Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Компенсация хисапны “тигезләр”

Баланы бакчага йөрткән, анда караган өчен 2014 елның 1нче гыйнварыннан ата-аналар түләвенең күләмен формалаштыру механизмындагы үзгәрешләр турында район газетабыз битләрендә аңлаткан идек инде. "Мәгълүмати-методик үзәк" муниципаль бюджет учреждениесенең мәктәпкәчә белем буенча методисты Гөлгенә Нәгыймова игътибарны дәүләтнең адреслы ярдәм күрсәтү чараларына юнәлдерә. -Балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм итү максатыннан, Татарстан Республикасында...

Баланы бакчага йөрткән, анда караган өчен 2014 елның 1нче гыйнварыннан ата-аналар түләвенең күләмен формалаштыру механизмындагы үзгәрешләр турында район газетабыз битләрендә аңлаткан идек инде. "Мәгълүмати-методик үзәк" муниципаль бюджет учреждениесенең мәктәпкәчә белем буенча методисты Гөлгенә Нәгыймова игътибарны дәүләтнең адреслы ярдәм күрсәтү чараларына юнәлдерә. -Балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм итү максатыннан, Татарстан Республикасында балалар бакчалары өчен ата-аналар түләүләренә яңа адреслы социаль ярдәм билгеләнә. Ул гаиләнең бер әгъзасына кеременең күләменә карап биреләчәк. Әгәр гариза кертүче, "Россия Федерациясендә мәгариф турында"гы федераль закон буенча балалар бакчасы өчен компенсация, адреслы ярдәм чаралары ала, һәр гаилә әгъзасына кереме 20 мең сумнан югарырак түгел икән, өстәмә компенсация билгеләү турында мөрәҗәгать итә ала. Бу-бары Татарстан Республикасында яшәүчеләргә генә кагыла. Әгәр бала республиканың бер райондагы (шәһәрдәге) бакчасына йөри, ә ата-анасы белән икенче районда пропискада икән, өстәмә компенсацияне бала йөри торган бакчада рәсмиләштерә алалар. Октябрь аенда районның барлык балалар бакчаларында, ата-аналарга консультация бирүче җыелышлар уздырылды. Аларда компенсация билгеләү тәртипләре, нинди документлар кирәге аңлатылды, истәлек кәгазьләре (памятки) таратылды. Бүгенге көндә балалар бакчаларында социаль яклау бүлеге белгечләре тарафыннан документлар кабул итү бара. Исәп-хисап ясау үрнәген китерәм: Ике балалы гаиләнең берсе мәктәп укучы, икенчесе-мәктәпкәчә яшьтә, җан башына уртача керемнәре 10 000 сум тәшкил итә. Бала Мамадыштагы алты көнлек бакчага, ясле төркеменә йөри. 2014нче елның 1нче гыйнварыннан түләү 2532 сум тәшкил итәчәк. Формула буенча исәп-хисап түбәндәгечә булачак: 876,34=2532 х (100-38) - 693,5. 2532 (балалар бакчасы өчен түләү) - 876,34 (өстәмә компенсация) = 1655,66 (компенсацияне исәпкә алып балалар бакчасы өчен түләү). 2013нче елда ата-аналар түләве 1579 сум тәшкил иткәнен исәпкә алсак, бу бала буенча аерма 76 сум 66 тиен килеп чыга. Ике балалы гаиләдә беренчесе - мәктәпкәчә яшьтә, җан башына уртача керемнәре 10 000 сум. Бала Мамадыштагы алты көнлек балалар бакчасында ясле группасына йөри. 2014нче елның 1нче гыйнварыннан түләү 2532 сум тәшкил итәчәк. Формула буенча исәп-хисап түбәндәгечә чыгачак: 736=2532 х (100 - 60) - 249,2 2532 (балалар бакчасы өчен түләү) - 736 (өстәмә компенсация) = 1796 (компенсацияне исәпкә алып бакча өчен түләү). 2013нче елда ата-ана түләүләре 1579 сум булуын исәпкә алсак, әлеге бер балага аерма 217 сум чыга. Гамәлдәге законнар буенча, мәктәпкәчә белем программасын тормышка ашыручы дәүләт һәм муниципаль мәгариф оешмаларында инвалид балаларны, ятим балаларны, әти-әниләре тәрбиясеннән мәхрүм балаларны, туберкулез интоксикацияле балаларны караган өчен ата-ана түләүләре алынмый. Саннар һәм фактлар Бүген районда 43 мәктәпкәчә белем оешмасы эшли. Бакчаларга 1795 бала йөри. Шәһәр бакчаларында 1243 бала тәрбияләнә (проект урыннары 899). Тыгызланыш дәрәҗәсе 138 процент тәшкил итә. 66 процент балага мәктәпкәчә белем бирелә. "Электрон балалар бакчасы" АИСта 695 бала теркәлгән. Шул исәптән: бер яшькә кадәр - 258, бер яшьтән-өч яшькә кадәр - 389, өч яшьтән җиде яшькә кадәр 48 бала (шуларның 38е күченгәннәр). Темага "Балалар бакчаларына чиратны бетерү буенча юл картасы" проекты буенча 2014-2015нче елларда шәһәрнең Төзүчеләр урамында 140 урынга яңа балалар бакчасы төзү каралган. Районда мәктәпкәчә белемнең башка формалары - гаилә балалар бакчалары да үсә. 2013 елның 1нче сентябреннән "Әкият" (№4) (1), Красная Горка (2) балалар бакчалары базаларында 3 гаилә бакчасы ачылды. Аларга 15 бала йөри. Бүген районда 26 бала тәрбияләнүче алты гаилә бакчасы эшли. "Одуванчик" (№1) (6 бала) һәм "Ландыш" (№11) бакчалары каршында да тагын ике гаилә бакчасы ачу планлаштырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X