Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Коммуналчы, батареяңны кабыз

Ягулык сезоны башлануга багышланган видеоконференция режимында узган киңәшмә ТР Хөкүмәт йортында узды. Аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков алып барды. Республикабыздагы шә-һәр һәм районнарда кышка әзерлекне ул башка еллар белән чагыштырганда яхшырак дип атады. Ләкин... без һаман да шул тырмага басуыбызны дәвам итәбез: сезон башланырга ике атна, ай калгач җитди проблемалар...

Ягулык сезоны башлануга багышланган видеоконференция режимында узган киңәшмә ТР Хөкүмәт йортында узды. Аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков алып барды. Республикабыздагы шә-һәр һәм районнарда кышка әзерлекне ул башка еллар белән чагыштырганда яхшырак дип атады. Ләкин... без һаман да шул тырмага басуыбызны дәвам итәбез: сезон башланырга ике атна, ай калгач җитди проблемалар килеп чыга. Премьер-министр көннәр исәбе һәм температура күрсәтелгән норматив документларның тормышка яраксызлыгы турында конкрет әйтте. Торак фондына, балалар бакчаларына, хастаханәләргә җылылык җибәрергә инде бүгеннән үк оператив әзерлектә торырга кирәк. Республикада фатирларны шәхси һәм блоклы котельныйларга күчерү эше дәвам итә. Тик кулланылган газ, электр һәм җылылык энергиясенә түләү мәсьәләсе генә олы бурыч хасил итә. Бу күренеш бигрәк тә олы шәһәрләрдә күзәтелә. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин да нәкъ шушы мәсьәләгә басым ясады. "Татэнергосбыт" ААҖе мәгълүматларына караганда, республикада агымдагы елның 1нче сентябренә кулланылган электр энергиясе өчен 677 миллион сум бурыч җыелган. Илдар Халиков түләмәүчеләргә электр энергиясе бирмәскә кушты: "Бернинди исәптән чыгарулар булмады һәм булмаячак!"- диде ул. Берничә позициядә җылылык сезонына әзер булмаган районнарга кисәтү ясалды. Безнең районда әлеге мәсьәләгә беренче чираттагы эш дип бик җитди карыйлар. Муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов һәм муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Шамил Сабиров киңәшмәгә җирле резюме ясадылар.

Наталья Якимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев