Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Күкрәп үсә иген

Күкрәп үсә иген "Трудовик-орлык" агрофирмасының бүген үк гектардан 40 центнер уңыш вәгъдә итә торган басулары бар. Ак Чишмә авылы янәшәсендәге басуда кукуруз 2 метрдан биегерәк күтәрелгән инде. Игеннәр өлгереп килгәндә җитәкчеләр җыелып басуларның торышы белән танышып чыгу районыбызда гадәткә керде. Быел да муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов җитәкчелегендә, авыл хуҗалыгы...

Күкрәп үсә иген
"Трудовик-орлык" агрофирмасының бүген үк гектардан 40 центнер уңыш вәгъдә итә торган басулары бар. Ак Чишмә авылы янәшәсендәге басуда кукуруз 2 метрдан биегерәк күтәрелгән инде.
Игеннәр өлгереп килгәндә җитәкчеләр җыелып басуларның торышы белән танышып чыгу районыбызда гадәткә керде. Быел да муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов җитәкчелегендә, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре катнашында, алар басуларны карап әйләнделәр. Маршрут "Трудовик-орлык" агрофирмасыннан башланган иде. "Память Кунакбаева" сортлы арышның башаклары бөртекләр авырлыгыннан аска иелгәннәр инде. Ә бөртекләр - эре. "Безнең зонада игелә торган арышның иң яхшысы бу," - диде "Россельхозцентр"ның район бүлеге җитәкчесе Хәлим Сәләхов. "Биологик уңышы 45 центнер чамасы," - дип бәяләде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Наил Низамов. Басу чиста, чүп үләннәргә каршы гербицидлар белән эшләгәннәре күренеп тора. Хуҗалык күпьеллыкларын яңартуга да җитди карый. Быел да 300 гектар кливер чәчкәннәр. Искеләрен сукалап, көзге бодай үстерәләр. Клевердан соң туфракта калий, фосфор күп кала. Пятилетка-Отарка тирәсендә май аендагы яңгыр яумаган иде. Басуларына гербицидлар белән мочевина да сиптергәннәр. Аның да файдасы бик зур булган. Культуралы үсемлекләрнең флаг-яфраклары эре. Ә ул яфрак үсемлек үскәндә фотосинтезның 30 процентын башкара. Хуҗалыкта чәчүлекләрне шытымнар чыкканчы һәм шытымнар чыккач тырмалыйлар. Ә алар - чүп үләннәргә каршы көрәштә нәтиҗәле чара, 80 процент солычаны юк итәләр. Язгы бодайның тәҗрибә участогын оештырганнар. Анда унбиш төрле сорт сынала.
"Омар" агрофирмасы рыжик культурасын суктыра башлаган инде. Уңышы гектардан җиде центнер чамасы чыга хәзергә. Килограммын илле сум тирәсендә сатып алалар икән. "АПК "Азык-төлек программасы" хуҗалыгы быел кукурузны 3700 гектар чәчкән, бер өлеше суктырып алыначак. Солоска салынасы басуларның иртә срокта чәчелгәннәре ике метр биеклеккә җиткәннәр инде. Әле тагын бер ай үсәселәре бар. Өч йөз гектар арышларын урып сенажга салганнар. Аның урынына суданка, бодай, тары катнашмасы чәчелгән. Былтыр да шулай эшләп, әлеге азык катнашмаларыннан гына бер баз тутырып куйган булганнар. "Шакирҗанова" крестьян-фермер хуҗалыгы соңгы елларда күпьеллыкларны орлыкка калдыру белән яхшы эшли башлады. Быел да Урта Кирмән җәйге лагеры янындагы басулары суктырып алыначак. "Передовик" агрофирмасы уҗымнарны 700, язгы культураларны 1200 гектар чәчкән иде. "Быел уракка тагын бер комбайн кирәк булачак," - диләр. Арпаның "Вакула" сортын да үстерәләр. Басуы яхшы. Хуҗалыкта быел орлыкларны авбивод биологик препараты белән эшкәртеп чәчкәннәр. Басуларны химик эшкәртү вакытында да кушылган ул. Нәтиҗәдә башаклар эре булып формалашканнар, буйга үсәргә дә ярдәм иткән. Былтыр "Передовик" егерме тонна күпьеллык орлыгы суктырып алган булган. Аларны чәчү өчен Омар ягында дүрт йөз гектар җир әзерләп куйганнар. Быел да орлыклык участоклары бар, бөҗәкләргә каршы эшкәртелгән. "Азык-төлек корпорациясе" басулары да яхшы. Уҗым культураларына көз дә, яз да минераль ашламалар кертелгән иде. "Семиозерка"да яңа культуралардан торма, люпин, горчица үстерәләр. Мең гектар кукурузлары бөртеккә суктырып алыначак. Усали агрохимиклары, уңышның быел мул буласын күреп, ындыр табакларының түбәсен алыштырганнар. Аларның да басулары чиста.
-Басуларны болай әйләнеп чыгуның файдасы бик зур. Җитәкчеләр башкаларның ничек эшләгәннәрен күрәләр. Яңа сортлар сатып алу, җир эшкәртү технологияләре турында сөйләшәләр. Алдагы елларда ялгышларны кабатламас өчен нигез тудырыла. Башта куркытса да, быел җәй бик уңышлы килде. Ел ярымлык терлек азыгы запасы әзерләрлек мөмкинлегебез бар. Басудан мул уңыш җыеп алу мал санын арттырырга, терлекчелек продуктлары җитештерүне үстерергә дә мөмкинлекне арттыра, - диде ахырдан районыбыз башлыгы Анатолий Иванов.
Кырларыбызда мул уңыш үсә. Аларны вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алырга гына язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев