Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Күлмәк, сумка, дәфтәрләр акча таләп итәләр...

Уку җитә, баланы киендерергә кирәк. Мәктәптә укый торган кызы яки улы булган әти-әниләрнең һәркайсының күңелендәге уйлар бу. Сәүдә нокталары да соңгы араларда костюм-чалбарлар, форма күлмәкләр белән тулды. Уку елына әзерлекнең уртача күпмегә төшүе белән кызыксыну өчен мин шәһәр базарына юл алдым. Иң беренче чиратта малайлар өчен костюмнарның бәясе белән кызыксындым....

Уку җитә, баланы киендерергә кирәк. Мәктәптә укый торган кызы яки улы булган әти-әниләрнең һәркайсының күңелендәге уйлар бу. Сәүдә нокталары да соңгы араларда костюм-чалбарлар, форма күлмәкләр белән тулды. Уку елына әзерлекнең уртача күпмегә төшүе белән кызыксыну өчен мин шәһәр базарына юл алдым. Иң беренче чиратта малайлар өчен костюмнарның бәясе белән кызыксындым. Әти-әниләрнең акча янчыгының калынлыгына һәм зәвыкка карап сайлану мөмкинлеге бар. Киемнәрнең бәяләре материалның сыйфатына, җитештерүчегә бәйле рәвештә куелган. Башлангыч сыйныф балаларына костюм-чалбарны 600 сумга да табып була, ә иң кыйммәте-2000 сум. Әле эчтән кияргә матур күлмәк тә кирәк бит. Анысының уртача бәясе-200 сум тирәсе. "Улыма киемнәрне август башында ук алып куйдык. Костюмы 1800 сумга төште. Бүген менә дәфтәр-ручкалар, башка кирәк-яраклар җыябыз",-ди малае 5нчегә күчкән ханым. Ә менә югарырак сыйныфта укучы егетләрне киендерү тагын да кыйммәтрәккә төшә. Тугызынчы сыйныфка баручы ике игезәк улын киендерергә килгән әни кешедән никадәр акча сарыф иткәнлеге белән кызыксындым. "Егетләребезгә узган ел 4әр мең сумга костюм-чалбарлар алган идек. Алар яхшы сакланганлыктан, быел чалбарларны гына яңартырга туры килде. Анысы 600 сум тора. Аның өстенә, күлмәкләре-берәр мең сумлык. Әле икесенә дә ботинкалар аласы бар. Сумкалары 350 сумнан булды. Яңа уку елына әзерләнергә дип килеп, бүген базарда сигез мең сум акчабызны калдырдык",-ди. Сумкаларга килгәндә, аларның иң арзаны-350, иң кыйммәте 1500 сум тора икән. Бәяләре дә, материалы да, рәсемнәре дә төрле. "Кайбер әти-әниләр портфельләрне баласыннан башка гына килеп алып китә. Ә кызы-улы белән килгәненә сайланырга, дөресрәге, баласының капризларына буйсынырга туры килә. Кемгәдер эре замоклы сумка кирәк, икенчеләренә, әйтик, "adidas" язулы яки "Үрмәкүч-кеше"лесе ошый. Кызларга сумканың рәсеме генә түгел, төсе дә башкалардан аерылып торсын",-ди үз сәүдә ноктасына дистәләгән төрдәге букча кайтарып тезгән ханым. Кызлар дигәннән, аларны киендерү дә әти-әниләренең кесәләренә шактый суга. Белем йортлары хәзер моннан 15-20 ел элекке "мода"га яңадан күчеп бетте. Ак алъяпкыч белән форма күлмәкләр 750 сумнан башлап, 2200 сумга кадәр. Аның өстенә әле түфлиләр, мәктәптә кияр өчен икенче аяк киеме, физкультура дәресләренә спорт киемнәре дә кирәк. Бер гаилә икенче сыйныфка баручы кызын Яр Чаллы базарыннан 6000 сумга киендереп кайтканлыгын әйтте. Шулай итеп, әти-әнигә яңа уку елына зур әзерлек белән килү таләп ителә. "Зур әзерлек" дигәнем бу очракта, чыннан да, өлкәннәргә кагыла. Мәктәпкә барыр алдыннан бала укуын-язуын искә төшерсә, әтисе белән әнисе алдан ук акча ягын хәстәрләп куярга тиеш. Мондый җаваплылыктан бер генә кеше дә читләшми торгандыр, минемчә. PS. Яңа 2012-2013 уку елында районыбызда 371 бала беренче сыйныфка укырга бара. Иң күп сандагы беренчеләрне шәһәрдәге 2нче санлы лицей кабул итә. 88 кыз һәм малай әлеге белем йорты бусагасын тәүге мәртәбә атлап керәчәк. Ә Алгай мәктәп-бакчасында, Баскан, Зур Өске, Васильево, Гурьевка, Югары Кыерлы, Колышчы, Пойкино башлангыч мәктәпләрендә беренче кыңгырау бары берәр бала өчен генә чыңлый. Гөлназ Мөхәммәтҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев