-42нче елның кышында да шушындый салкыннар булган. Мәскәүне генерал Суык коткарып калды, дип сөйләшәләр иде сугыштан кайткан ирләр. 1972-73нче елның гыйнваре да бик салкын килде. 1997-98нче, 2002-2003нче елларның декабрь ахырында температура 35-40 градуска кадәр төшкән иде. 40 градус салкынлык җиләк-җимеш агачлары өчен куркыныч. Ә көньяк питомниклардан алып кайтканнары 30 градуста да өши, - ди бөтен гомерен игенчелеккә багышлаган Әсгать Ганиев.
    Узган елларны аяк-кулларын өшетеп район үзәк хастаханәсенә эләгүчеләр байтак була торган иде. Быел Түбән Тәкәнештән уң аягының бармакларын өшеткән бер ирне китергәннәр. Мамадыш БОМЖлары да үзләренә җылы почмаклар тапканнар. Соңгы вакытларда алар Давыдов, Төзүчеләр, Ленин урамнарындагы (101) йортларны үз иткәннәр. Ул йортларда яшәүчеләр белән конфликтларга керсәләр дә, урамда, ташландык почмакларда катып үләселәре килми. Мәктәпләрдә укулар туктатылган икән. Район гадәттән тыш хәлләр идарәсе җитәкчесе Анатолий Маслов хәзергә хәвеф-хәтәрнең булмавын әйтте.
    - Электр линияләрендә хәзергә өзеклекләр юк. Өстәмә бригадалар белән машиналарның тәүлек буе дежур торуын оештырдык, - диде район электр челтәрләре җитәкчесе Рафаил Габдрахманов.
    Рәис Гасыймов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүлек начальнигы:
    -Фермаларга төнге дежурлар куелды. Минус 17 градустан түбән булса, маллар урамга чыгарылмый. Дүсмәттә сыерларны барда эчертү өчен генә чыгарып кертәләр. Хәзергә сулары, тирес транспортерлары каткан абзарлар ишетелми әле. Уҗымнарга куркыныч янамый. Алар 30-40 сантиметр калынлыктагы кар астында.
    Әнисә Хаҗиева, район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары:
    -Температура минус 23тән түбән булганда-авыл мәктәпләрендәге 1-4нче; 25тән түбәндә-шәһәрнең 1-4нче, авылның 5-9нчы; 27дән түбәндә-шәһәрнең 5-9нчы, 30дан түбәндә-авылның 10-11нче; 32дән түбәндә-шәһәрнең 10-11нче сыйныфларында укулар туктатыла. Олимпиадалар булганда укучыларны алып барабыз.

    Реклама

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: