Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Корабларны кырлар көтә

Игеннәрнең иртә өлгерүе малларга ашатырга фураж булды дип сөендерсә дә, барлык комбайннарның да сафка бастырылып бетерелмәве борчу тудыра. Түбән Тәкәнеш авылы каршында-Мамадыш-Кукмара юлы кырыена "Тәкәнеш" агрофирмасының унбиш комбайны тезеп куелган. Казаннан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, "Россельхознадзор", "Вамин-Татарстан" вәкилләре, районнан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчелеге катнашындагы комиссия аларның барысын...

Игеннәрнең иртә өлгерүе малларга ашатырга фураж булды дип сөендерсә дә, барлык комбайннарның да сафка бастырылып бетерелмәве борчу тудыра.

Түбән Тәкәнеш авылы каршында-Мамадыш-Кукмара юлы кырыена "Тәкәнеш" агрофирмасының унбиш комбайны тезеп куелган. Казаннан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, "Россельхознадзор", "Вамин-Татарстан" вәкилләре, районнан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчелеге катнашындагы комиссия аларның барысын да торыпша өстендә эшләтеп карап чыкты. Бүген-иртәгә бездә дә бөртеклеләр урагы башланачак. Шуңа күрә аларның ничек көйләнгән булулары да мөһим. "Комбайннарның, ындыр табакларының урып-җыю чорына әзерлек белән килүләрен тәэмин итү өчен, "Тәкәнеш" һәм "Нократ" агрофирмаларына дүртәр миллион сумлык запас частьлар белән булыштык,"-ди "Вамин-Татарстан"ның генераль директоры урынбасары Алмаз Хисаметдинов. Комбайнчыларны һәм аларның ярдәмчеләрен урак вакытында техника куркынычсызлыгына җитди игътибар бирергә дә чакырды ул. Кыр корабларының әзерлегенә килгәндә, берничәсенең герметизациясен яңадан көйләп чыгарга кушылды. Агрофирмада комбайннарга нагрузка зур-800әр гектар туры киләчәк. Биш комбайннары уракта бөтенләй катнашмаска мөмкин. "Дон"нарга сезон нормасы 1200 гектар итеп куелган. Комбайн шушының кадәр икмәк суктыра икән, механизаторына 70 мең сум, ярдәмчесенә шуның 70 проценты күләмендә хезмәт хакы түләнәчәк. Премияләр бирү дә каралган. Комиссия Югары Тәкәнеш ындыр табагын да тикшереп чыкты. Складлар агартылган, агуланган. "Россельхознадзор" вәкиле Фәрит Әхмәтханов территориядәге чүп үләннәрнең һаман чабылмаган булуына игътибарны юнәлтте. Алмаз Хисаметдинов Югары Тәкәнеш һәм Олыяз ындыр табакларындагы карусельле киптергечләрне әзерләп куярга да кушты. "Нократ" агрофирмасы ундүрт комбайнының тугызын парадка тезгән иде. Өчесен сафка бастырып бетерә алмаганнар әле. Комиссия "АПК "Азык-төлек программасы", "Мамадыш азык-төлек корпорациясе" комбайннарының һәм ындыр табакларының әзерлеген дә тикшереп чыкты. "Иң яхшы хуҗалык запас частьлар белән бүләкләнәчәк,"-ди министрлык вәкиле Рамил Зиннәтуллин. Уракка килеп терәлсәк тә, районда аңа әзерләнеп беттек, дип әйтеп булмый әле. Барысы 101 комбайныбыз бар. Тик бүгенгә унлабы әзерлек сызыгына бастырылмаган. "Чулман-Агро"га "Корпорация" булышырга вәгъдә иткән. Алар бит башта үз басуларындагы эшне бетерәчәк.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев